Шакир Мөхәммәдъяров
| Шакир Мөхәммәдъяров | |
|---|---|
| Туган телендәге исеме | Шакир Зариф улы Мөхәммәдъяров |
| Туган | 25 декабрь 1883 РИ, Ырынбур губернасы, Орск |
| Үлгән | 1967 СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан Татар укытучылар мәктәбе, Санкт-Петербург дәүләт университеты һәм Мирза Олугбәк исемендәге Үзбәкстан милли университеты[d] |
| Һөнәре | юрист, педагог, җәмәгать эшлеклесе |
Шакир Мөхәммәдъяров, Шакир (Мөхәммәтшакир) Зариф улы Мөхәммәдъяров (Мөхәммәдьяров) (Шакир Зарифович Мухамедьяров, 1883 елның 25 декабре, РИ, Ырынбур губернасы, Орск ― 1967 ел, СССР, Үзбәкстан ССР, Ташкент) ― җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, педагог, публицист[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Ташкентта Пушкин паркында төшкән фоторәсеме. 1960-еллар башы. | |
1883 елның 25 декабрендә Орск шәһәрендә гади һөнәрче гаиләсендә туган (әнисе йон эрләгән, әтисе шәм ясаган). 12 яшендә әтисе вафат булган. Яшьтән үк бик зирәк бала булган. Җәдитчә укыткан мәдрәсәдә бер елда өч сыйныфны узган. Аннары кибеттә приказчик булган. 1901–1904 елларда Казанда Татар укытучылар мәктәбендә, Хөсәен Ямашев, Гаяз Исхакый, Гафур Коләхмәтов, Фуад Туктаров белән бер вакытта укыган[2].
1905 елгы ревалюция чуалышларында катнашканы өчен кулга алынып, Казаннан сөрелгән. Ш. Мөхәммәдьяров Француз революциясе декларациясе булган Гражданның хокуклары һәм ирекләре декларациясен[d] француз теленнән рус теленә тәрҗемә иткән. Ул типографиядә басылып чыккан һәм эшчеләр арасында таратылган. «Таңчылар» төркемен оештыручыларның берсе (1906–1907, җитәкчесе Гаяз Исхакый). Татар вакытлы матбугатының «Казан мөхбире», «Таң йолдызы», «Ил», «Сүз», «Вакыт» һ.б. басмалары белән хезмәттәшлек иткән. Полиция күзәтүе астында булган. Аның 1906 елда «Казан мөхбире» газетасында шәкертләр хәрәкәтенә матди ярдәм күрсәтү кирәклеге турында язган мәкаләсе билгеле. Соңрак «Йолдыз», «Вакыт», «Сүз» һәм башка газеталарда аның икътисад, сәүдә, хокук мәсьәләләре буенча күп санлы мәкаләләре, шул исәптән «Милек белән бәйле эшләр», «Милли тормыш — икътисад һәм хокук мәсьәләләре», «Күңелсез эшләр» кебек мәкаләләре басылып чыккан[3].
Шакир Мөхәммәдъяров шулай ук татар театрын оештыру башында торган. 1906 елның 22 декабрендә Яңа клубта 200дән артык тамашачы катнашында «Кызганыч бала» спектакль-драмасы куелган. Ш. Мөхәммәдъяров төп рольләрнең берсен ― Гата бәкне уйнаган. Шунда ук икенче спектакль — өйләнү проблемасына багышланган «Гыйшык бәласе» комедиясе дә күрсәтелгән. Ул рус авторларының (мәсәлән, А. П. Чехов) сәхнә әсәрләрен тәрҗемә иткән, татар вакытлы матбугатында («Вакыт», 1911 елның 6 гыйнвары) Г. Камалның «Уйнаш» спектакле турында мәкалә бастырган[2].
Дәүләт алдында ышанычсыз саналганлыктан, чыгарылыш имтиханнарын тапшырырга рөхсәт бирмәгәннәр. Бары тик 1915 елда гына, имтиханнарны тапшырып, юрист дипломы алган.
