Шарль Лебрен
Шарль Лебре́н[17], Ле Брен[18], Лебрён[19], Лебрюн[19] (француз телендә: Charles Le Brun; 1619 елның 24 феврале, Париж — 1690 елның 22 феврале, шунда ук) — француз живописецы һәм рәсем ясаучысы, классицизм тарафдары, Людовик XIV хөкем итү чорының иң әһәмиятле Париж рәссамнарының берсе, художество теоретигы һәм педагог; тарихи картина һәм монументаль росписьләр остасы, зур Версаль сараеның эчке оформлениесе һәм мәшһүр Көзге галереясе оформлениесенең баш авторы, шулай ук портретист буларак эшләгән. Парижда Король живопись һәм сынчылык академиясенең учреждениесенең инициаторы һәм унике беренче “аксакал” академикның берсе (1648 елдан бирле), корольнең беренче живописецы (1664 елдан бирле). Римда Француз академиясенең учредителе (1666 елда), Парижда король Гобеленнар мануфактурасы мөдире.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Рәссамның гаиләсе Франция төньягында Пикардия килеп чыгышлы булган һәм ат казанган бабалары белән мәшһүр булган. Шарль Парижда Сен-Мартен урамында торган сынчы оста Николя Лебрен һәм Жюльена Ле Бле (мәшһүр язучы Пьер Ле Бленың кызы) улы булган. Гаиләдә әнисе ягыннан классик әдәбиятны һәм белем алганны югары бәяләгәннәр. Шарль биш бала булган гаиләдә өченче бала булган. Кечкенә Шарль Лебрен рәсем ясауга һәм живописька иртә сәләт күрсәткән һәм сынчылык сәнгатендә әтисе юлыннан иярүдән баш тарткан сыман [20]. Яшүсмергә унбер яшь тулгач аның абыйсы Франциянең киләчәк канцлеры Пьер Сегьеның балаларының тәрбиячесе Андре Ле Бле Шарльне дәүләт хезмәтенә әзерләү өчен киңәш иткән. Шарль живописец Симон Вуэга өйрәнчеккә кергән. Ул шулай ук Франсуа Перьеның өйрәнчеге булган. Унбиш яшендә кардинал Ришельёның заказларын башкарган, танылган оста Никола Пуссен тарафыннан күреп алынган булган һәм 1642 елда Пуссен белән Римга барган. Сегьедан стипендиягә рәхмәтле Лебрен Римда Пуссен җитәкчелеге астында дүрт ел эшләгән. Римда булганда Лебрен борынгы Рим сыннарын өйрәнгән, Рафаэль әсәрләреннән күчермәләр ясаган, җирле рәссамнар белән очрашкан[21]. Парижга кайткач, Лебрен яңа көчле яклаучылар тапкан, шул исәптән финанс суперинтенданты Николя Фукены, аның заказы буенча ул Анна Австрияленең портретын ясаган, ә аннан соң кардинал Мазаринига хезмәткә күчкән. Во-ле-Виконт кальгасында эшләп, Лебрен Фуке һәм Жан-Батист Кольбер көндәшлеге белән манипулирлаган Мазарини интригалар үзәгенә эләккән. Үзен яхшы яктан күрсәтеп ул җиңүче – Кольберның хөрмәтенә ия булган. Корольнең беренче министр урынын алып Кольбер башкалар арасында Кояш-Корольнең куәте символы буларак Франциянең халыкара престижы һәм мәдәни йогынтысын карап күп художество учреждениеләренең мөдире булган. В 1650 елда Италиядән кайтканнан соң Лебрен Ламбер Отеленең “Геркулес Галереясе”нең плафонын буяган. Шарль Лебрен Кольбер ярдәме белән 1648 елда Король живопись һәм сынчылык академиясен 1660-ынчы елда Гобеленнар мануфактурасын, 1666-нчы елда хәзерге вакытка кадәр эшли торган Римда Француз академиясен оештырган. Лебрен живопись һәм сынчылык Академиясенең хәрәкәт иттерүче көче булган һәм аның эше өчен җаваплы унике беренче аксакалның берсе итеп сайланган булган. Ул академиядә доминирлаган фигура булып калган һәм 1655 елда канцлер вазыйфасын (1663 елдан бирле гомер буе канцлеры), 1668 елдан бирле ректор һәм 1683 елдан бирле мөдир вазыйфасын биләгән. Академия һәм аңа буйсынган учреждениеләр белән җитәкчелек итеп Лебрен « Людовик XIV-нең зур стиле»нең иң әһәмиятле фигурасы булып тулы буын рәссамнарның сайлауларына һәм дөньяга карашларына турыдан-туры йогынты ясаган. Король үзе аның фикерләре яклы булган һәм Лебренның сәнгатен хуплаган, бигрәк тә 1660 