Шамил Рәкыйпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Рәкыйпов latin yazuında])
Шамил Рәкыйпов
Туган 23 сентябрь 1929(1929-09-23)
Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылы
Үлгән 17 февраль 2005(2005-02-17) (75 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре язучы

Шамил Җиһанша улы Рәкыйповтатар язучысы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1929 елның 23 сентябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Яңа Чокалы авылында игенче гаиләсендә туа.

1943 елда авыл мәктәбенең җиде сыйныфын бетерүгә хезмәт юлын башлап җибәрә: әүвәл туган авылында гади колхозчы, трактор бригадасы учетчигы, аннары 19501954 елларда Донбасста һәм Урал, Красноярск якларында таш чыгаручы, шахтада бурильщик, балта остасы, бетончы, электросварщик хезмәтләрендә була. 1955 елда Казанга килә һәм 1957 елның җәенә кадәр трамвай паркында электрик-моторист булып эшли. Аннары аны сәләтле журналист буларак, «Татарстан яшьләре» газетасына эшләргә чакыралар. Монда ул башта әдәби хезмәткәр, тәрҗемәче, соңыннан төп хезмәтеннән аерылмыйча, кичке урта мәктәпне һәм КДУның журналистика бүлеген тәмамлый. 1966 елда ул Татарстан китап нәшриятының яшьләр – балалар әдәбияты редакциясе мөдире итеп билгеләнә.

Беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре – очерк, хикәя һәм сәхнә әсәрләре – матбугатта 1956 елдан күренә башлый.

Шамил Рәкыйпов, язучы буларак, укучыларга сәнгатьчә эшләнгән документаль проза әсәрләре белән киңрәк билгеле. Ул иҗат иткән документаль очерк, хикәя һәм повестьларның барысын да үзәк бер тема – Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнары темасы берләштерә. 1967 елда аның татар халкының тугрылыклы улы – Александр Матросов һәм Газинур Гафиятуллиннарның тиңдәшсез батырлыгын кабатлаган Барый Шәвәлиев турында “Чәчәкләр сөйли белә” исемле повесте басылып чыга. Шулай ук Иван Кабушкин турындагы “Кайда син, Жан?” (1968), татарлардан беренче буларак Герой исеме алган Гыйльфан Батыршин һәм аның сугышчан дусты Иван Чернопятко турындагы “Таңнар һаман матурмы?” (1969), данлыклы хатын-кыз очучылар Мәгубә Сыртланова, Ольга Санфирова һәм аларның полкташларының батырлыгына багышланган “Кызлар-йолдызлар” (1972) һ.б. әсәрләрен дә укучылар яратып каршы алды. Шамил Рәкыйпов ачыклаганча, татар милләтеннән 173 сугышчы Бөек Ватан сугышы вакытында Советлар Союзы каһарманы исеменә лаек була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]