Шамил Яһүдин (1932)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Яһүдин (1932) latin yazuında])
Шамил Яһүдин
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Шамил Хәйрулла улы Яһүдин

Туу датасы:

10 февраль 1932(1932-02-10)

Туу җире:

ССРБ, РСФСР, Урта Идел крае, Инза

Үлем датасы:

18 май 2005(2005-05-18) (73 яшь)

Үлем җире:

РФ, Мәскәү

Һөнәре:

балет артисты, педагог-репетитор

Гражданлыгы:

ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

1952 – 2000

Бүләк һәм премияләр:

«Хөрмәт Билгесе» ордены РСФСР атказанган артисты - 1962РСФСР халык артисты - 1969

Тышкы рәсемнәр
Троекуров зиратындагы кабер ташы фотосы.

Шамил Яһүдин, Шамил Хәйрулла улы Яһүдин (1932 елның 10 феврале, ССРБ, РСФСР, Урта Идел крае, Никольск районы, Инза2005 елның 18 мае, РФ, Мәскәү) — Мәскәүнең Зур театрында биегән балет артисты, педагог, балетмейстер, РСФСР халык артисты (1969).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 (1930[1]) елның 10 февралендә Урта Идел краеның (хәзерге Пенза өлкәсе Никольск районы) Инза авылында туган. Куйбышев опера һәм балет театры(рус.) каршындагы театр студиясендә укый. Мәскәүнең Зур театры каршындагы хореография укуханәсен (1995 елдан академия(рус.)) тәмамлаган (1952, педагог А. В. Жуков).

1976 елда ГИТИСның балетмейстерлык бүлеген тәмамлый, 1978 елдан үзе тәмамлаган укуханәдә укыта, педагог-репетитор була. 1999 елда Зур театрны калдыра, төрле чит ил балет труппаларында педагог-репетитор булып эшли.

2005 елның 18 маенда 74нче яшендә Мәскәүдә вафат була, Троекуров зиратында җирләнә[2].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19521978 елларда Зур театрның балет артисты. Фантастик темпераментка ия, сәхнәгә тарту көче зур булган артист. Тумыштан килгән сәләткә ия, үзенчәлекле биюче Яһүдин театр тәнкыйтьчеләренең төп рольләрне башкаручыларга караганда да зуррак игътибарына лаек булган. Нәкъ Яһүдин кебек артистлар Мәскәү характерлы бию мәктәбенә дан китерә. Артист классик балетларда һәм спектакльләрдә утыздан артык партия башкара. Аның биюе батырлык энергиясе, хәрәкәтләрнең тәэсирлелеге һәм пластик булуы белән аерылып тора. Чит ил гастрольләрендә иң танылган партиясе — Ш. Гуноның «Фауст»ы буенча «Вальпургия төне»ндә Пан партиясе[3].

Партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Шүрәле» Фәрит ЯруллинШүрәле[4]
  • «Бакчасарай фонтаны» (балет) Б. Асафьев — Нурали
  • «Кенәз Игорь» (опера) А. Бородин — Куман
  • «Ромео һәм Джульетта» С. Прокофьев — Шамакай
  • «Кызыл чәчәк» Р. Глиэр — Акробат
  • «Аккош күле» П. ЧайковскийУсал гений
  • «Петрушка» И. Стравинский — Петрушка
  • «Ләйлә һәм Мәҗнүн» С. Баласанян — Ибн-Сәлам
  • «Жизель» А. Адан — Ганс
  • «Чиполлино» К. Хачатурян — Йөзем
  • «Фауст» Ш. Гуно — Пан — иң атаклы биюе[5]
  • «Гаянэ» А. Хачатурян — Кылыч белән бию

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Тамара Афанасий кызы Сорокина (1931), җырчы-сопрано, РСФСР халык артисты.

Улы Павел Шамил улы Сорокин (1963), дирижер һәм пианист, РФ атказанган артисты.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]