ел триумфаль тантаналарыннан соң һәм 1661 елда Во-ле-Виконт кальгасы интерьерлары оформлениесе тәмамлануыннан соң. Шул ук елда ул Лебренга Александр Македонский тарихыннан картиналар сериясенә заказ биргән; серия “зур стиль”нең идеология һәм эстетикасы буенча Александр Бөек һәм Кояш Король бөеклеге арасында символик бәйләнешне күрсәтергә мөмкин булган. Картиналар буенча гобеленнар Мануфактурасының “Александр Македонский” (1664-1680-енче еллар, серияне сигез мәртәбә кабатлаганнар) шпалералар сериясе өчен картоннар башкарылган булган. Бу эш, король Людовикның парад портреты кебек үк рәссамга дворянлык һәм «Корольнең беренче живописецы» (Premier Peintre du Roi) һәм шулай ук 12000 ливр күләмендә гомерлек пенсия китергән. Король Лебренны “барлык вакытларның иң бөек француз рәссамы” итеп игълан иткән. 1662 елдан бирле Лебрен король сарай янының барлык художество проектларын контрольдә тоткан. Живопись эшләреннән башка Лебрен шпалералар өчен картоннар иҗат иткән, Лувр сараенда “Аполлон галереясе” залларын, Сен-Жермен кальгасының интерьерларын шәхсән буяган. 1671-1686 елларда рәссамнарның “гаять зур армиясе” белән Версаль сараеның зур йокы бүлмәсен, “Илчеләр баскычы”н (Escalier des Ambassadeurs, 1679, 1752 елда җимерелгән булган) һәм Зур көзге галереясенең (Galerie des Glaces, 1679—1684), галереяга тоташучы Сугыш залы һәм Тынычлык залы (Salons de la Guerre et de la Paix, 1686) оформлениесен декорирлаган[22]. Король “Илчеләр баскычы” оформлениесе белән шулкадәр канәгать булган ки, 1679 елда аны испан илчесенә күрсәткәндә аны “месье Лебрен баскычы” дип атаган. Лебренга росписьлар гына түгел, ә “купшылык һәм бөеклек белән билгеләп үтелгән” йорт җиһазы, канделябрлар, вазалар, каминнар эскизлары карый[23]. 1667 елда Лебрен Король академиясендә классик живопись шедеврлары турында лекцияләр циклын ачкан, шуның белән «Борынгылар һәм яңалар турында бәхәс» тарихи атамасын алган классицизм һәм барокко тарафдарлары арасында XVII гасырның мәшһүр дискуссиясендә катнашкан. Сәнгатендә Лебрен “Рафаэль һәм Пуссенның классицизмын итальян барокко стиле элементлары белән кушкан, шуның белән король Людовикның абсолют монархиясенә дан җырларга омтылышына тулы чамада җавап биргән парад стилен барлыкка китергән. Бу стильнең рәссам-сынчыларга, кисүчеләргә, рәсем ясаучы - -орнаменталистларга, гравёрларга, зәркән осталарына һәм йорт җиһазы осталарына йогынтысы бик зур булган[24]. Әмма Лебрен “зур стильнең” барлыкка китерүчесе генә булмаган, ул классицизмның академизмга әверелүенә ярдәм иткән. Ул җитәкчелек иткән Академиядә Лебрен “рубенсистлар”га каршы “пуссенистлар” позицияләрен һәм шулай ук төгәл рәсемнең колорит өстеннән позицияләрен яклаган. Академиядә аның баш оппоненты Пьер Миньяр булган[24]. Кольбер төшүе белән маркиз де Лувуа король ихтыярына каршы Лебренны сарай янында эштән читләтеп караган. Лебренга тугъры академия аны яңа срокка янә сайлаган, әмма сарай яны интригалары картаючы рәссамның сәламәтлеген какшаткан. Бу авыру көчәю сәбәбе булган, бу авыру 1690 елның 22 февралендә Гобеленнар районында үз йортында үлеме белән тәмамланган. Лебрен Версаль сараеның росписьларын тәмамларга өлгермәгән, аларны эскизлары буенча Ноэль Куапель тәмамлаган. Шарль Лебренның ике ир туганы рәссам булган: Габриэль (1625—1660), живописец һәм гравёр һәм Николя Икенче (1615—1660), живописец-пейзажист. Шулай ук сынчы буларак, мөгаен фамилиядәше Ж.-Б. Пигаль өйрәнчеге Андре-Жан Лебрен һәм шул ук фамилия астында күп башка рәссам мәгълүм. Шарль Лебренның күп санлы өйрәнчекләре арасында Шарль де Лафосс, Рене-Антуан Уасс, Жан Жувене, Гиацинт Риго һәм Франсуа Вердье булган.
