Шамил Нәүретдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Нәүретдинов latin yazuında])
Шамил Нәүретдинов
Туган телдә исем Шамил Таһир улы Нәүретдинов
Туган 7 ноябрь 1941(1941-11-07) (82 яшь)
Мәскәү өлкәсе, Ногинск районы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре ирекле көрәш
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган тренеры (1981).

СССР атказанган тренеры (1968). Педагогика фәннәре кандидаты (1998) Россиянең атказанган физик культура эшлеклесе (2001)

Хөрмәт билгесе ордены (СССР) (1989) Дуслык ордены (1996)

Хөрмәт ордены (Россия) (2005)
Гыйльми дәрәҗә: педагогия фәннәре нәмзәте[d]

Шамил Нәүретдинов (рус. Шамиль Невретдинов) – Россия спорт көрәше федерациясе башкарма комитеты әгъзасы, ирекле көрәш буенча ил җыелма командасының өлкән тренеры, РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры, педагогика фәннәре кандидаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Нәүретдинов Шәмил Таһир улы 1941 елның 7 ноябрендә Мәскәү өлкәсенең Ногинск районында туган. Бабасы һәм бабасының бертуганнары үрнәгендә яшьтән көрәш белән шөгыльләнә башлады.

Хәрби хезмәттә чакта ирекле көрәш белән мавыга башлый. Ирекле көрәш буенча спорт остасы (1965). 82 кг авырлыкта Мәскәү чемпионы (1967-1975 еллар). Башка ярышлар җиңүчесе.

Дәүләт үзәк физик культура институттын тәмамлый (1970).

Ирекле көрәш буенча күпсанлы фәнни-методик кулланмалар авторы. 40тан артык фәнни мәкалә авторы. 1978 елдан СССР Спорт комитетында эшли. Аннары Россия спорт комитетында Олимпия резервы тренеры, әйдәр баручы тренеры сыйфатында эшли. СССР һәм Россия җыелма командалары өлкән һәм баш тренеры буларак көрәшчеләрне 1988, 1992, 1996, 2000, 2004, 2008 елларда узган Олимпия уеннарына хәзерлек итә.

Россиянең көрәш Федерациясе ирекле көрәш бүлеге башлыгы.

Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • РСФСР атказанган тренеры (1981).
  • СССР атказанган тренеры (1968).
  • Педагогика фәннәре кандидаты (1998)
  • Россиянең атказанган физик культура эшлеклесе (2001)

«Почет билгесе» ордены (СССР, 1989), «Дуслык» ордены (1996), «Почет» ордены (Россия, 2005) иясе.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]