Шарпудин Әхмәдов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шарпудин Әхмәдов latin yazuında])
Шарпудин Әхмәдов
Туган 5 декабрь 1941(1941-12-05)
Ведено районы[d], Чечен-Ингуш АССР[d], РСФСР, СССР
Үлгән 24 июнь 2016(2016-06-24) (74 яшь)
Грозный, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Чечен дәүләт педагогика институты[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче Чечено-Ингушский научно-исследовательский институт истории, языка и литературы[d] һәм Чечен дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Шарпудин Бачуевич Әхмәдов (чеч. Бачу кӀант Ахмадов Шарпудин; 1941 елның 5 декабре, Тевзана авылы, Веденск районы, Чечен-Ингуш АССР, РСФСР, ССРБ2016 елның 24 июне, Грозный, Чечня, Россия) — совет һәм Россия тарихчысы. Тарих фәннәре докторы, профессор, Чечен Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2003).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чечен-Ингуш АССРның Веденск районы Тевзан авылында Бачу һәм Петимат Әхмәдовлар гаиләсендә туган. Аның сөрген еллары Казакъстан ССРның Павлодар өлкәсендә уза. Шунда ук мәктәпкә бара. Тернәкләндерүдән соң мәктәпне туган якларында тәмамлый[1].

1964 елда Чечен-Ингуш дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын тәмамлый.

1964 елдан алып 1968 елга кадәр Киров-Юртау сигезьеллык мәктәбе директоры урынбасары була. 1974 елда ССРБ Фәннәр академиясенең Тарих институтында «XVIII гасыр ахырында Чечняда халык хәрәкәте» темасына кандидатлык диссертациясе яклый. 1968—1990 елларда Чечен-Ингуш тарих, тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтында эшли. Бу оешмада ул кече фәнни хезмәткәрдән бүлек мөдиренә кадәр юл үтә[2].

1990 елдан Чечен-Ингуш дәүләт университетында, аннары Чечен-Ингуш педагогия институтында башта доцент, соңрак профессор вазыйфасында тарих укыта. 1992 елда Ростов дәүләт университетында «1785—1791 елларда шейх Мансур җитәкчелегендә Төньяк Кавказ горецларының халык-азатлык хәрәкәте» темасына докторлык диссертациясе яклый. 1996 елда баш гыйльми секретарь һәм Чечен Республикасының Фәннәр академиясе Президиумы әгъзасы итеп сайлана. 2006 елда Чечен дәүләт университетының тарих һәм чыганак белеме кафедрасы мөдире була[2].

Төньяк Кавказ халыкларының урта гасыр тарихы өлкәсендә белгеч. Чечня һәм Ингушетия тарихы буенча 130 дан артык фәнни эш, шул исәптән фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәя алган монографияләр авторы. Чечня тарихы буенча гомуми академия хезмәтен язу буенча авторлар коллективы составына керә. «Чечня тарихы борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр» дигән беренче том редакторы.

2005—2007 елларда Чечен дәүләт университеты каршындагы тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау буенча диссертация советы рәисе була. Аның җитәкчелегендә университетның алты хезмәткәре кандидатлык диссертацияләре яклый. 2003 елда аңа «Россиянең Атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелә[2].

Библиография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Китаплар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахмадов Ш. Б., Багаев М. Х., Ерещенко Г. А. Рассказы по истории родного края: Учебное пособие для учащихся 6 класса. — Грозный: Чечено-Ингушское издательско-полиграфическое объединение «Книга», 1991. — 112 с.
  • Ахмадов Шарпудин. Имам Мансур: (народно-освободительное движение в Чечне и на Северном Кавказе под руководством имама Мансура в 1785-1791 гг.). — 2-е изд., перераб. и доп.. — Грозный, Элиста, 2010. — 370 с. — ISBN 978-5-94587-391-9.
  • Ахмадов Шарпудин. Имам Мансур (народно–освободительное движение в Чечне и на Северном Кавказе в конце XVIII века). — Грозный: Чечено-Ингушское издательско-полиграфическое объединение «Книга», 1991. — 287 с.
  • Ахмадов Шарпудин. История Чечни с древнейших времен до конца XIX века. — 2006. — Т. 1. — ISBN 978-5-9889610-3-1.
  • Ахмадов Шарпудин. Общественно-политический строй чеченцев в XVIII веке. — Грозный: АЛЕФ, 2012. — С. 383. — ISBN 978-5-4242-0046-5, 9785424200465.

Мәкаләләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахмадов Шарпудин. Адаты как источник изучения социальных и правовых отношений чеченцев и ингушей в XVIII - XIX вв. // Вестник Академии наук Чеченской Республики : журнал. — 2003. — № 3. — С. 35—39.
  • Ахмадов Шарпудин. Из истории развития вольных (сельских) обществ в горной Чечне и Ингушетии в XVIII - начале XIX в. // Известия высших учебных заведений. Северо-Кавказский регион. Общественные науки : журнал. — 2004. — № 2. — С. 22—26.
  • Ахмадов Шарпудин. К вопросу о социальной стратификации чеченского общества в XVIII веке // Вестник Академии наук Чеченской Республики : журнал. — 2002. — № 1. — С. 96—110.
  • Ахмадов Шарпудин. К историографии развития исторической науки в Чечне в XX в. // Вестник Академии наук Чеченской Республики : журнал. — 2007. — № 1. — С. 126—137.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Аболханова Хь. Тевзанара Iилманча // Даймохк : газета. — 2011. — № 133. — С. 4.
  • Алиева Зарета. Учёные Чечни. — Грозный: ИКАР, 2003. — С. 21—22. — 176 с. — ISBN 5-7974-0075-8.
  • Окаров Иса. «Собирать свою историю по крупицам» // Вайнах : журнал. — 2013. — № 7. — С. 85—89.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Окаров Иса. «Собирать свою историю по крупицам» // Вайнах : журнал. — № 7. — С. 85—89.
  2. 2,0 2,1 2,2 Ахмадов Шарпудин Бачуевич. әлеге чыганактан 2014-04-07 архивланды.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]