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]-
Арсланнарныкына охшаган өч ир-ат башы. Як. 1671. Кәгазь, итальян карандашы, тушь, каурый, пумала, ак буяу. Лувр, Париж
-
Александрның Вавилонга керүе. « Александр Македонияле кыйссасы» сериясеннән. 1665. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Гент шәһәрен һәм цитаделен алты көндә басып алу. 1678. Киндер тукыма, май. Көзге галереясе плафонының детале, Версаль
-
Порсена лагерендә Муций Сцевола. Киндер тукыма, май. Урсулинкалар музее, Макон, Франция
-
Канцлер Сегье портреты. 1661. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
-
Людовик XIV-нең җайдак портреты. XVII гасыр. Киндер тукыма, май. Турне музее
-
Людовик XIV портреты. 1661—1662. Киндер тукыма, май. Версаль
-
Фетнәче фәрештәләрнең төшүе. 1680 елдан соң. Дижон музее
-
Людовик XIV апофеозы. 1677. Нәфис сәнгатьләр музее (Будапешт)
-
Аврораның таң атуы һәм Аполлон сәгате. 1653. Киндер тукыма, май. Карнавале Музее, Париж
-
Үкенүче Мария Магдалина. 1655. Киндер тукыма, май. Лувр, Париж
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых даных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform, платформаи додаҳои боз, ачык кӧргӱзӱлердиҥ платформазы, гом бæрæггæнæнты платформæ — 2011.
- ↑ Charles Le Brun
- ↑ Charles Le Brun — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ 5,0 5,1 Union List of Artist Names
- ↑ 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 6,7 RKDartists
- ↑ BeWeB
- ↑ The Fine Art Archive
- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ https://www.fine-arts-museum.be/nl/de-collectie/artist/le-brun-charles
- ↑ Fonteinsculptuur, kopie, voorstellende Venus met Cupido, centraal beeld van de Venusfontein — 1984.
- ↑ Collectie Boijmans Online — 2010.
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/0000_GRO0470_I
- ↑ https://www.museabrugge.be/collection/work/id/0020_GRO0614_III
- ↑ http://kmska.be/collection/work/data/fhjcsk
- ↑ https://library.nga.gov/permalink/01NGA_INST/1cl1g8d/alma99793793504896
- ↑ Сомов, 1896, с. 425–426; БРЭ, 2010, с. 97.
- ↑ БРЭ, 2010, с. 97; Кудрикова, 2010, с. 242–247 и др..
- ↑ 19,0 19,1 Власов, 1996
- ↑ Thuillier J., Montagu J. Charles Le Brun. 1619—1690: Peintre et dessinateur. — Paris: Ministère d’Etat chargé des Affaires Culturelles, 1963 (BNF 37560568)
- ↑ Chisholm Н. Le Brun, Charles // Encyclopædia Britannica. — Vol. 16 (11th ed.). — Cambridge University Press, 1911. — Рp. 351—352
- ↑ Chisholm, 1911. — Р. 352
- ↑ Власов В. Г. Лебрён, Лебрюн Шарль // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. — Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 486. — ISBN 5-88737-005-X
- ↑ 24,0 24,1 Власов В. Г., 1996. — С. 486
Библиография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Тормышы һәм иҗаты тасвирламалары
- Федотова Е. Д. Шарль Ле Брен : [альбом] / автор текста Елена Федотова. — М. : Белый город, 2011. — 47, [1] с с. : ил., цв. ил.. — (Мастера живописи). — 1000 экз. — ISBN 978-5-7793-2142-6.
