Шамил Габдрәшитов
Шамил Габдрәшитов - Советлар Берлеге каһарманы | ||
---|---|---|
Документлар буенча: Шамиль Мунасыпович Абдрашитов | ||
Туу датасы: 19 май 1921 | ||
Туу урыны: Ырынбур, Россия | ||
Үлем датасы: 4 май 1944 | ||
Үлем урыны: Севастополь, Украина | ||
Милләте: татар | ||
Армиясе: Совет Армиясе, авиация | ||
Армиядәге вакыты: 1938 – 1944 | ||
Дәрәҗә: лейтенант | ||
Армия бүлеге: 402 нче авиа полк < 265 нче дивизия < 3 нче корпус < 8 нче авиа армия < 4 нче Украин фронты | ||
Катнашкан сугышлар: Бөек Ватан сугышы | ||
Бүләкләре: ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Шагыйрь Шәмсетдин Зәкинең оныгы Галимәнең улы. Ырынбур хәрби авиация укуханәсен тәмамлый (1941). 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 402 нче кырыпбетерүчеләр авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 265 нче истребительләр авиация дивизиясе). 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Әдис, Акъяр, Новороссийскины һәм Кырым ярымутравын азат итү сугышларында катнаша. 160 тан артык сугышчан очыш ясый, 17 һава сугышында катнаша, дошманның 12 самолётын юк итә. Кырымны азат итү сугышында һәлак була. 23 кенә яшендә батырларча һәлак булган бу каһарманга Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә. Ул яшәгән Ырынбур шәһәренең бер урамы Шамил Әбдрәшитов исемен йөртә.[1]
Бүләкләүләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ленин, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Батырлар китабы - Книга Героев. Казан, 2000; Оренбуржцы в боях за родину. Челябинск, 1978; Герои твои, Херсонщина. Симферополь, 1980.
- Татар энциклопедиясе
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Әлифба буенча шәхесләр
- 19 май көнне туганнар
- 1921 елда туганнар
- 4 май көнне вафатлар
- 1944 елда вафатлар
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- Кызыл Байрак ордены кавалерлары
- I дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары
- Ырынбур өлкәсе Советлар Берлеге Каһарманнары
- Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар