Шарль де Монтескьё

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шарль де Монтескьё latin yazuında])
Шарль де Монтескьё
Туган телдә исем Шарль-Луи́ де Секонда́, барон Ля Брэд
Туган 18 гыйнвар 1689(1689-01-18)
Франция , Жиронда департаменты, Ля-Бред коммунасы
Үлгән 10 февраль 1755(1755-02-10) (66 яшь)
Франция, Париж
Күмү урыны Сен-Сюльпис[d]
Милләт француз
Ватандашлыгы Француз корольлыгы
Әлма-матер College of Juilly[d] һәм Сент-Луи лицее[d]
Һөнәре философ, хокук белгече, язучы
Җефет Jeanne de Lartigue[d]
Балалар Jean-Baptiste de Secondat[d]

 Шарль де Монтескьё Викиҗыентыкта

Шарль де Монтескьё, Шарль-Луи́ де Секонда́, барон де Ля Брэд һәм де Монтескьё (фр. Charles-Louis de Seconda, Baron de La Brède et de Montesquieu; 1689 елның 18 гыйнвары, Француз корольлыгы, Жиронда департаменты, Ля-Бред коммунасы — 1755 елның 10 феврале, Париж) — француз фәлсәфәчесе, хокук белгече, язучы. Хакимиятне өч төркемгә (башкарма, суд, кануннар чыгару) бүлү турында теория (фр. séparation des pouvoirs, лат. trias politica) авторы[1]. АКШ Конституциясен төзегәндә (1787 елда кабул ителгән) Монтескьё фикерләре кулланылган.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ля Брэд кальгасе

1689 елның 18 гыйнварында Бордо шәһәре янындагы Ля Брэд кальгасендә аксөяк гаиләсендә туган. 1705 елда Бордода католик көллиятен тәмамлый һәм хокук фәнен тирәнтен өйрәнү өчен Парижга килә. 1714 елда Бордога әйләнеп кайта, шәһәр судында киңәшче, ике елдан судның вице-президенты була.

1721 елда «Фарсы хатлары» романын бастырып, күренекле сатира остасы булып таныла. Романда ике фарсы кешесе хат язышып фарсы җәмгыятен (чынлыкта, король хакимияте һәм дин әһелләре изүе астында яшәүче, тәкәббер, юк-барга ышанучы француз җәмгыятен) каты тәнкыйтьли. Әлеге җәмгыятьтә гыйлемлек тормыштан аерылган, сәнгать хакимнәргә сукырларча сокланудан узмый. Романда яшәүгә көче булмаган, эчтән таркалып баручы җәмгыять күзаллана.

1725 елда «Книд гыйбадәтханәсе» (фр. Le Temple de Gnide) исемле прозада язылган поэмасын иҗат итә. 1726 елда башкалага күчеп, «Парижга сәяхәт» исемле прозада язылган икенче поэмасын чыгара. Әмма язучылык эше генә аны канәгатьләндерми.

1728 елда Парижны калдырып, Аурупаның төрле илләренең хокук институтларын тикшерү максаты белән өч еллык сәяхәткә чыгып китә. Италия, Пруссия, Нидерландларда булгач, ике елга Англиядә туктый. Лондонда инглиз хокук фәнен ныклап өйрәнә, ил парламентының конституция тәҗрибәсен үзләштерә. Инглиз хокук белгечләре, фәйләсүфләре, сәясәтчеләре белән аралашу аның дәүләт-хокук идеаллары формалашуга нык тәэсир итә. Үз идеалларын «Кануннар нигезе турында» исемле төп хезмәтендә чагылдыра.

«Кануннар нигезе турында»[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1748 елда басылган әлеге энциклопедик хезмәтендә, тарихи-чагыштыру алымы кулланып, Монтескьё хокук институтлары барлыкка килүгә географик мохит һәм идарә итү формасы тәэсир итүен күрсәтә. Китапның үзәк темасы — акыллы дәүләт төзелешен кору проблемалары. Монтескьё идарә итүнең демократия, аристократия, монархия формалары яшәргә хокуклы, әмма тирания, деспотизм яшәргә хокуксыз, дип исәпли. Идарә итүнең иң кулай формасы — конституция белән хокуклары чикләнгән монархия дип таба.

«Кануннар нигезе турында» китабын язганда, 1734 елда «Римлыларның бөеклеге һәм җиңелүе сәбәпләре турында уйланулар» әсәрен бастыра. Анда Монтескьё тарихи процессның дингә бәйле үзгәрүе турында фикерне катгый кире кага.

«Табигать һәм сәнгать әсәрләрендә хис турында тәҗрибә» исемле трактаты, авторы вафатыннан соң ике ел үткәч, Дени Дидроның «Энциклопедия»сендә урнаштырыла.

Монтескьёның хезмәтләрен күренекле дәүләт эшлеклеләре җентекләп өйрәнә. Мәсәлән, Екатерина II үзенең «Наказ» әсәрен (1767) Монтескьёның «Кануннар нигезе турында» китабына таянып язуы мәгълүм.

Монтескьё афоризмнары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Канунның артык катгыйлыгы аны үтәүгә киртә булып тора.
  • Кануннар һәркем өчен бердәй мәгънәгә ия булырга тиеш.
  • Тәкәбберлек – ахмакларның калканы.
  • Әз генә белү өчен дә күп укырга кирәк.
  • Бер кешегә карата кулланылган хаксызлык һәркемгә кагыла.
  • Азрак уйлаган саен күбрәк сөйләшәсең.
  • Хакимиятне кулында тоткан һәркем аннан явызларча файдаланырга омтыла.
  • Җинаятькә каршы чара – ул җәза.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Мудрость тысячелетий. Энциклопедия (автор-төзүче Вольдемар Балязин). М.: «ОЛМА-ПРЕСС», 2003, 421-422нче битләр. ISBN 5-224-00562-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]