- Күргәзмә каталогы
- Thuillier J., Montagu J. Charles Le Brun (1619–1690), peintre et dessinateur : Калып:Lg : [Catalogue de l'] expos. ..., Château de Versailles, juill.-oct. 1963. — Paris, Versailles : Musée national de Versailles, 1963. — LXXVI, 452 p. : ill., ill. en coleur. — Калып:OCLC.
- Башка эшләр
- Бенуа А. Н. История живописи всех времен и народов : в 4 т. / Александр Бенуа. — СПб. : ИД «Нева», 2004. — Т. 4. — 448 с. : ил.. — 5000 экз. — ISBN 5-7654-1889-9. — ISBN 5-7654-3988-8 (т. 4). — Калып:OCLC.
- Сүзлекләр һәм энциклопедияләр
- Власов В. Г. Лебрён, Лебрюн Шарль // Стили в искусстве : Архитектура, графика. Декоративно-прикладное искусство. Живопись, скульптура : словарь : в 3 т. / В. Г. Власов. — СПб. : Кольна, 1996. — Т. 2 : Словарь имён : А—Л. — С. 486. — 543 с. : ил.. — ISBN 5-88737-005-X. — Калып:OCLC.
- Кудрикова С. Ф. Франция. XV–XVIII века : биографический словарь / С. Ф. Кудрикова; автор статьи о Пуссене С. М. Даниэль. — СПб. : Азбука-Классика, 2010. — 588, [2] с. : ил., цв. ил., портр.. — (Художники Западной Европы). — ISBN 978-5-9985-0610-9.
- Лас-Тунас — Ломонос. — М., 2011. — С. 97. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 17). — ISBN 978-5-85270-350-7.
- Лебрен, Шарль // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- Bénézit E. Le Brun (Charles) / E. Bénézit // Dictionnaire critique et documentaire des peintres, sculpteurs, dessinateurs et graveurs de tous les temps et de tous les pays, par un groupe d'écrivains spécialistes français et étrangers : Калып:Lg : in 10 vol. / entièrement refondue, revue et corrigée sous la direction des héritiers de E. Bénézit. — Nouvelle edition. — Paris : Gründ, 1976. — T. 6 : Jacobs — Loyer. — P. 511–513. — 778 p. — ISBN 2-7000-0154-0. — Калып:OCLC.
- Constans C. Le Brun, Charles / Claire Constans // The Dictionary of Art : Калып:Lg : in 34 vols. / edited by Jane Turner. — New York : Grove's Dictionaries, 1996. — Vol. 19 : Leather to Macho. — P. 19–25. — XII, 900 p. : ill.. — Reprinted ed. with minor corrections, 1998. — ISBN 1-884446-00-0. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.
- Le Brun (Lebrun), Charles // Allgemeines Lexikon der bildenden Künstler von der Antike bis zur Gegenwart, begründet von Ulrich Thieme und Felix Becker : Калып:Lg : unter Mitwirkung von etwa 400 Fachgelehrten bearbeitet und redigiert von H. Vollmer, B. C. Kreplin, J. Müller, L. Scheewe, H. Wollf, O. Kellner : in 37 Bd. / herausgegeben von Hans Vollmer. — Leipzig : E. A. Seemann, 1928. — Bd. 22 : Krügner — Leitch. — S. 510–511. — 600 S. — Калып:OCLC.
- Белешмә күрсәткечләре
- Freitag W. M. Art Books : A Basic Bibliography of Monographs on Artists / Wolfgang M. Freitag, ed.. — 2nd ed.. — New York, London : Garland Publishing, 1997. — P. 218. — XXVI, 542 p. — (Garland Reference Library of the Humanities ; vol. 1264). — Nos. 6596–6603. — ISBN 0-8240-3326-4. — Калып:LCCN. — Калып:OCLC.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Калып:WGA
- Шарль Лебрен
- Работы в музеях мира
- Работы в музеях Украины(үле сылтама)Калып:Недоступная ссылка
- Charles Le Brun. Британская энциклопедия. 2020-02-26 тикшерелгән.