Шарль Андре ван Лоо
Шарль Андре ван Лоо, Карл Ванлоо (француз телендә: Charles-André van Loo, IPA:[ʃaʁl ɑ̃dʁe vɑ̃ lo], французча икенче укылыш: Carle Vanloo; 1705 елның 15 феврале, Ницца — 1765 елның 15 июле, Париж) — академик юнәлешле француз живописецы, рококо чорының сарай яны рәссамы, маркиза де Помпадурның сөеклесе; «үз гасырының иң яхшы рәссамы» һәм король Людовик XV сарае янында «беренче живописец»[17].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ш.-А. ван Лоо Фландрия килеп чыгышлы борынгы Ван Лоо рәссамнар гаиләсеннән. Аның абыйсы Жан-Батист ван Лоо мәшһүр рәссам булган.
Шарль ван Лоо ул вакытта Савой герцоглыгына кергән Ниццада туган. Малайның әтисе, рәссам Луи-Абрахам ван Лоо аңа бары тик җиде яшь булганда үлгән. Абыйсы Жана-Батист гаиләсендә тәрбияләнгән, абыйсына Туринга, ә аннан соң, 1712 елда Римга ияргән. Римга икенче сәфәре вакытында, 1716—1718 елларда живописец Бенедетто Лути һәм сынчы Пьер Ле Гро җитәкчелеге астында живопись өйрәнгән. Шулай ук Людовик XIV-нең сарае яны живописецы Пьер Гоберның өйрәнчеге булган[18].

Фараз ителгәнчә Полин Фелисите де Майи-Нель һәм аның кыз туганнары сурәтләнгән — барысы да Людовик XV-нең фавориткалары. 1765. Киндер тукыма, май. Шенонсо кальгасы
Италиядән 1723 елда китеп ван Лоо Парижда эшләгән, Король академиясендә укыган, анда 1723 елда рәсем өчен беренче бүләкне алган, ә 1727 елда – киләчәк көндәше Франсуа Буше кебек үк – “тарихи живопись” өчен беренче бүләкне алган. 1724 елда «Иаков Вифлеемга барганчы өен җыештыра» картинасы өчен Рим премиясен алган[19].
Шарль Андре абыйсына төрле заказларны башкарырга ярдәм иткән, хосусан Фонтенбло кальгасы картина галереясен (1724) реставрацияләгәндә. Беренче заказны 1725 елда Сен-Мартен-де-Шан чиркәве капитулы залы өчен «Гайсәнең гыйбадәтханәгә керүе» картинасы өчен алган. Шулай ук Париж операсы өчен декорацияләр барлыкка китерү өстендә эшләгән. 1727 елда кабат Туринга килгәннән соң рәссам Сардиния короле Виктор Амадей II тарафыннан ялланган булган, аның өчен ул Торквато Тассо әсәрләрен сурәтләүче картиналар сериясен ясаган. 1728 елда Франсуа Буше һәм энеләре Луи Мишель Ван Лоо һәм Франсуа ван Лоо белән бер үк вакытта Римга килгән. Италиядә ул түшәмнәрне «trompe-l’oeil» («күзне алдалау» белән перспектив ракурсларда) мифологик һәм дини сюжетларга (мәсәлән, «Изге Исидорга дан җырлау», 1729) буяу сәләте белән дан казанган һәм папа Бенедикт XIII тарафыннан билгеләп үтелгән булган. Аның бу чорның иң әһәмиятле эше булып “Анхисны алып баручы Эней” (1729) тора. 1732 елда Шарль ван Лоо Римнан Туринга күчкән, анда Пьемонт һәм Сардиния короле Карл Эммануил III өчен эшләгән, шул исәптән Ступиниджи сараенда һәм Туринда король сарае өчен Торквато Тассоның «Азат ителгән Иерусалим» темасына унбер картинадан серия иҗат иткән. 1733 елда ван Лоо башланган Польша мирасы өчен сугыш сәбәпле туган ягына кайткан һәм 1734 елда Парижда тора башлаган. 1735 елда ул Король живопись һәм сынчылык академиясе әгъзасы булган, 1737 елда – Академиянең тарихи живопись классы буенча профессоры булган. 1754 елда Академиянең ректоры, 1763 елда – мөдире итеп сайланган булган. 1750 елда рәссамга дворян дәрәҗәсе бирелгән булган, 1751 елда - Изге Михаил Ордены бирелгән булган. 1762 елның июнендә аңа корольнең беренче рәссамы титулы бирелгән булган. 1764 елда ван Лоо Лондонга сәфәр кылган, әмма бер ел соңрак Парижда, уңышының зенитында үлгән булган [20].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Шарль Андре ван Лоо живописьнең төрле жанрларында эшләгән. 1736 елда аның сунар күренешләре белән картиналары Версаль сарае залларын бизәгән. 1744 елда ул Версальдә дофин кабинеты өчен шаян күренешләр сурәтләгән. 1736 елда Версаль сараенда кече апартаментлар өчен экзотик сунар күренешләрен ясаган: «Аюны аулау» (La Chasse à l’Ours) һәм «Тәвә кошларын аулау» (La Chasse à l’Autruche). 1744 елда Версальдә Дофинның зур кабинеты ишекләрен буяган. 