Швециядә ислам
Швециядә ислам (швед. Islam i Sverige) — Швеция территориясендә ислам дине. Ислам — христианлыктан соң илдә әһәмияте буенча икенче дин. Швеция халкының (10 036 мең кеше) 8, 10 % ы (800 мең кеше) — Ислам дине тарафдары (2020)[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Швеция территориясендә ислам мәдәнияте белән беренче танышу викингларның VII—X гасырларда ислам илләре белән сәүдә иткән чорга туры килә.
Яңа заманда мөселман илләреннән иммиграция Швециядә демографиягә көчле йогынты ясый. 1930 елда Швециядә халык санын алу нәтиҗәләре «мөселманнар һәм башка Азия конфессияләре» төркеменә 15 кешене кертә. Хәзерге Швециядә беренче булып теркәлгән мөселман җәмгыяте фин татарлары була, алар 1940-елларда Финляндия һәм Эстониядән күчеп килгән.
Ислам дине тарафдарлары Швеция территориясендә 1960-еллар ахырында күпләп барлыкка килгән. 1970-елларда мөселманнар, нигездә, Якын Көнчыгыштан, Әфганстаннан, Иран һәм Гыйрактан күчеп килгән кешеләр һәм аларның Швециядә туган балалары. Мөселманнарның икенче зур төркеме — элекке Югославия республикаларыннан (күпчелек өлеше Босния һәм Герцеговинадан) күчеп килгән мөһаҗирләр. Шулай ук Сомали һәм Мароккодан күченгән кешеләр дә бар.
2000 елда Швеция территориясендә 300 мең — 350 мең мөселман яшәгән, бу ил халкының якынча 3,5 % ын тәшкил иткән. Шулардан якынча 100 мең кеше — яңа буын мөселман, ягъни Швециядә мөселман гаиләләрендә туган мөселманнар булган. Ислам дине тарафдарларының саны 2009 елда 450 меңнән 500 меңгә кадәр җиткән (ил халкының 5 % ы тирәсе). 2009 елда Швеция мөселманнары берлегендә 106 327 әгъза теркәлгән булган.
1987 елда Швеция ислам берлеге (швед. Islamiska förbundet i Sverige, IFiS), 1990 елда Швеция ислам шурасы (швед. Sveriges muslimska råd, SMR) оештырылган.
2017 елда Швециянең тугыз мәчетендә имамнар Төркия дин эшләре идарәсе (Diyanet) тарафыннан җибәрелгән һәм хезмәт хакы түләнгән [2].
Мәчетләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Стокгольм җәмигъ мәчете
Швециядә мөселманнарның намаз уку һәм мөселман төркемнәренең социаль активлыгы өчен кулланылучы берничә мәчете бар[3]. Швециянең беренче мәчете — 1976 елда Гётеборгта Әхмәдия тарафдарлары төзегән Насир мәчете. 1984 елда Мальмё мәчете, 1995 елда Уппсала мәчете төзелгән. 2000-елларда: Стокгольм мәчете (2000 ел), Умео мәчете (2006 ел) һәм Фиттья районы мәчете (Стокгольм, 2007 ел). Согуд Гарәбстаны, БГӘ һәм Ливия хөкүмәтләре Швециянең иң зур мәчетләрен төзүгә финанс ярдәме күрсәтә.
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Islamiska Förbundet (Ислам лигасы)(швед.)
- Stockholms Moské (Стокгольм мәчете)(швед.)
- Muslims in Sweden 2009 елның 25 июнь көнендә архивланган.(ингл.)
- Links: Islam in Western Europe: Sweden(ингл.)
- List of Mosques in Stockholm(ингл.)
- IslamGuide Association(швед.)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Muslim Population By Country 2020 2019 елның 1 сентябрь көнендә архивланган.(ингл.)
- ↑ Erdogans kampanj sprider rädsla bland turksvenskar (Әрдоган кампаниясе шведлар арасында курку уята)(швед.)
- ↑ David Westerlund, Ingvar Svanberg, Islam outside the Arab world, Palgrave Macmillan, 1999, ISBN 978-0-312-22691-6, p. 392
Дәүләтләр | Австрия • Азәрбайҗан • Албания • Алмания • Андорра • Әрмәнстан • Беларусия • Бельгия • Болгария • Босния һәм Герцеговина • Бөекбритания (Англия, Төньяк Ирландия, Уэльс, Шотландия) • Греция • Гөрҗистан • Дания • Ирландия • Исландия • Испания • Италия • Казакъстан • Каратау • Кипр • Латвия • Литва • Лихтенштейн • Люксембург • Маҗарстан • Мальта • Молдова • Монако • Нидерланд • Норвегия • Польша • Португалия • Румыния • Россия Федерациясе • Сан-Марино • Сербия • Словакия • Словения • Төньяк Македония • Төркия • Украина • Финляндия • Франция • Хорватия • Чехия • Швейцария • Швеция • Эстония |
---|---|
Буйсынган территорияләр | Аланд утраулары • Гернси • Гибралтар • Джерси • Мэн утравы • Фарер утраулары • Шпицберген • Ян-Майен |
Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр | Абхазия • ДМҖ • ДХҖ • Косово • ЛХҖ • Көньяк Осетия • Таулы Карабаг • ТКТҖ |