Шамакай
Навигациягә күчү
Эзләүгә күчү

Уильям Меррит Чейз рәсемндә шамакай
Шамакай — гадәттә Аурупа монархлары күңелен күтәрүче, мәзәкләр сүләүче кеше. Бүгенге көнге клоунга якын тора. Шамакайлар төрле төсле киемнәр һәм өч конуссыман бүлемнән торган баш киеме кигәннәр, ул өч бүлемнең һәркайсына кыңгырау эленгән була.
Шамакай дип, шулай ук, начар, җыйнаксыз киенү аркасында кешеләрне көлдерүчеләрне дә атыйлар. Беренче вакытта шамакай дип кызык кешеләрне атаганнар. Бу термин хәзер мыскыллау буларак кабул ителә.
Шамакай һәм кәрлә антик чорлардан ук монархлар һәм байлар белән ияреп йөрүче булып тора. Аның гадәти киеме булып - ишәк колаклы, кыңгыраулы баш киеме, ясалма шут башы тагылган скипетр тора. Шамакай ахмаклыкның, тинтәклекнең тере сурәтләнеше булып та тора ала.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Дугин А. Г. О роли «шута». Эволюция жреческих функций. Метафизика смеха // Дугин А. Г. Философия Политики, М., 2002.(рус.)
- Парламент дураков. Сборник(рус.)
- Литературные анекдоты о русских шутах(рус.)
- П. П. Шуты и скоморохи в древности и в новейшее время // Исторический вестник, 1888. — Т. 31. — № 1. — С. 201—220; № 2. — С. 453—474; № 3. — С. 688—709; Т. 32. — № 4. — С. 184—210; № 5. — С. 456—480.(рус.)
- Jesters: A Fool and his Clothing (рус.)
- Михаэль Дорфман Чем хуже мир, тем лучше наши шутки(рус.)