1740—1750-енче елларда рәссам борынгы тарих, мифология һәм дини сюжетларга багышланган берничә серия картина барлыкка китергән. Француз сарае янында ул король фавориткасы мадам де Помпадур яклавына ия булган һәм даимән аннан заказлар алган. 1747-1748 елларда ван Лоо король һәм королева портретларына җаваплы заказ башкарган. 1752 һәм 1754 еллар арасында мадам де Помпадур өчен, аның Бельвю сараен бизәү өчен ван Лоо унике картина ясаган, “Сәнгать аллегориясе”н кертеп, аларның берсе маркизаны кофе эчүче солтанбикә образында сурәтли (Санкт-Петербург, Эрмитаж; юрамасы — Париж Луврында)[21]. Маркизаның үлеменә кадәр бераз вакыт алдан, 1764 елда рәссам «Мадам де Помпадурның тормышын кызганырга ялвара торган Сәнгать» аллегориясен ясаган. Рәссамның шедевры булып 1757 елда Фридрих II Пруссияле өчен ясалган «Ифигения корбаны» картинасы тора, аны замандашлары француз живописенең иң бөек триумфларының берсе дип атаганнар. 1737 елда ван Лоо Парижда Субиз Отеле интерьерлары росписьларында катнашкан. 1747 ел тирәсендә Бак урамында Самюэль-Жак Бернар Отеле салоны өчен Азияне сурәтләүче аллегорик композицияне башкарган. Нотр-Дам соборы һәм Сен-Сюльпис чиркәве өчен эшләгән. Гобеленнар мануфактурасы өчен картоннарны башкарган.
Ванлооның өйрәнчекләре Ф.-Х. Друэ, Г.-Ф. Дуайен, Л. Лагрене, Н.-Б. Леписье булган. Шарль ван Лооның картиналарын Россиядә яхшы белгәннәр, императрица Елизавета Петровнаның иң яхшы портретларының берсе (1760) – аның эше. Петербург Эрмитажының картина галереясендә генә Шарль Андре Ванлооның уналты картинасы бар (Россиядә аның исемен, кагыйдә буларак, кушып язалар: Карл Ванлоо).
Рәссамның XVIII гасырның икенче яртысында неоклассицизм эстетикасы таралышына бәйле чиксез даны салкынча, ә аннан соң кискен тәнкыйди мөнәсәбәт белән алышынган. Дени Дидро һәм Жак Луи Давид, бер-берсе белән ярышкандай ван Лооны кыланчыклылыкта гаепләгәннәр. Ә романтик Эжен Делакруа өчен Шарль ван Лоо исеме тупаслык һәм мещанлык синонимы булган[22].
Ван Лооның 1759 ел Париж салонында күргәзмәгә куелган «Ясон һәм Медея» картинасы турында Д. Дидро зәһәр итеп шулай язган: «Бу бөтен фальшендә театраль декорациядән гайре әйбер түгелдер; буяуларның артык булуына түзеп булмый», ә Ван Лооның «Коенучылар» картинасы турында Дидро шулай дип билгеләп узган: «Аның алдында рәссамның сәләтенә күрә түгел, ә үз җитешсезлегеңә күрә туктыйсың»[23].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]-
Каһвә эчүче солтанбикә. 1747. Киндер тукыма, май. Лувр (Декоратив сәнгать музее), Париж
-
Волхвларның иелеше. 1739. Киндер тукыма, май. Богоматерь Вознесениесе Чиркәве, Париж
-
Фәрештәләр иелеше. 1751. Киндер тукыма, май. Нәфис сәнгать музее, Брест (Бретань)
-
Бала белән Мадонна. 1738. Киндер тукыма, май. Нәфис сәнгать музее, Руан
-
Россия императрицасы Елизавета Петровна портреты. 1760. Киндер тукыма, май. Петергоф, Зур сарай
-
Мария Лещинская, Франция королевасы портреты
Жанрлар буенча сайланган картиналар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мифология һәм аллегория
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Эней Анхисны каршы ала», 1729, Париж, Лувр.
- «Тесей Марафон үгезен буйсындыра», 1730, Лос-Анджелес, Художество музее
- «Бахус һәм Ариадна», якынча 1732
- «Аполлон һәм Марсий», 1735, Париж, Сәнгатьләр югары мәктәбе
- «Персей һәм Андромеда», якынча 1735—1740, Санкт-Петербург, Эрмитаж
- «Александрның Пор өстеннән җиңүе», 1738, Лос-Анджелес, Художество музее
- «Азия», якынча 1747, Иерусалим, Израиль музее
- «Исерек Силен», 1747, Нанси нәфис сәнгать музее
- «Юпитер һәм Антиопа», 1753, Санкт-Петербург, Эрмитаж
- «Җәядән ук атучы Амур», 1761, Санкт-Петербург, Павел сарае
- «Нептун һәм Аминона», якынча 1757
- «Өч грация», якынча 1763, Лос-Анджелес, Художество музее
- «Сәнгать Язмышка мадам Помпадурның тормышын кызганырга ялвара», 1764, Питтсбург, Фрик сәнгать музее
Көнкүреш жанры картиналары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Аюны аулау», 1736, Амьен, Пикардия музее
- «Сунарда ял», 1737, Париж, Лувр
- «Чирәмдә пикник», 1737, Нью-Йорк, Метрополитен музее.
