Эчтәлеккә күчү

Шамил Әхмәтҗанов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамил Әхмәтҗанов latin yazuında])
Шамил Әхмәтҗанов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Шамил Сабир улы Әхмәтҗанов

Туу көне

7 март 1941(1941-03-07) (84 яшь)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Арча районы, Курса-Почмак

Эшчәнлек еллары

1967 ― 1998

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

җырчы, педагог-репетитор

Моң

лирик баритон

Кораллар

тавыш

Жанрлар

халык җырлары

Коллективлар

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Бүләкләр

ТАССР халык артисты (1985)

Шамил Әхмәтҗанов, Шамил Сабир (Мөхәммәтсабир) улы Әхмәтҗанов (Шамиль Сабирович Ахметзянов; 1941 елның 7 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Арча районы, Курса-Почмак) ― җырчы (лирик баритон), 1967―1998 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты. Татарстан АССРның халык артисты (1985)[1].

1941 елның 7 мартында[2] Арча районының Курса-Почмак авылында 6 балалы указлы мулла гаиләсендә төпчек бала булып туган. Әтисе Сабир 1930-елларда сәяси эзәрлекләүгә эләккән, йорт-җирен тартып алганнар, гаиләсе белән кеше мунчасында яшәргә мәҗбүр булган. Улы Шамил туарга өч ай кала, йөрәк чире белән авырып, вафат булган. Әнисе Әминә мәдрәсә тәмамлаган гыйлемле абыстай булган[3].

Шамил җиде сыйныфны туган авылында, аннары Казанбаш урта мәктәбендә укыган. Анда аны тарих фәненнән булачак язучы-галим Мөхәммәт Мәһдиев, биология фәненнән Лилия Бәширова (Гомәр Бәшировның кызы) укыткан (класс җитәкчесе дә булган), мәктәп хорында бергә җырлаганнар. 1955 елда унынчы сыйныфны тәмамлагач, Казанга килгән. 5нче санлы һөнәри-техник училищены бетереп, ике ел 16нчы заводта эшләгән. «Спартак» клубында Сара Садыйкова җитәкчелегендәге хорда җырлаган. Нәкъ менә ул юнәлеш биреп, Шамилгә укырга кушкан. Музыка училищесына укырга кергән һәм аны 1967 елда тәмамлаган. Училищены тәмамлагач, Татарстан АССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты булган. 1998 елдан ― әлеге ансамбльнең хор төркеме педагог‑репетиторы[4].

Шамил Әхмәтҗанов ― киңлеге буенча уникаль диапазонлы сирәк тембрлы лирик баритонга ия җырчы. Аның башкаруы интонацияләрнең чисталыгы, органиклык, милизмнарның (көй алымнарының) байлыгы белән аерылып тора[5].

Репертуарына: хор өчен эшкәртелгән татар халык җырларын («Туган тел» (Г. Тукай сүзләренә), «Уракчы кыз» (Н. Исәнбәт шигыренә) һ. б.), татар композиторлары әсәрләрен: Р. Яхин («Сорнай моңы», М. Хөсәен шигыре); А. Монасыйпов («Хәдичә», М. Җәлил шигыре), С. Садыйкова («Яшә, Казан», Р. Миңнуллин шигыре) һ.б.; татар халык җырларын («Уел», «Кара урман», «Арча көе», «Дөм-дөм», «Усаккайлар», «Чияле», «Мәрфуга», «Шөгер», «Габделхәй», «Нурия», «Әрәмәлек», «Рәйхан», «Сәрвиназ», «Сибелә чәчем» һ. б.), музыкаль-хореографик композицияләрдә (мәсәлән, «Аулак өй») ялгыз җырлауны керткән. Төп башкарган җыры ― «Сорнай җыры». Күңеленә иң якын булган җыр ― Мансур Мозаффаровның «Туган җиремә» дигән җыры. Озын көйләрне сузып җырларга ярата. Артист үзе җыр сәнгате юлын сайлавын өлешчә Бөек Ватан сугышы елларына һәм сугыштан соңгы торгызу елларына туры килгән авыр балачагы аркасында сайлавын билгеләп үтә. Бу аның моңлы һәм тирән хисле лирик җырларга өстенлек бирүенә йогынты ясаган[6]. Чит илләрдә чыгыш ясаганда, татар халык җырларыннан тыш, шулай ук башкорт, Себер татарлары, Кырым татарлары, Урта Азия халыклары (кыргыз, казакъ, төрекмән, үзбәк) һәм төрек җырларын яратып башкара.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле составында Италия, Чехословакия, Югославия, Финляндия, ФРГ, Тунис, Нигерия, Гыйрак, Төркия, Япония һәм башка илләрдә (барысы 23 илдә) чыгыш ясаган. Җырчыны бик күп җирләргә күчеп килергә чакырганнар: Минзәлә Мәдәният йортына директор итеп, Уфага, Мәскәү филармониясенә дә чакыру килгән, Төркия мәдәният министры Төркиядә калырга өндәгән ― туган җиреннән китәсе килмәгән[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
  • 1985 ― Татарстан АССР халык артисты

32 яшендә гаилә корган. Хатыны Рәзилә, почтада җитәкче урынбасары булып эшләгән. Улы 22 яшендә юл фаҗигасендә вафат булган. Олы кызы Гөлнара ― музыкант, пианист, хәзер дизайнер. Кече кызы Чулпан (1987), җырчы, хор дирижеры, Татарстанның атказанган артисты (2011)[8]. Оныклар ― Камилә, Мәликә, Ясминә, Әминә.

  1. Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. Казан: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997. – Б.27
  2. 7 марта 1941 года в д.Смак-Корса Арского района родился Ахметзянов Шамиль Сабирович. Институт татарской энциклопедии и регионоведения Вконтакте, 7.03.2023
  3. Шәфигулла Гарипов. Туган як җырчысы (Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка 80 яшь). Казан арты музее, 07.03.2021
  4. Гөлшат Мингазизова. Чулпан Әхмәтҗанова: «Әтидән мактау сүзе ишетү сенсация булыр иде». Gong-TV, 05.12.2016
  5. Әхмәтҗанов Шамил Сабир улы. Татарская энциклопедия TATARICA
  6. Шамиль Ахметзянов. Государственный ансамбль песни и танца Республики Татарстан
  7. Фәния Әхмәтҗанова. Шамил Әхмәтҗанов: «Мин – Тукай кебек туры сүзле малай». Ватаным Татарстан, 19.04.2021
  8. Энҗе Шәйхетдинова. Шамил Әхмәтҗанов: «Читкә күп чакырдылар – тик туган җир тартты». Ватаным Татарстан, 02.10.2025
  • Ахунов Г. Җыр йөрәктә туа // Әсәрләр. Казан, 1984. Т. 4.
  • Хәким С. Җырларның «Кызыл китабында» // Яшә, борчулы җаным. Казан, 1988.
Мәкаләләр