Шамил Бикчурин премиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Бикчурин премиясе latin yazuında])

Шамил Бикчурин премиясе (Шамил Бикчурин исемендәге премия) — Татарстанның Лениногорск районы хакимияте тарафыннан гамәлгә куелган премия. Язучы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин (1928-1991) исемен йөртә.

Шамил Бикчурин

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Лениногорск районы һәм Лениногорски шәһәре, шулай ук якын-тирә төбәкләрдә яшәүче татар, рус һ.б. халыкларның әдәбиятын, мәдәниятен, публицистикасын, сынлы сәнгать һәм музыка иҗатын үстерү, иҗаты халыкны рухи баетуга, әхлаклылыкны күтәрүгә, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән талантлы зыялылыларга ярдәм итү.

Статут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Иҗади конкурс ике елга бер оештырыла.
  • Конкурс 5 номинациядә уздырыла:
    • проза
    • шигърият
    • публицистика
    • мәдәният
    • сәнгать
  • Конкурста әсәрләре аерым китап булып нәшер ителгән, җирле һәм республика газета һәм журналларында басылып чыккан, җирле һәм республика телевидениесе һәм радиосыннан яңгыраган (эфирга чыккан) авторлар һәм коллективлар, шулай ук башка мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнаша ала.
  • Конкурста җиңүчеләрне конкурс комиссиясе язучының туган көнендә билгели.
  • Җиңүчеләргә (һәр номинациядә) диплом һәм акчалата бүләк бирелә.

