Шакирҗан Таһири

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шакирҗан Таһири latin yazuında])
(Шакирҗан Таһиров битеннән юнәлтелде)
Шакирҗан Таһири
Туган телдә исем Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһиров
Туган 1858(1858)
Казан губернасы Ачасыр авылы
Үлгән 14 гыйнвар 1918(1918-01-14)
Казан
Яшәгән урын Галиәсгар Камал урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
Әлма-матер Мәрҗания мәдрәсәсе һәм Казан Татар укытучылар мәктәбе
Һөнәре мәгърифәтче, мөгаллим
Балалар 9 баласы,
уллары Рифгать (1903-1977), профессор;
Фаикъ (1906-1978), рәссам.

Шакирҗан Таһири, Şakircan Tahiri, Шакирҗан Әхмәтҗан улы Таһиров (1858-1918) — мәгърифәтче, мөгаллим, «Әлифба» язучы, татарларда аваз (саутия) методын һәм татар методик әдәбиятын нигезләүче, Татар укытучылар мәктәбе укытучысы (1885-1918). Татарлардан иң беренче дипломлы рәссам[2].

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1858 елда Казан губернасы (хәзерге Яшел Үзән районы) Ачасыр авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала. Казанда Мәрҗани мәчете каршындагы мәдрәсәне (1876), Казан Татар укытучылар мәктәбен (1880) тәмамлый. Казан реальный училищесы рәссамы Х.Г. Пашковскийдан хосусый дәресләр ала, 1883 елда Петербургтагы император сәнгать академиясендә имтихан тапшырып, дипломга ия була, өяз укуханәләрендә рәсем, сызым, хөсне хат укытырга хокук ала.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Укыту-тәрбия эшендә схоластика тамыр җәйгән татар мәктәп-мәдрәсәләрендә уку-укыту эчтәлегенә һәм методларына реформа ясау, җәдит мәктәпләре өчен укыту әсбаплары булдыру, яңа методлар куллану мәсьәләләрен хәл итүнең башында торучыларның берсе була. Ш. Таһири татарларда аваз (саутия) методын нигезли. Гарәп графикасында төзелгән татар алфавитын һәм имласын камилләштерү тәкъдимнәрен кертә. Балаларны рус графикасына өйрәтү программасын төзи. Өзмичә язарга өйрәтүче дивар таблицалары рус-татар укуханәләрендә генә түгел, укыту округының рус мәктәпләрендә дә киң кулланыла.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тарихта тирән эз калдырган 20 хезмәт авторы. «Гарәпчә синтаксис», «Гарәп хәрефләре белән матур язарга өйрәтү», «Башлангыч мәктәптә геометрия», «Арифметикага өйрәтү» дәреслекләре басылмый калган.

Беренче басылган әлифбасы — «Бадьэ әл-тәгълим нам мөкәммәл әлифба» (1893) – рус мәктәпләрендә кулланылган аваз методы белән төзелгән. Ахырында «Мифтахө бадьэ әл-тәгълим» (Башлап укытырга өйрәтү ачкычы) исемле методик кулланма да урнаштыра. Моңа кадәр татар мәктәпләрендә укыту тарихында махсус методик кулланма һәм дәрес эшкәртмәләре булмаганга күрә, «Мифтахө бадьэ әл-тәгълим»е белән Ш. Таһирины татар методик әдәбиятына да нигез салучы дип атарга мөмкин. «Мөкәммәл әлифба» 15 тапкыр басыла.

Төзегән әлифбаларын камилләштерүгә дә игътибарлы була. Мәсәлән, «Әлифба»ның 1915 елда басылып чыккан VI басмасы, башка басмаларыннан аермалы буларак, татарча укыту өчен төзелгән, гарәпчә текстлар юк, һәр дәрес ахырында язу күнегүләре дә бирелгән.

Ш. Таһири 1914 елда чыккан (сурәтле) әлифбасында, моңа хәтле чыккан рәсемле Х. Зәбири, Ә. Мостафа әлифбаларыннан аермалы рәвештә, җанлы нәрсәләрнең (кеше, кош-корт, мал-туар) рәсемнәрен дә урнаштыра. Рәсем укытучысы буларак, үз әлифбасына рәсемнәрне үзе үк ясавы мәгълүм.

« Чит телне яхшы үзләштерергә теләгән кеше үз теленең үзенчәлекләрен тирәнтен белергә тиеш. Мин балаларымны башта ике-өч ел татарча укытам, тик шуннан соң гына русча укыта башлыйм.
Шакирҗан Таһири
»

«Мөкәммәл әлифба»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әлеге әлифбаны язып, Ш. Таһири сабыйны грамотага аваз методы белән өйрәтүгә нигез сала. Татар алфавитын камилләштерүгә өлеш кертә. Каюм Насыйриның татар телендә 10 сузык аваз (хәрефе) булдыру идеясен тормышка ашыра (гамәлдәге алфавитта сузык авазлар өч хәреф белән генә белдерелгән була). Дәреслеген бөтенләй яңа, беркем тарафыннан танылмаган, кабул ителмәгән 10 сузык аваз хәрефен файдаланып төзи. Әлеге яңалык рус галимнәренең игътибарын җәлеп итә.

« Гарәп язуы татар фонетикасына аз туры килгәнлектән ...Казанда Ш. Таһиров (Таһири) һәм К. Насыйров (Насыйри), татар авазларындагы төгәллек хакына, гарәп хәрефләренә махсус билгеләр куя башладылар, татар сүзләрен уңышлы транскрипцияләделәр.
»

Кызыклы фактлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шакирҗан Таһири — татарлардан беренче булып, Петербург император сәнгать академиясе дипломы алган рәссам.
  • Бүтән авторлардан аермалы буларак, язган әлифбасын үз балаларына (барлыгы 9 бала) укытып тикшергәннән соң гына бастырып чыгара.
  • 9 баласының (кайбер чыганакларда 14[3]) 7се мөгаллим булып китә, шул исәптән профессор Рифгать Таһиров.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Т.3. Казан, 2012
  2. Ислам (белешмә-сүзлек) (төзүче – Заһид Шәфигый). Казан, ISBN 5-298-00949-2

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Махмутова А.Х. Становление светского образования у татар (Борьба вокруг школьного вопроса, 1861–1917 гг.). К., 1982.
  2. Гайнетдинов М.Г. Татар башлангыч мәктәпләре өчен укытучылар әзерләү (XIX–XX гасырлар). К., 2002.
  3. Исхакова Р.Р. Казанская татарская учительская школа и её роль в формировании и становлении национального образования. К., 2002.
  4. Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. Мәгърифәт йолдызлыгы. Казан: Мәгариф, 2002. ISBN 5-7761-1128-5

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]