Шандор Апати

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шандор Апати latin yazuında])
Шандор Апати
Туган 1889
Земплинска Теплица, Земплен[d], Маҗарстан кыйраллыгы[d], Аустрия-Маҗарстан
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе[1]

Шандор (Александр) Апати (маҗар. Apáthy Sándor,1889, Земплинска Теплица, Земплен[d], Маҗарстан кыйраллыгы[d], Аустрия-Маҗарстан — , ) — коммунистлар хәрәкәте эшлеклесе. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Аустрия-Маҗарстан гаскәренә алынып, 1916 елда урысларга әсир төшә.[2] 1916-1919 елларда Казанда: Казан заводларының берсендә агач остасы,[3] К. Маркс ис. интернациональ батальон оештыручыларның берсе (1917); «Uj Elöre» һәм «Коммунист» гәҗитләре мөхәррире (1918-1919). 1919 да Маҗарстанга кайта; Маҗарстан Совет Республикасы дәверендә Уйпешт шәһәре идарәсе (директориясе) әгъзасы була;[4] шул ук елны төрмәгә ябыла. 1924 елда СССР һәм Маҗарстан арасында тоткыннар белән алмашу нәтиҗәсендә иреккә чыгарыла; алдагы язмышы билгесез.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]