Шарлык сөйләшенең муса урынчылыгы
| Шарлык сөйләшенең муса урынчылыгы | |
| Үзисем: |
татарча |
|---|---|
| Илләр: | |
| Төбәкләр: | |
| Классификация | |
| Төркем: | |
Шарлык сөйләшенең муса урынчылыгы — татар теленең мишәр диалекты шарлык сөйләше урынчылыгы.
Таралышы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Муса (яңамуса) урынчалыгы Шарлык районы Яңа Муса, Үрнәк, Александровка районы Султакай, Ягъфәр, Комсомол, Төньяк районының Ибрай, Кызыл Яр һәм Керәшле, Саракташ районының Ислай авылларында таралган. Бу авылларны 18-19 гасыр чикләрендә Пенза губернасыннан чыккан татарлар нигезләгән.
Үзенчәлекләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Урынчылык көнбатыш диалектының үзенчәлекләрен тотрыклырак саклау белән аерылып тора: мәсәлән, сүз башында й-лаштыру; кыскартылган исемнәрне актив куллану; фигыльләрнеңгын/-ген формасы (торгын, килген), -гы килә/-ак килә (баргы килә, ашак кели), көнбатыш диалектына хас сүзләрнең шактый киң спектры: «сөлге» мәгънәсендә бит себеркесе, «чылан» мәгънәсендә ишег алны(сы), җәй мәгънәсендә йаз, үкчә мәгънәсендә табан һ. б.
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарские говоры Оренбуржья: лексико-семантический аспект / А.Я. Хусаинова. – Казань: ИЯЛИ, 2017. – 188 с. ISBN 978-5-93091-234-0