Шаунака

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаунака latin yazuında])
Фарсы риваятендә күрсәтелгәнчә Шаунака Маһабһаратамның шлокаларын укый.

Шаунака (Санскрит телендә:शौनक) (IAST:śaunaka) ул остаз һәм Атһарваведада Шакһага караган төшенчә. Ул бигрәк тә Ригведа-Пратисакхья, Бһраддэвата, Чарана-вьюха һәм Ригведаның алты Анукраманисы авторы, мәшһүр Санскрит грамматигы исеме. Ул Катьяяна һәм бигрәк тә Ашвалаянаның остазы дип игълан ителә. Риваятьтә ул Ведик Риши Гритсамада белән тәңгәл китерелә. Вишну Пурана буенча Шаунака Грисамаданың улы һәм тормышның дүрт дәрәҗәләре системасын уйлап чыгарган. Сута маһаамуни риваять хикәяләрен җитәкчлеләре Шаунака маһаамуни булган төркемгә риваять хикәяләрен сөйләгән. Ригведа-Пратисакһья Шаунакага карый дип әйтелә, ул аны башкаларга Наймиша Урманында сатра-яджнада өйрәткән (12 көнлек күп кешеле җыелма яджна), моның турында Чампа шәһәреннән Вишнумитра сөйләгән.[1][2] Шаунаканың Маһабһаратам эпосында роле әһәмиятле. Маһабһаратам Шаунакага Наймиша Урманында җитәкчесе Шаунака булган конклав вакытында Уграсрава Саути дигән хикәя сөйләүче тарафыннан сөйләнгән булган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. (English)Mangaldeva Śāstri, The Rgveda-prātiśākhya with the commentary of санскр. (IAST) Uvaṭa by Śaunaka.; Vaidika Svādhyāya Mandira, Varanasi Cantt.,1959 ,OCLC: 28723321
  2. (Hindi)Virendrakumar Verma, Rgveda-prātiśākhya of Śaunaka Along with санскр. (IAST) Uvaṭabhāshya; Chaukhambha Sanskrit Pratishthan,38 U.A., Jawaharnagar, Bungalow Road, Delhi-110007, Reprint-1999; (also published by Saujanya Books,Delhi, and by Benaras Hindu University)