Шаян ТВ

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаян ТВ latin yazuında])
(ШаянТВ битеннән юнәлтелде)
ШАЯН ТВ

логотип
Тапшыру җирләре

халыкара тапшыру

Тапшыру вакыты

тәүлек буе

Тапшыру теле

татар

Идарә үзәге

420095, Россия, Татарстан Җөмһүрияте, Казан шәһәре, Шамил Усманов урамы, 9 йорт[1].

Канал тематикасы

балалар каналы

Тапшыру башлау вакыты

2018 елның 12 ноябре

Аудитория

15 млн.[2]

Хуҗа

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ

Җитәкчеләр

Әминов Илшат Юныс улы - «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе» АҖ генераль директоры

Сәхабетдинова Рамилә Әхмәтзакир кызы - «ШАЯН ТВ» башкарма директоры - баш мөхәррир

Шигарь

«ШАЯН ТВ» белән бул, телне саклау - менә безнең юл!

Сайт

[1]

«ШАЯН ТВ» — беренче татар телендә тәүлек буе эшли торган балалар каналы. Каналның рәсми сайты аша «ШАЯН ТВ»ны Россиядә генә түгел, ә чит илләрдә дә карарга мөмкин.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән «ШАЯН ТВ» телеканалы тәүге тапкыр эфирга чыкты[3]. Шул ук көнне тапшыруларны онлайн-режимда карау мөмкинлеген тәэмин итүче ШаянТв.ру сайты эшли башлады.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Телеканал заман белән бергә атлый, «ШАЯН ТВ» аудиториясе 0+[3]. «ШАЯН ТВ» каналын 15 млн артык кеше карый [2]. ТР Президенты Миңнеханов Р.Н. «ШАЯН ТВ» балалар телеканалының туган телебезне, мәдәниятне һәм мәгарифебезне саклап калуда әһәмияте зур дип саный.

Shayantv.ru сайты татар, рус, инглиз телләрендә эшли. Сайтны https://shayantv.ru/ сылтамасы аша табарга була. Өйдә, юлда – «ШАЯН ТВ» һәркайда, чөнки сайт теләсә кайсы смартфон өчен җайлаштырылган. Бер төймәгә басу белән, «ШАЯН ТВ»ның социаль челтәрләрдәге рәсми битен күзәтергә мөмкин: Инстаграм һәм Вконтакте. Шулай ук «ШАЯН ТВ»ның мобиль кушымтасын Google Play һәм App Store аша йөкләп, канал белән бер дулкында булырга мөмкин.

«ШАЯН ТВ» тапшыруларын карау ысуллары[2] Исемлек
Спутник челтәрләре «Триколор» «НТВ+» «Триколор» «ABS-2A» «МТС»
Цифрлы мульплекслар «Таттелеком» «МТС» «Ростелеком» «КазГорСеть» «Дом.ру»
Рәсми сайт https://shayantv.ru
Видеоязмалар хостингы https://www.youtube.com/channel/Шаян_ТВ
Бүтән ысуллар Google Play кушымтасы App Store кушымтасы

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«ШАЯН ТВ» каналының төп максаты – татар телен популярлаштыру; мультфильмнар, фәнни-популяр фильмнар, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче тапшырулар аша балаларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта каналда 20дән артык танып-белүне, белем бирүне һәм фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар эфирга чыга. «ШАЯН ТВ»ның дубляж студиясе каналның контентын үстерүгә зур өлеш кертә. Татар теленә иң яхшы мультфильмнар, халыкара дәрәҗәдәге фәнни-популяр, документаль һәм әдәби жанрдагы тапшырулар тәрҗемә ителгән.

Даими рәвештә канал балалар иҗатын үстеру буенча эш алып бара, конкурс һәм фестивальләр оештыра. Алар арасында: «Балачак җыры» балалар җыры бәйгесе һәм «Сәйлән» балалар телевизион җыр фестивале.

Каналда Телевизион блогерлар мәктәбе эшли. 2020 елда аның филиалы Димитровград шәһәрендә һәм «Бала-Сити» полилингваль балалар үзәге нигезендә  ачылды.

Бүләкләре һәм мөкәфәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «ШАЯН ТВ» каналы «Карусель» телеканалы үткәргән «Главные герои – 2019» милли балалар премиясендә «Ел ачышы» номинациясенә җиңүче дип табылды.
  • «ШАЯН ТВ» телеканалы X дөньякүләм интернет-проектлар "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең «Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» һәм «Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта» номинацияләрендә беренче урын алды.
  • «Калеб» тапшыруы IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары «Татар рухы һәм каләм» бәйгесендә «Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» номинациясендә җинде.
  • «ШАЯН ТВ» «Тэфи KIDS-2020» милли телевизион премиянең "Балалар өчен телевизион программа режиссеры" номинациясендә финалист дипломына лаек булды.
  • 2023 ― Муса Җәлил исемендәге республика премиясе[4]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]