Шамил Шаһгали

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Шаһгали latin yazuında])
Шамил Шаһгали
Туган телдә исем Шамил Шаһгали улы Миңлегалиев
Туган 9 июнь 1920(1920-06-09)
Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылы
Үлгән 1 гыйнвар 1987(1987-01-01) (66 яшь)
Һөнәре драматург

Шамил Шаһгали, чын исеме Шамил Шаһгали улы Миңлегалиев — татар драматургы.

Шамил Шаһгали 1920 елның 9 июнендә хәзерге Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Калмашбаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Чиләбе өлкәсендәге Аргаяш урта мәктәбен һәм Эстәрлетамак шәһәрендә бер еллык радистлар курсын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт үз белгечлеге буенча эшли. 1941 елның маенда Свердловск хәрби училищесына укырга китә. 1942 елның февралендә ул – хәрәкәттәге әрмедә: гвардияче рота командиры сыйфатында сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

1946 елдан әрмедән кайткач, Ш. Шаһгали бераз вакыт Уфада Башкортстан халык иҗаты йорты директоры булып эшли. 1949-1952 елларда К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият бүлегендә укый. Шуннан соң ул озак еллар буе Башкортстанда һәм Татарстанның Чирмешән район үзәге урта мәктәбендә тел һәм әдәбият фәннәре укыта. 1962-1964 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны һәм 1966 елда Мосфильм киностудиясе каршындагы режиссерлык курсларын тәмамлый.

Ш. Шаһгали үзенең “Бала бәхете – ана бәхете” исемле беренче пьесасын 1955 елда яза, ә илленче еллардагы колхоз авылы тормышын сурәтләгән “Таң атканда” (1956) исемле икенче пьесасы белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә аяк баса. Авторның башка әсәрләре дә (“Без аерылышмабыз”, “Буран” драмалары, “Яшьлек мәхәббәт”, “Дуслык һәм мәхәббәт”, “Тайга йолдызы”, “Курай моңы" пьесалары) тамашачылар һәм театр тәнкыйте җылы каршылый. Гомумән, 1955-1983 еллар арасында драматург өч дистәгә якын сәхнә әсәре иҗат итә һәм аларның күбесе татар, башкорт, рус, чуаш театрлары тарафыннан сәхнәгә куела.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]