Швиц сыеры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Швиц сыеры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
CH cow 2.jpg

Швиц сыеры (алман. Braunvieh — «көрән мал», рус. швицкая) — мөгезле эре терлекнең сөт һәм ит бирә торган токымы. Токым Швейцариянең таулы төбәкләрендә (Швиц (алман. Schwyz) кантонында) Шәрекътән борын заманда алып китерелгән кыска мөгезле терлектән чыккан хайваннарны сайланыш белән барлыкка килде.

Төсе коба — сыек сорыдан куе көрәнгәчә, сыртта җилкәдән койрык төбенәчә аксылрак; кара кучкыл борын тирәсендә аксыл төк капламы.

Токымда “сөткә-иткә”, “сөткә” һәм “иткә-сөткә” төрләрен аерыралар. АКШта уртача еллык савымы 5000 кг һәм сөтнең майлылыгы 4,5 % белән “сөткә” төрне барлыкка китергәннәр. Советлар Берлегендә мал күбесенчә “сөткә-иткә” төрдәге.

Үгезләрнең авырлыгы 800–950 (кайвакыт 1200 гәчә) кг, сыерларның — 550–600 (кайвакыт 800 гәчә) кг. Печелгән бозауларның авырлыгы, симертү өчен ашаткач, 1½ елда 500 кг. Сугым чыгышы 60 %. Уртача еллык савымы 3500–4000 кг, сөтнең майлылыгы 3,7–3,8 %.

1985 елның 1 гыйнварда Советлар Берлеге хуҗалыкларында 2460 мең баш бар иде. Русиянең үзәк өлкәләрендә һәм Төньяк Кавказда үрчетәләр. Җирле терлекне швиц токымы белән кушылдыру аркасында коба мал саны күбәйгән. Аның нигезендә сыерларның яңа токымнарны (кострома, алатау, лебедин, кавказ коба һәм карпат коба) барлыкка килделәр.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сельскохозяйственный энциклопедический словарь (тат. Авыл хуҗалыгы энциклопедия сүзлеге). — М.: Советская энциклопедия, 1989. — 718 с.