Шамакай (уен)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамакай (уен) latin yazuında])
Шамакай
Уенчылар саны
2 дән күбрәк
Уйнау урыны
өй
Физик активлык
түбән

Шамакай — татар балалар драма уены.

Уйнау тәртибе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бер бала башы белән карават яки өстәл астына кереп ята да аякларын күтәрә. Башка балалар аның аягын шамакай итеп киендерәләр: чалма чалдыралар, бите урынына кечкенә бер ак нәрсә куеп күмер белән күз, борын, авыз ясыйлар. Кием кидертеп җиңенә уклау яки чыра тыгалар. Яткан кеше астан аларны кулы белән тотып ята. Яткан кешенең теше арасына чыра кыстыралар.

Киенеп беткәч, шамакайга намаз укырга кушалар. Аста яткан кеше аягы һәм куллары белән шамакайга намаз укыган кыяфәт бирә. Үзе астан намаз укый, авызына чыра тыкканга, намазы сакау булып ишетелә.

Икенче вариант[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче вариантында шамакайны зур корсаклы хатын итеп киендерәләр. Аннары шамакайны төрле сүзләр сөйләтеп котырталар. Мәсәлән: «Шамакай, ирең үлгән!» дигәч, ул бик ямьсез итеп җылый. «Юк, үлмәгән, юри әйттек», — дигәч, шаркылдап көлә. Шамакайга токмач җәяргә кушалар. Шамакай бер җәйгән саен егылып китә. Ахырда бу токмач ашаганда шартлап үлә. Башка балалар: «Шамакай үлде», дип җылыйлар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.