Шамил Фәхретдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Фәхретдинов latin yazuında])
Шамил Фәхретдинов
Туган телдә исем Шамил Габдрахман улы Фәхретдинов
Туган 22 май 1952(1952-05-22) (71 яшь)
СССР, Казакъстан ССР, Костанай өлкәсе, Костанай
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР Казакъстан Казакъстан
Һөнәре укытучы, ансамбль җитәкчесе
Җефет Вера Апександровна
Балалар улы Марат
Ата-ана
  • Габдрахман Абдулла улы (әти)
  • Зәйтүнә Фазыл кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре Казакъстанның мәгариф отличнигы (1992),
Казакъстанның мактаулы мәгариф хезмәткәре (2006),
Казакъстанның атказанган мәдәният эшлеклесе (2008),
Костанайның мактаулы гражданы (2016)

Тинчурин театры актеры Шамил Фәрхетдинов белән бутамагыз.

Шамил Фәхретдинов, Шамил Габдрахман улы Фәхретдинов (каз. Шәміл Әбдірахманұлы Фахрутдинов, 1952 елның 22 мае, СССР, Казакъстан ССР, Костанай өлкәсе, Костанай) ― педагог, мәдәният хезмәткәре, бию ансамбленың сәнгать җитәкчесе (1988 елдан), хореография мәктәбе җитәкчесе (2007 елдан). Казакъстан Республикасының мәгариф отличнигы (1992), мактаулы мәгариф хезмәткәре (2006), Казакъстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе (2008). Костанай шәһәренең мактаулы гражданы (2016).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1952 елның 22 маенда Костанай шәһәрендә туган. Татар. Әтисе – Фәхретдинов Габдрахман Абдулла улы (1918―2000), Бөек Ватан сугышы ветераны ― юл инженеры булып, әнисе – Нигъмәтуллина Зәйтүнә Фазыл кызы (1917―2008) бухгалтер булып эшләгән.

Кызылурда педагогия институтының чит телләр факультетын «француз теле укытучысы» белгечлеге буенча (1974), Чиләбе дәүләт сәнгать һәм мәдәният академиясен (2015 елдан Чиләбе дәүләт мәдәният институты) «театр һәм телевидение режиссеры» белгечлеге буенча (2009) тәмамлаган.

Ансамбль җитәкчесе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 елдан ― «Карнавал» бию ансамбле җитәкчесе. Әлеге ансамбль ― 53 конкурста, меңнән артык мәдәни чарада катнашучы һәм 90 нан артык төрле диплом иясе. 1988 елда ансамбль җитәкчесе Костанай шәһәренең 2нче урта мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, аңа тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән бию төркеме булдырырга тәкъдим итәләр. Авыр яшүсмерләр белән эшләү өчен, яшьләренә карап, Шамил Габдрахман улы ике бию төркеме булдыра. Ул вакытта концертлар зур бәйрәмнәрдә генә үткәрелгән. Тәрбиягә авыр бирелүче балалар белән эшләү бермә-бер авыр булса да, аларның тәртипләре дә, укулары да яхшыруы күзәтелә. Хәзерге вакытта ансамбльнең төп бию базасы – иң кечкенәләрдән алып (6-7 яшь) һәм иң олыларга кадәр (17-18 яшь) 45 бию төркемендә катнашучылар. Һәвәскәр хореография коллективы булуга карамастан, коллективның һәр төркеменең үз педагогы, шулай ук концертмейстерлар, тегүчеләр һәм костюмерлар бар. Коллективта барлыгы 700гә якын кеше исәпләнә. «Карнавал» Костанайда һәм Казакъстанда гына түгел, Россиядә, Украинада, Болгариядә, Польшада, Алманиядә, Маҗарстанда да билгеле[1].

2007 елда Шамил Габдрахман улы «Карнавал» хореография мәктәбе авторлык проекты булдырган. Шамил Фәхретдинов җитәкчелек итүче коллектив — күп кенә халыкара конкурслар һәм фестивальләр җиңүчесе (Казакъстан, Россия, Украина, Швеция, Франция, Финляндия, Болгария, Польша, Маҗарстан, Алмания, Чехия). Даими рәвештә Казакъстан һәм Россия эстрадасы йолдызларының иҗади проектларында катнаша [2].

Ш. Г. Фәхретдинов ― Костанайда уздырылучы Шәһәр көне һәм Конституция көне бәйрәменең баш режиссеры [3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2001 – «Фидакарь хезмәт өчен» медале
  • 2007 – «Мактаулы мәдәният хезмәткәре» медале
  • 2009 – Ибрай Алтынсарин исемендәге медаль
  • 1992 – Казакъстан Республикасының мәгариф отличнигы
  • 2006 – Мактаулы мәгариф хезмәткәре
  • 2001, 2005 – Казакъстан Республикасы Президенты Рәхмәте
  • 2008 – Казакъстанның атказанган мәдәният эшлеклесе
  • 2016 – Костанай шәһәренең мактаулы гражданы [4]

«Костанай өлкәсе» энциклопедиясенә кертелгән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Фәхретдинова Вера Апександровна, инженер, биолог. Улы Марат (1992 елда туган). [5].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Павленко Наталья. Выпускная квалификационная работа «Основные функции в деятельности руководителя хореографического любительского коллектива»(рус.)
  2. Светлана Офицерова. Живём мечтами и их осуществлением. Учительская плюс, 13.11.2020(рус.)
  3. Надежда Ковальская. Праздничные танцы босиком. Наша Газета, 02.09.2010(рус.)
  4. Почетные граждане города Костаная. Аппарат Костанайского городского маслихата(рус.)
  5. Фарид Дандыбаев. Семья Шамиль Фахрутдинов: «Терпеть не могу животных...». Костанайские новости, 05.09.2015(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]