Эчтәлеккә күчү

Шандор Кишфалуди

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шандор Кишфалуди latin yazuında])
маҗар. Kisfaludy Sándor
Рәсем
Ватандашлык  Маҗарстан
Туу датасы 27 сентябрь 1772(1772-09-27)[1]
Туу урыны Шюмег[d], Маҗарстан
Үлем датасы 28 октябрь 1844(1844-10-28)[1] (72 яшь)
Үлем урыны Шюмег[d], Маҗарстан
Кардәш Карой Кишфалуди
Ире яки хатыны Роза Сегеди[d]
Язма әсәрләр теле маҗар теле
Һөнәр төре шагыйрь, язучы, драматург
Әгъзалык Маҗарстан фәннәр академиясе[d] һәм Общество Кишфалуди[d]
Автор буларак авторлык хокуклары халәте автор хокукларына иялек вакыты тәмам[d]
 Шандор Кишфалуди Викиҗыентыкта

Шандор Кишфалуди (маҗар. Kisfaludy Sándor; 1772 елның 27 сентябре, Шюмег — 1844 елның 28 октябре, шунда ук) — Маҗарстан шагыйре һәм драматург-романтик. Карой Кишфалудиның өлкән абыйсы. XIX гасыр башы маҗар поэзиясендә сентименталь һәм иртә романтик стиль вәкиле.

Балатонфюредта шагыйрьгә һәйкәл

Шагыйрь Маҗарстанның зур булмаган Шюмег шәһәрчегендә туа, Югары Австрия мәктәбендә укый, Пресбург университетында фәлсәфә һәм хокукны өйрәнә. 1792 елда хокукны өйрәнүдән баш тарта һәм Венада урнашкан маҗарлар армиясенә кушыла. Хезмәт вакытында шагыйрь ул вакытта Австрия башкаласында яшәгән Маҗарстан язучылары белән еш аралаша[2].

Берникадәр вакыт Миланда хезмәт итә. Шәһәрне Наполеонга тапшырганнан соң 1796 елда француз әсирлегенә эләгә, ләкин Прованста тоткынлык тиз арада азат ителү белән тәмамлана. Вюртембергта хәрби әсирләр алмашу нәтиҗәсендә Австрия полкына эләкгә, анда бер маҗар солдаты да булмаган[3]. 1799 елда, Австро-Россия гаскәрләренең Швейцариядәге французларга каршы берничә уңышлы кампаниясеннән соң, Шандор Кишфалуди отставкага бирә, Маҗарстанга кайта һәм үзенең күптәнге сөйгәненә өйләнә[3].

1802 елда Шандор Кишфалуди маҗар аксөякләренең баш күтәрүендә катнаша. 1830 елда Маҗарстан академиясе әгъзасы була, ә биш елдан соң аның мактаулы әгъзасы итеп сайлана. Шандор Кишфалуди гомеренең соңгы елларын туган шәһәрендә үткәрә, анда бүген шагыйрь музее урнашкан.

Шандор Кишфалуди маҗар телен тергезгән шагыйрьләрнең берсе булып санала, шагыйрь бары тик шул телдә генә язган, ул вакытта аның илендә рәсми статуска алман теле ия булган, ә латин теле чиркәү теле буларак өстенлек алган[4].

Үз вакытында сафлыгы, фантазия байлыгы һәм формасының музыкальлеге белән аерылып торган үзенең сөйгәненә багышланган «Himfy Szerelmei» («Химфиның мәхәббәт җырлары») һәм «Regék a magyar előidőből» («Маҗар борынгылыгы риваяте») эпик поэмалары — көчле милли колоритлы романтик хикәяләр һәм көнкүреш рәсемнәре зур уңыш казанган. Аларда шагыйрь дворян батырлыкларын данлый.

Шандор Кишфалуди үзен драматург ролендә дә сынап карый, ләкин бу өлкәдә зур уңышларга ирешә алмый.

  • Кишфалудиның шигырьләре Золтан Кодай музыкасына салынган.
  • Шюмег шәһәрендә Шандор Кишфалуди исемендәге Музей бар, ул шагыйрь хатыны белән бергә яшәгән йортта урнашкан. Шагыйрь үлгәннән соң йорт чиркәү милкенә күчә, аннары Халык Җөмһүрияте милкенә әйләнә. Музей бинасында драматургка багышланган беренче күргәзмә 1950 елдан соң ачыла.
  1. 1 2 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: ачык мәгълүмат платформасы — 2011.
  2. Биография Шандора Кишфалуди на страницах католической энциклопедии. әлеге чыганактан 2015-09-29 архивланган.
  3. 1 2 Биография Шандора Кишфалуди. әлеге чыганактан 2016-03-04 архивланган.
  4. Музей имени Шандора Кишфалуди(үле сылтама)