Лена Шакирҗанова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Лена Шакирҗанова latin yazuında])
(Шакирҗанова Лена битеннән юнәлтелде)
Лена Шагыйрьҗан
Туган телдә исем Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова
Туган 4 июнь 1945(1945-06-04)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Пучы
Үлгән 16 гыйнвар 2017(2017-01-16) (71 яшь)
РФ, ТР, Казан
Күмү урыны Күлле-Киме
Яшәгән урын Татарстан урамы, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре шагыйрә
Эш бирүче 80 нче мәктәп, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстан (телерадиокомпания)
Ата-ана
  • Галимҗан, укытучы (әти)
  • Хатирә, укытучы[1] (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Татарстанның халык шагыйре (2016)

 Лена Шагыйрьҗан Викиҗыентыкта

Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова (Лена Шагыйрьҗан, 1945 елның 4 июне, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Пучы2017 елның 16 гыйнвары, РФ, ТР, Казан) — татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2011), Татарстанның халык шагыйре (2016)

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Лена Шакирҗанова 1945 елның 4 июнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80нче мәктәбендә укытучы, аннары, 1968-1973 елларда, Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.

Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм “Пионер” (“Ялкын”) журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә “Казан утлары”, “Азат хатын” журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре “Кызлар җыры” исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда “Мөлдерәмә күңел” дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә. Л.Шакирҗанова – нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.

«Боҗра вә Хөҗрә: Шигырьләр, поэмалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2002 ел) һәм «Сагынмалык: Истәлекләр, багышламалар» (Татарстан китап нәшрияты, Казан, 2005 ел) җыентыклары өчен Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 2011 елда Г. Тукай премиясенә ия була. 2016 елда «татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен» Татарстан Республикасының халык шагыйре исеме бирелә[2].

2017 елның 16 гыйнварында Казанда вафат[3][4]. Әтнә районы Күлле Киме авылы зиратында җирләнде.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2023 елда Казанның Идел буе районындагы «Урман аланы» («Лесная поляна») торак массивындагы урамга исеме бирелгән. [5]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Альбина Гайнуллина. Луара Шакирҗанова: «Торган нигезебезне чит кешегә бушлай бирдем». «Акчарлак», 28.09.2022, 2-3нче бит.
  2. ТР президенты указы № ПУ-250 16.03.2016
  3. Татар-информ МА, 16.01.2017, archived from the original on 2017-01-18, retrieved 2017-01-16 
  4. Азатлык Радиосы, 16.01.2017
  5. Казанның яңа урамнары Диләрә Тумашева, Лена Шакирҗан, Тәүфикъ Әйди исемнәрен йөртәчәк. Татар-информ, 15.02.2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]