- «Пашаның кәнизәгенең портретын ясау», 1737, Ричмонд, Виргиния штаты музее
- «Солтан кәнизәге хөрмәтенә концерт бирә», 1737, Лондон, Уоллес тупланмасы
- «Тәвәләрне аулау», 1738, Амьен, Пикардия музее
- «Испан телен өйрәнү», 1754, Санкт-Петербург, Эрмитаж
Дини живопись
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Юмарт самаритянин», 1723, Montpellier, Фабр Музее
- «Иаков Вифлеемга китәр алдыннан өен җыештыра», 1724
- «Гайсәнең храмга керүе», 1725, Лион, Сен-Жан соборы
- «Изге Исидорга дан җырлау», 1729, Рим, Сан-Исидоро чиркәве
- «Изге. Карл Борромей махау авыру белән авырганның гөнаһын ярлыкый», 1743, Париж, Нотр-Дам
- «Фәрештәләрнең иелеше», 1751, Брест, Художество музее
- «Изге Губертның обращениесе», 1758, Рамбуйе сарае
- «Волхвларның иелеше», якынча 1760, Лос-Анджелес, Художество музее
- «Зәңгәр саф кыз», 1765, Париж, Сен-Мерри чиркәве
- «Изге Стефанның газаплануы», Валансьен, Художество музее
Портретлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мария Лещинская, Франция королевасы (1703—1768), 1747, Версаль сарае
- Людовик XV, 1748, Версаль сарае
- Людовик XV, 1751, Версаль сарае
- Жак-Жермен Суффло портреты (1714—1781), Версаль сарае Калып:Конец
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ KulturNav — 2016.
- ↑ Ванлоо // Большая советская энциклопедия. Том 8. Буковые — Варле — 1927.
- ↑ https://mix-n-match.toolforge.org/#/entry/115972138
- ↑ 4,0 4,1 Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ 5,0 5,1 Carle van Loo
- ↑ 6,0 6,1 Encyclopædia Britannica
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #122268857 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ 8,0 8,1 Union List of Artist Names — 2019.
- ↑ http://www.pastellists.com/Genealogies/Vanloo.pdf
- ↑ http://altemeister.museum-kassel.de/0/34135/0/147/0/0/0/beteiligte.html
- ↑ 11,0 11,1 RKDartists
- ↑ Guiffrey J. Liste des pensionnaires de l'Academie de France a Rome: donnant les noms de tous les artistes récompensés dans les concours du Prix de Rome de 1663 à 1907 — 1908.
- ↑ https://www.bellasartes.gob.ar/
- ↑ https://commons.wikimedia.org/wiki/Category:Paintings_by_Charles_Andr%C3%A9_van_Loo_in_the_museum_of_Chartres?uselang=fr
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/2014_GRO0191_III
- ↑ https://library.si.edu/art-and-artist-files
- ↑ Калып:ВТ-БСЭ1
- ↑ Neues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852
- ↑ Charles-André van Loo at the Encyclopædia Britannica [1] 2022 елның 19 гыйнвар көнендә архивланган.
- ↑ Chisholm H. «Vanloo, Charles Andrew». Encyclopædia Britannica. Vol. 27 (11th ed.). — Cambridge University Press, 1911. — Р. 895. [2] 2022 елның 23 июнь көнендә архивланган.
- ↑ Государственный Эрмитаж. Западноевропейская живопись. Каталог. — Том 1. — Л.: Аврора, 1976. — С. 188. Инв. № 7489
- ↑ Власов В. Г. Ванлоо // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 175
- ↑ Дени Дидро. Салоны. Том первый. М.: Искусство, 1989. С. 25
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Золотова Н. Ю. Ванлоо, Карл / Н. Золотова // Европейское искусство : Живопись. Скульптура. Графика : энциклопедия : в 3 т. / автор проекта А. Ю. Астахов; ред. коллегия: М. А. Бусев, В. В. Ванслов, И. А. Смирнова, Е. Д. Федотова (отв. ред.).. — М. : Белый город, 2006. — Т. I : А—Й. — С. 195–196. — 463 с. — 3000 экз. — ISBN 5-7793-0920-5. — ISBN 5-7793-0922-1 (т. I).
- А. Плюшар. Энциклопедический лексикон, том 8. — Типография А. Плюшара; С.-П., 1837 — с. 242 (Карлъ Андрей Ванлоо).
- Colin B. Bailey (Hrsg.): Les Amours des dieux. La peinture mythologique de Watteau à David. Fort Worth et Paris, Kimbell Art Museum et Réunion des musées nationaux, 1991
- Thieme-Becker: Künstlerlexikon, Bd. 23, 1929
- Pierre Rosenberg, Marie-Catherine Salut, Ausstellungskatalog Nizza 1977