Шанкарачарья гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шанкарачарья гыйбадәтханәсе latin yazuında])
(Шанкарачарья Гыйбадәтханәсе битеннән юнәлтелде)
Гыйбадәтханә
Шанкарачарья Гыйбадәтханәсе
Ил Һиндстан
Төбәк / район Һиндстан,Җамму һәм Кәшмир, Шринагар
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну

Шанкарачарья Гыйбадәтханәсе, шулай ук Джьештешвара Гыйбадәтханәсе буларак мәгълүм. Ул Һиндстанда, Җәмму һәм Кәшмирда, Шринагарда Забарван Сыртында Шанкарачарья Калкулыгы өстендә урнашкан. Ул Ходай Шивага багышланган. Гыйбадәтханә үзән төбе өстеннән 1000 фут (300 м) дәрәҗәдә һәм аннан Шринагар шәһәрен карап була.

Тарихы һәм үсеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә Буддачылык корылмасы буларак безнең эрага кадәр 200-енче елы белән даталанырга мөмкин, әмма хәзерге Һинд дине корылмасы безнең эраның 9-ынчы гасырына карый. Аңа Ади Шанкара зиярәт кылган һәм шуннан соң ул аның белән ассоциацияләнгән булган, шулай итеп гыйбадәтханә Шанкарачарья исемен алган. Ул шулай ук Буддачылык тарафдарлары тарафыннан изге дип санала.[1] Кайбер тарихчылар язганча, ул башта Буддачылык чорында Буддачылык гыйбадәтханәсе булган, ә соңрак ул Ади Шанкарачарья тарафыннан Һинд дине табыну урынына әверелдерелгән булган.

Пандит Ананд Коул (1924) буенча гыйбадәтханәне башта Һинд дине тарафдары патша "Сандиман" төзегән, ул Коул буенча Кәшмирда безнең эрага кадәр 2629 елдан 2564 елга кадәр хөкем сөргән.[1] Аны Патша Гопадитья (безнең эрага кадәр 426–365 еллар) һәм Патша Лалитадитья (безнең эраның 697–734 еллары) төзекләндергән.[1]. Фетнәче Сикандар Бутшикан ниндидер сәбәпкә күрә аны җимермәгән. Зәйнел-Абидин аның җир тетрәвенә күрә ишелгән түбәсен төзекләндергән. Шәйх Гулам Моһи-уд-дин, Сикх хөкемдары (1841–46), шулай ук аның гөмбәзен төзекләндергән.

Калкулыкның иң иртә тарихи искә алуы Калһанадан килә. Ул тауны Гопадри дип атаган. Калһана әйткәнчә, Патша Гопадитья калкулыкның астында җирне "Арайя верш"тан килгән Браминнарга бүләк иткән. Җир бүләге "ГОПА АГРАХАРАС" дип аталган. Бу даирә хәзер Гупкар дип атала. Калһана калкулык янында башка авылны искә ала. Патша Гопадитья кайбер Браминнарны күрше авылда сыендырган. Калһана бу авылны Бһукшираватика (хәзерге вакытта Бучвор) дип атый. Калһана искә алганча Патша Гопадитья гыйбадәтханәне калкулык түбәсендә безнең эрага кадәр якынча 371 елда Джйетешварага (Шива Джйетһаруда)га изге урын буларак төзегән.[2]

Догра Патшасы Гуляб Сингх (безнең эраның 1846-1857 елы) калкулыкта Дурга Нааг гыйбадәтханәсеннән баскычлар төзегән. Майсор Махараджасы Кәшмирга 1925 елда килгән һәм гыйбадәтханәдә электрик корылмалар ясаган. 1961 елда Дваркапитамның Шанкарачарьясы гыйбадәтханәдә Ади Шанкарачарья потын куйган. 1974 елда Җәмму һәм Кәшмир Хөкүмәте калкулык түбәсе янында телеантеннага илтүче юлны төзегән.[3]

Соундарья Лахари[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Кәшмир Шиваизмның урыны, Гималайлар һәм Кайлаш тавының урыны, "Шри Шиваның масса көлүе" буларак мәгълүм. Биредән Шивага тугърылыкның татлы нектары Һиндстанга һәм бөтен дөньяга Ади Шанкарачарья кебек әүлияләрнең рухи эшләре аша таралган. Гопадари Калкулыгы өстендә Ади Шанкара тарафыннан Шри Шива һәм Дэви Шакти, Шактизмда кебек, Дэви (Алиһәсе) символы - Шри Янтра - Шакти-Шри-Чакрада булган фактны кабул иткәннән соң Соундарья Лахари инша ителгән булган,[4] һәм бары тик Шива Шакти белән берләшкәннән соң гына аның барлыкка китерергә көче бар.[5]

Архитектура һәм корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Джйотешваре гыйбадәтханәсе каты таш кыясында тора. 20 фут биеклегендәге сигез-почмаклы нигездә түбәсендә квадрат бинаны тотып тора. Квадрат гыйбадәтханә тирәли терасага ике стена арасындагы таш баскыч аша узарга була. Баскычның каршы ягында ишек юлы интерьерга алып бара, ул кечкенә һәм караңгы пулат, планы буенча түгәрәк. Түшәм дүрт сигез-почмаклы багана белән тотып торыла, алар елан әйләндереп торган Лингам белән бассейн бар.

Хәзерге статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә эчендә Ади Шанкарачарьяга һәйкәл.

Гыйбадәтханә регуляр табыну өчен кулланыла һәм гыйбадәтханәгә Амарнатх Ятра вакытында дини сәфәр кылучылар килә.[6]

Зиярәт кылучылар өчен мәгълүмат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә мәйданчыгына алып бара торган 243 баскыч бар һәм шуннан тагын 8-10 баскыч гыйбадәтханә залына илтә. Калкулыкка керүне армия персоналы саклый һәм 17:00-тән соң машиналар белән керү тыелган, гәрчә гыйбадәтханә 20:00-гә кадәр ачык булып тора. Калкулык өстеннән Шринагар манзарасын күреп була.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


  1. 1,0 1,1 1,2 Jammu, Kashmir and Ladakh: Tourist Guide. Anmol Publications Pvt. Limited. 1989. ISBN 9788171580149. https://books.google.nl/books?id=GPLDUVNeLXMC. 
  2. Kalhana's Rajtarangni A Chronicle of Kings of Kasmir Volume II by M.A. Stein Published by Motilal Banarsidas Reprint 1979 Page 453
  3. Kashur Encyclopedia Volume one Published by Jammu & Kashmir Academy of Art Culture and Languages, Srinagar 1986 Page 302
  4. Sankara Digvijaya: The Traditional Life of Sri Sankaracharya
  5. Adi Shankracharya's Visit to Kashmir
  6. Amarnath Pilgrims reach Shankaracharya Temple. hindustantimes.com (22 July 2009). әлеге чыганактан 2013-12-23 архивланды. 7 December 2013 тикшерелгән.