Эчтәлеккә күчү

Шарль Альбер Гоба

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шарль Альбер Гоба latin yazuında])
Шарль Гоба
Туган телдә исем Шарль Альбер Гоба
фр. Charles Albert Gobat
Туган 21 май 1843(1843-05-21)
Трамлан, Швейцария
Үлгән 16 март 1914(1914-03-16) (70 яшь)
Берн, Швейцария
Күмү урыны Брегмартен зираты[d][1]
Милләт швейцарияле
Ватандашлыгы Швейцария байрагы
Әлма-матер Базел университеты[d] һәм Һайделберг үнивирситите[d]
Һөнәре юрист һәм сәясәтче
Сәяси фирка Эсвичрә азат демократик фиркасе[d]
Балалар Marguerite Gobat[d]
Бүләк һәм премияләре Нобель премиясе — 1902 Тынычлык өчен Нобель премиясе

 Шарль Гоба Викиҗыентыкта

Шарль Альбер Гоба (фр. Charles Albert Gobat; 21 май 1843 ел16 март 1914 ел) – швейцарияле юрист һәм сәясәтче, 1902 елда Эли Дюкоммен белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Шарль Альбер Гоба 1843 елда Трамлан коммунасында, Швейцариядә, протестан рухание гаиләсендә туа. Ул Базель, Гейдельберг, Берн һәм Париж университетларында белем алып, 1867 елда хокук докторы диссертациясен яклый. 1867-1868 елларда Берн университетында француз гражданлык хокукы укытучысы була. Шул чакта Гоба Берн кантунында шәхси юридик фирмасын ача, соңрак ул фирма төбәктә иң зурларның берсенә әйләнә.

1882 елда Шарль Альбер Гоба Бернның Зур шурасына сайлана. Шул ук елда аны Берн халык мәгарифе департаментының попечителе вазифасына билгелиләр, бу урында ул 30 елдан артык эшли. Попечитель вазифасын биләү дәверендә Гоба уку программасын ныгыта, мәгарифне матди яктан тәэмин итүне көчәйтә, шулай ук өлкәннәр өчен һөнәри әзерлек курслары оештыра [2].

1884 елдан соң Гоба Швейцариянең Берлек шурасы әгъзасы булып тора, ә 1890 елда Милли Шура составына керә. 1889 елда исә төп максаты барлык парламент әгъзалары арасында уртак эшчәнлекне һәм хезмәттәшлекне тынычлык урнаштыру өчен активлаштыру булган Парламентара берлекнең беренче конференциясендә катнаша. 1892 елда Гоба берлекнең дүртенче конференциясендә рәислек итә һәм шул вакытта Парламентара бюроның – берлекнең эшчәнлеген координацияләү белән шөгыльләнүче штаб-фатирның – директоры булып сайлана.

1902 елда халыкара арбитраж эшендә тырышлыклары өчен, Гоба Эли Дюкоммен белән беррәттән Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә. 1906 елда Дюкоммен вафат булгач, ул аның урынына Халыкара тынычлык бюросы директоры булып сайлана. Гомеренең соңгы елларында Шарль Гоба кораллануның артуы проблемасына игътибар бирә һәм хәтта Франция белән Алмания парламентарийлары очрашуын оештыра [2].

Шарль Альбер Гоба 1914 елның 16 мартында Бернда йөрәк өянәгеннән вафат була.

  • La République de Berne et la France pendant les guerres de religion, 1891
  • L'Histoire de la Suisse racontée au peuple, 1900
  • The International Parliament, «The Independent», 1903
  • Croquis et impressions d'Amérique, 1904
  • Développement du Bureau international permanent de la paix, 1910
  • Le Cauchemar de l'Europe, 1911