Шамун Фидаи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шамун Фидаи latin yazuında])
Шамун Фидаи
Туган телдә исем Касыйм Хәсән улы Шакирҗанов
Туган 15 июнь 1902(1902-06-15)
Ырынбур губернасы, Ырынбур
Үлгән 15 июнь 1920(1920-06-15) (18 яшь)
Уфа, Россия империясе
Милләт татар
Һөнәре шагыйрь, язучы

Шамун Фидаи, чын исеме Касыйм Хәсән улы Шакирҗановгражданнар сугышы чорында революцион рухлы романтик шигырьләре белән танылган шагыйрь.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Касыйм Шакирҗанов 1902 елның 15 июнендә Оренбург шәһәрендә туа. Атасы Татарстанның Әтнә районының Олы Бәрәзә авылыннан булган. Касыйм чагыштырмача мул тормышлы, бик диндар гаиләдә тәрбияләнеп үсә. Мәктәп яшенә җиткәч, әтисе аны Оренбургтагы иң кадим мәдрәсәләрнең берсенә укырга бирә. Мәдрәсә елларында Касыйм үзлегеннән күп укый, шәһәрдәге шәкертләр хәрәкәтендә, ә февраль инкыйлабыннан соң Вакытлы хөкүмәткә, империалистик сугышка каршы оештырылган митингларда актив катнаша.

1917-1918 елларда ул, Уфага китеп, укуын «Галия» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Нәкъ шушы чорда аның әдәби иҗат эшчәнлеге башлана, әүвәл мәдрәсәдәге "Парлак" һәм "Борау" исемле кулъязма журналларда, аннары «Алга» газетасында беренче шигырьләре һәм "Сугыш, тукта!" исемле нәсере дөнья күрә.

Уфага килеп, Касыйм революцион яшьләр һәм кызыл гаскәриләр арасында күп төрле җәмәгать эше алып бара: җыелышларда, митингларда чыгышлар ясый, спектакльләр, концертлар һәм әдәби кичәләр оештырыша. Көнчыгыш фронтының Бишенче Кызыл Армия политбүлеге органы "Кызыл яу" газетасында "Шамун Фидаи" имзасы белән революцион шигырьләрен бастыра. 1919 елда Колчак Уфаны басып алгач, ул "Кызыл яу” газетасы хезмәткәрләре белән бергә Бәләбәйгә чигенә, аннары, Оренбургка җибәрелеп, анда беренче коммунистик яшьләр союзы оештыру буенча актив катнаша. Бәләбәй һәм Оренбургта яшәгән шушы айларында аңа, кулына корал алып, Колчак һәм Дутов бандаларына каршы сугыш хәрәкәтләрендә дә еш кына катнашырга туры килә.

1919-1920 еллар арасында Оренбург һәм Уфа газеталарында аның шактый санда шигырьләре, нәсерләре дөнья күрә.

1920 елның июнь урталарында, Уфа тирәсендә комсомол эше белән йөргәндә, Иске Камышлы белән Подымалово авыллары арасындагы юлда, Шамун Фидаи һәм аның иптәше кулаклар тарафыннан үтерелә. Гәүдәләре бер атна узгач кына табыла.[1]

Шамун Фидаиның зур булмаган әдәби мирасы, үзенең иҗтимагый яңгырашы һәм революцион рухы белән, татар совет поэзиясенең башлангыч чорындагы үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Марс ГЫЙЛӘҖЕВ, Иске Камышлы мәктәбенең тарих укытучысы. Обелискка канлы вакыйгалар уелган 2016 елның 5 март көнендә архивланган.