Шамил Тарпищев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Тарпищев latin yazuında])
Шамил Тарпищев
Туган телдә исем Шамил Әнвәр улы Тарпищев
Туган 7 март 1948(1948-03-07) (76 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ -> Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре теннисчы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены
Почёт ордены - 1994 Дуслык ордены (РФ) - 2017 "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены медале
Казанның 1000 еллыгы истәлеге медале - 2005 Достык ордены (Казакъстан) - 2008 Астанага 10 ел медале - 2008
СССР спорт мастеры Казанның мактаулы гражданы

 Шамил Тарпищев Викиҗыентыкта

Шамил Тарпищев — теннисчы тренер, Русиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан), Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, ССРБ (1985) һәм РСФСРның (1981) атказанган тренеры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамил Әнвәр улы Тарпищев 1948 елның 7 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. «Самый долгий матч» дигән китабында үз нәселенен Мордовиядәге Татар Йенәсе авылыннан булуы хакында яза. Әлеге нәсел вәкилләре бүген Кытайда, Япониядә, Польшада, Алманиядә, Америкада яши. Шамил Тарпищевнын әтисе Әнвәр Билал улы гомере буе «Знамя труда» авиация заводында эшли, тырыш хезмәте өчен берничә орден-медаль (шул исәптән Ленин ордены) белән бүләкләнә. Әнисе Мәрьям Гали кызы дә озак еллар буе шул заводта хезмәт итә.

Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы (1996 елдан). Россиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан). Россия Федерациясе президентының физкультура һәм спорт буенча киңәшчесе 1992-1994). Россия Федерациясенең физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе (1994-1996). Теннис буенча СССР (Россия) җыелма командасының баш тренеры (1974 елдан). Аның җитәкчелегендә илнең ир-егетләр командасы ике тапкыр Дэвис кубогын, хатын-кызлар командасы өч тапкыр Федерация кубогын ота. «Шәрәфлек билгесе» ордены белән бүләкләнә (1994), Россиянең иң яхшы тренеры булып таныла (1996-2009)

Аның катнашлыгында 2009 елньң октябрендә Казанда Теннис академиясе ачылды. Ул Шамил Тарпищев исемендәге Халыкара балалар теннис академиясенең филиалы булып тора.

Мәскәү кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшыру. 27 июнь 2018 ел

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]