Габдулла Тукай
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Габдулла Тукай
1912 елның язында Петербургка Габдулла Тукай килгән. Ш. Мөхәммәдъяров аның белән Петербургта очрашкан, озак әңгәмәләр алып барган. Хәтта авыру Тукай янына университеттан яхшы табиб ― профессор Александр Польне да алып килгән. Докторга күрсәткәне өчен соңыннан Тукай Ш. Мөхәммәдъяровны хөрмәт белән кат-кат искә ала торган булган. Петербургтан Уфага кайткач, Кәбир Бәкергә юллаган хатында «Шакирга шундый пәйгамбәр төсле кешесе өчен рәхмәтемне, ни генә әйтим» дип язган[4].
| Кирәк номерымда, кирәк Сафа әфәндедә шулай күңелле вә ямьле тормыш белән Петербургта тагы бер атналар үткәргәч, иптәшләр мәслихәте белән, Петербургның дарелфөнүн табибен, зогъфем сәбәпле, минем номерыма китерттек. Ул, мине карап, кымыз эчәргә кирәклеген вә бик тиз Петербургтан китәргә тиешлеген сөйләде. 13 көн Петербург «ризыгын» ашагач, тагы Уфага таба сәфәр киттем (Мәкаләи махсуса // Г. Тукай. Сайланма әсәрләр. Шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. Казан, 2003. 369 б.)[5] |
Петербургтан соң
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Юстиция министрлыгы аңа адвокат эшчәнлеге белән шөгыльләнергә рөхсәт бирмәгәч, 1915 елда Казанда округ суд палатасында вакытлы ышанычлының ярдәмчесе итеп билгеләнгән.
1915–1916 елларда – Саратов шәһәрендә: хәрәкәттәге армиядәге 18нче Көнбатыш инженер-төзүчеләр дружинасының эшчеләр төркеме мөдире.
1917 елгы Февраль революциясеннән соң Мәскәүгә күченгән: Россия мөселманнарының Вакытлы үзәк бюросы әгъзасы, мөселманнарның 1нче Бөтенроссия корылтаен әзерләүдә катнашкан (Мәскәү, 1917 елның мае).
Җир мәсьәләсе буенча резолюция авторы. Бөтенроссия мөселманнар советына сайланган. 2нче Бөтенроссия мөселманнар корылтае эшендә катнашкан (Казан, 1917 елның июле). Оештыру җыелышында Самарадан делегат.
1918 елның язында Кырымда, совет хөкүмәте урнашкан вакытта төрле оешмаларда юрист, адвокат хезмәтендә. Соңрак Урта Азиягә күченеп килгән, Нарында, Каракүлдә һ.б. урыннарда колхозлар оештыруда катнашкан, Фрунзе шәһәрендә кооперативларда эшләгән[3].
Ташкентта
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урта Азия университетының (1960 елдан Ташкент Дәүләт университеты, 2008 елдан милли университет[d]) география факультетын (Ташкент, 1930-еллар) тәмамлаган. 1930 елдан Ташкентта милиция мәктәбендә география һәм җинаять кодексы фәннәреннән укыткан, милиция капитаны дәрәҗәсе алган. 2нче группа инвалид буларак, отставкага чыккач, хокук мәктәбендә һәм юридик институтта күпсанлы милиция хезмәткәрләрен әзерләү һәм тәрбияләү эшенә җитди өлеш керткән. Әлеге мактаулы хезмәте өчен Үзбәкстан ССР Югары Советы тарафыннан бүләкләнгән[2].
Казанга кайткан вакытларында Бакый Урманче, Хәсән Туфан, Әмирхан Еники белән аралашуы билгеле. Б. Урманче аның портретын ясаган.
1967 елда Ташкентта вафат булган[2].
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Алпавытлар заманы вә крәстияннарны азат итү (Оренбург, 1911);
- Сәүдә законнары, К., 1914;
- Суд эшләре[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мөхәммәдъяров Шакир. Татарстан Язучылар берлеге
- 1 2 3 4 5 Ф. Н. Багаутдинов. Человек великого времени ― Шакир Мухамедьяров. elibrary.ru(рус.)
- 1 2 Д. М. Госманова. Мөхәммәдъяров Шакир Зариф улы. Татарская энциклопедия TATARICA
- ↑ Гузель Тухватова. Габдулла Тукайның сәламәтлеген тикшергән врач турында берничә кызыклы мәгълүмат. Тукай әдәби музее Вконтакте, 9.04.2020
- ↑ Баһаветдинова Халидә. «Пәйгамбәр» төсле кеше. Тукай турында яңа мәгълүмат: шагыйрьнең докторы А. Р. Поль. Татарский Мир
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Д. М. Госманова. Мөхәммәдъяров Шакир Зариф улы. Татарская энциклопедия TATARICA
- Мухамедьяров Шакир Зарифович. Милләттәшләр
- 25 декабрь көнне туганнар
- 1883 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Орскида туганнар
- 1967 елда вафатлар
- Ташкәнттә вафатлар
- Юристлар
- Казан Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаучылар
- Санкт-Петербург дәүләт университетын тәмамлаучылар
- Ташкәнт Урта Азия университетын тәмамлаучылар
- Публицистлар
- Шәхесләр:Ташкәнт
- Габдулла Тукай