Ш. Бикчурин премиясе лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ел Бүләкләнүче Һөнәре, вазыйфасы Бүләкләүнең сәбәбе
1992 Әсрар Гали язучы «Көн яктысы» романы (1992) өчен
Җәмит Рәхимов язучы «Батырша» романы; республика һәм җирле газета-журналларындагы публицистик мәкаләләре өчен
Наталья Рочайте «Заветы Ильича» газетасында басылган шигырьләр шәлкеме өчен
1993 Мирзаян Әхмәтҗанов пенсионер «Заман сулышы», «Заветы Ильича» газеталарында чыккан публицистик мәкаләләре өчен
Геннадий Садовников тынлы оркестр җитәкчесе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен
Рәшит Шиһапов шагыйрь, «Заман сулышы» газетасының бүлек мөдире «Җырларымнан мине эзләгез» шигырьләр җыентыгы өчен
1994 Камил Мөхәммәтҗанов баянчы (Шөгер мәдәният йорты) мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен
Зигфрид Терегулов «Заветы Ильича» газетасы мөхәррире урынбасары «Заветы Ильича» газетасында чыккан «Общность исторических судеб» очерклар шәлкеме өчен
Таһир Шәмсуаров шагыйрь «Заман сулышы» газетасында һәм республика матбугатында чыккан шигырьләре өчен
1995 авторлар коллективы «Здравствуй, мой добрый город» (1995) китабы өчен
авторлар коллективы «Запах пороха и нефти» (1995) китабы өчен
Яскар Зиннәтуллин рәссам сынлы сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен
1996 Әгъләс Шәйхетдинов шагыйрь «Тыкрык» (Лениногорски, 1996) шигъри җыентыгы өчен
театр коллективы Мәдәният йорты каршындагы татар халык театры
1997 Миңнур Ханнанова Лениногорск педкөллияте татар теле укытучысы «Гомер шавы» (Лениногорски, 1997) шигъри җыентыгы өчен
Николай Егоров «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесе «Заветы Ильича» газетасында басылган «Принц Гамлет из Новой Письмянки» повесте өчен
1998 Альберт Хәсәнов язучы «Узел верности» романы (ТКН) өчен
Рәмзия Габделхакова шагыйрә «Чишмә җыры» әлманахында (Лениногорски) басылган шигырьләр шәлкеме өчен
Изаил Зарипов язучы, журналист нефтьчеләргә багышланган «О тех, с кем прожита жизнь» (ТКН) очерклар китабы өчен
Гөлфия Галиева китапханәче (Урмышлы) милли китапны, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен пропагандалаган һәм эшендәге уңышлары өчен
Олег Кульпин рәссам «Ромашкино» нефть яткылыгының 50 еллыгын үткәрүдәге активлыгы һәм иҗади уңышлары өчен
1999 Александр Моргин «На ветру» шигырләр җыентыгы (1999) өчен
Аркадий Троепольский журналист «В дипломах не значится» очерклар китабы (1999) өчен
Миңнәхмәт Фәйрушин җырчы
Александр Володин җырчы, композитор
2000 Рәхимә Абдулганиева «Ачы кайтаваз» шигырләр җыентыгы (Лениногорски,2000)) өчен
Фәния Латыйпова милли музыканы пропагандалаган һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен
Фәнис Сәйфуллин архитектор шәһәрне бизәүдә актив катнашканы өчен
2001 Владимир Паркаев язучы «Родом из бараков» (К.: «Рухият», 2001) китабы өчен
Кәниф Хәкимов
Елена Хәкимова
«Здоровье в руках самого человека» (2001) китабы өчен
Людмила Иванова укытучы ТРда яшәүче халыкларның сувенир милли киемнәрен уйлап чыгарган һәм балаларны милли кием тегәргә өйрәткән өчен
Николай Кудашев балалар музыка мәктәбе директоры концерт эшчәнлеге өчен
2002 Рамазан Байтимеров шагыйрь ТР гимнына әверелгән җырның сүзләрен язган өчен һәм 80 яше тулу уңае белән
Рафат Каюмов «Заман сулышы» газетасы мөхәррире дәвамлы тарихи-публицистик эшчәнлеге, данлыклы якташлар, тарихи шәхесләр турында шигырьләре өчен
Җәүдәт Дәрзаманов шагыйрь, язучы, журналист шәһәр һәм район мәдәнияте һәм әдәбияты турында тапшырулар һәм Ш. Бикчурин иҗатын пропагандалавы өчен
Мөдәррис Минһаҗев рәссам 2002 елда сынлы сәнгать өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен
Зөлфия Витакова «Пируэт» хатын-кызлар бию ансамбле җитәкчесе иҗади уңышлары өчен
2003 Әгъдәм Галләмов «Онытылмас еллар» (Лениногорски, 2003) китабы өчен
Тамара Самойлова рәссам 2003 елдагы иҗади уңышлары, югары осталык һәм бай иҗат потенциалы өчен
2004 премия бирелмәгән
2005 Равилә Вәлиева пенсионер ватандарлык рухында язылган «Без сугыш еллары балалары» (2005), «Сөмбелә» әсәрләре өчен
Миләүшә Һидиятова милли мәдәни үзәк методисты Лениногорски төбәген данлаучы авторлык җырлары, татар халык иҗатын пропагандалавы, Лениногорск шәһәре юбилеен билгеләгәндә иҗади активлыгы өчен
«Заветы Ильича» газетасы коллективы Лениногорск шәһәрен беренче төзүчеләр турында тарихи очерклар шәлкеме баскан, актив пропаганда алып барган, үсеп килүче буында шәһәргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләгән өчен
Нина Афанасьева район мәдәният йорты методик кабинеты мөдире Лениногорск шәһәре юбилеен уздырганда иҗади уңышлары өчен (сценарийлар авторы, гаммәви чаралар режисеры, «Город золотого юбилея» китабы авторы)
Мансур Закиров ТР рәссамнар берлеге әгъзасы Лениногорскиның 50 еллыгына багышланган «Город, рождённый нефтью» сәнгать күргәзмәсендә актив катнашканы, туган төбәкнең матурлыгын данлаучы әсәрләре өчен
2006 премия бирелмәгән
2007 премия бирелмәгән
2008 Энҗе Сәярова, Дарсил Садретдинов;
Галина һәм Владимир Чихановлар
иҗади гаиләләр «сынлы сәнгать» номинациясендә бүләкләнәләр
Харис Гомәров пенсионер «Заман сулышы»нда басылган публицистик мәкаләләре өчен
укытучылар ансамбле (Н. Кудашев, А. Ямушев җитәкчелегендә) балалар музыка мәктәбе «мәдәният» номинациясендә бүләкләнәләр
Галия Хәлимова татар теле укытучысы (4нче мәктәп) Ш. Бикчурин иҗатын өйрәнүгә керткән хезмәте өчен
2009- 2010 иҗади төркем «Лениногорские вести» газетасы Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган мәкаләләр шәлкеме өчен
сынлы сәнгать укытучылары Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте шәһәр һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан һәм югары һөнәри нәтиҗәләр өчен
Илсөяр Федюкевич балалар һәм яшьләр арасында эстрада сәнгатен популярлаштыруда озак еллар нәтиҗәле эшәгән өчен
Валерий Мартынов шагыйрь «Билярские напевы» (2010), «Казань» шигырьләр җыентыклары өчен
Зөмәрә Шәрәпова «Айсылу» театр-студиясе җитәкчесе (11нче гимназия) милли балалар театрын үстергән һәм яшьләрне тәрбияләгән өчен
2011 премия бирелмәгән
2012 премия бирелмәгән
2013 премия бирелмәгән
2014 «Ярмарка» нәшрият йорты «Публицистика» номинациясендә бүләкләнә
Үзәкләштерелгән китапханәләр ситсемасы «Мәдәният» номинациясендә бүләкләнә
Н. Н. Степанов «Проза» номинациясендә бүләкләнә («Не только одна жизнь» китабы өчен)
Н. В. Карасев «Сынлы сәнгать» номинациясендә бүләкләнә (декоратив-гамәли сәнгатьне үстергән өчен)
Р. Х. Гаррапова «Мәгариф» номинациясендә бүләкләнә
2017 Лениногорск туган якны өйрәнү музее «Мәгърифәт» номинациясендә бүләкләнә
Рәмзия Галимова «Мәгърифәт» номинациясендә бүләкләнә (үсеп килүче буынны эстетик, вокал тәрбияләве өчен)
Ринат Хәбибов «Мәдәният» номинациясендә бүләкләнә
Каюм Шәрәфов автор-башкаручы
Владимир Степанов һәйкәлләр төзүгә керткән хезмәте өчен
Мәһәрша Вәлиуллова[1][2] шагыйрә «Шигърият» номинациясендә бүләкләнә

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]