Шамил Акбулатов
Шамил Акбулатов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Шамил Измаил улы Акбулатов |
Туган | 1 март 1940 (84 яшь) СССР, РСФСР, Ленинград |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Питырбур дәүләт су багланышлары университеты[d] |
Һөнәре | эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Шамил Акбулатов, Шамил Измаил улы Акбулатов (1940 елның 1 марты, СССР, РСФСР, Ленинград өлкәсе, Ленинград) ― инженер, Ленинград шәһәр советы (Ленсовет) башкарма комитетының төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате бүлеге мөдире (1981―1984), Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе. «Инжстрой Санкт-Петербург» ябык акционерлык җәмгыяте президенты. «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасын оештыручы һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1940 елның 1 мартында Ленинградта туган. Ленинград су транспорты институтының[d] гидротехник факультетын тәмамлаган (1963).
1965―1969 елларда Идел-Балтика каналын[d] төзүдә эшли: 106нчы трестның УНР-20 прорабы, өлкән прораб.
1969―1970 елларда ― 106нчы трестның УНР-394 баш инженеры.
1970―1972 елларда ― УНР-394 башлыгы.
1972―1975 елларда ― 106нчы трестның баш инженеры.
1975―1981 елларда ― төзелеш берләшмәсенең баш инженеры.
1981―1984 елларда ― Ленинград шәһәр советы (Ленсовет[d]) башкарма комитетының төзелеш һәм төзелеш материаллары сәнәгате бүлеге мөдире.
1984―1989 елларда ― «Главленинградстрой» башлыгы урынбасары.
1989―1991 елларда ― Ленстройкомитет рәисе урынбасары ― «Главинжстрой» башлыгыгы.
1991 елдан ― Төзелеш корпорациясе вице-президенты, «Инжстрой Санкт-Петербург» ябык акционерлык җәмгыяте президенты [2].
Аның турыдан-туры катнашында торак кварталларны мәктәпләре, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, көнкүреш хезмәт күрсәтү блоклары булган һәм төзекләндерү эшләре тулысынча тәмамланган аерым шәһәр төзелеше комплекслары итеп төзү концепциясе эшләнгән.
Җәмәгать эшчәнлеге
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1985 елдан Санкт-Петербургның татар җәмгыяте тормышында актив катнаша. Ленинград Җәмигъ мәчетен ремонтлауда һәм реставрацияләүдә матди һәм оештыру ягыннан зур ярдәм күрсәтә. Волков мөселман зиратында[d] тәртип урнаштыру һәм реставрацияләү буенча күп көч куя. Санкт-Петербургның татар җәмәгатьчелегенә зур хәйрия ярдәме күрсәтә. Аның акчасына «Татарлар Санкт-Петербургта. Шәһәрнең 300 еллыгына» (рус. Татары в Санкт-Петербурге. К 300-летию города) китабы басылган. Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы. Санкт-Петербургта татар якшәмбе мәктәбен ачуга һәм «Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәге» проектын әзерләүгә актив ярдәм итә. Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итү чорында, Ш. И. Акбулатов катнашында, Санкт-Петербургта Габдулла Тукайга һәйкәл ачу планлаштырыла (2006 елда ачыла [3]). Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана.
Санкт-Петербургта галим-этнограф Лев Гумилевка, Россиядә беренче татар газетасына нигез салучы Гатаулла (Атаулла) Баязитовка, Ленинград өлкәсенең Тосно шәһәрендә Муса Җәлилгә һәйкәл төзүдә һәм ачуда хәйрия ярдәме күрсәтә[4].
2019 елда Левашовода[d] (Санкт-Петербург) репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл аның матди ярдәме белән куелган[5]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе
- Почет ордены
- 2010 ― «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан)
- 2020 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуда аерым хезмәтләре өчен, мәдәни элемтәләрне үстерүгә керткән зур өлеше һәм актив хәйрия эшчәнлеге өчен[4]
- 2020 ― «Санкт-Петербург алдындагы хезмәтләре өчен» мактау билгесе ― Санкт-Петербург үсешенә керткән зур өлеше, шәһәрнең чәчәк атуына юнәлдерелгән күпьеллык нәтиҗәле эшчәнлеге өчен[4]
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Өйләнгән.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Акбулатов Шамил Измалович. Татары Санкт-Петербурга ВКонтакте, 21.02.2014
- ↑ Акбулатов Шамиль Измайлович. Краткие биографии(рус.)
- ↑ День памяти Габдуллы Тукая. Портал татар Санкт-Петербурга и Ленинградской области, 02.05.2023(рус.)
- ↑ 4,0 4,1 4,2 В Санкт-Петербурге отметил свой юбилей один из самых известных татарских общественных деятелей Шамиль Акбулатов. 2021 елның 25 февраль көнендә архивланган. Постоянное представительство Республики Татарстан в городе Санкт-Петербурге и Ленинградской области, 2.03.2020(рус.)
- ↑ В Санкт-Петербурге состоится открытие памятника «Татарам – жертвам репрессий» на Левашовском мемориальном кладбище. Всемирный конгресс татар.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Акбулатов Шамиль Измайлович. Персона РФ(рус.)
- Акбулатов Шамиль Измайлович. Татары Санкт-Петербурга ВКонтакте, 21.02.2014
- В Санкт-Петербурге отметил свой юбилей один из самых известных татарских общественных деятелей Шамиль Акбулатов. Всемирный конгресс татар, 02.03.2020
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 март көнне туганнар
- 1940 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Санкт-Петербургта туганнар
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр
- Дуслык ордены (Татарстан) кавалерлары
- РФ атказанган төзүчеләре
- Почет ордены кавалерлары
- Санкт-Петербург су коммуникацияләре университетын тәмамлаучылар
- Казанның Мактау китабына кертелгәннәр