Шейерман-Мау чире

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шейерман-Мау чире latin yazuında])
Шейерман-Мау чире
Сурәт
... хөрмәтенә аталган Holger Werfel Scheuermann[d]
ICD-9-CM 732.0[1][2]
NCI Thesaurus идентификаторы C34999[1]
 Шейерман-Мау чире Викиҗыентыкта

Шейерман-Мау авыруы мондый чирдән интеккән кешеләрне күзәтеп язып чыккан табиб-автор исеме белән аталган. Остеохондропатиянең бер төре ул. Остеохондропатия (кимерчәк янындагы сөякләрнең ялкынсынуы)—бер төр авыруларның гомуми аталышы, сөякнең көпшәк матдәсендә асептик некроз ясалганнан соң, буыннарның функциональ бозылышына һәм зарарланган сөякнең деформацияләнүенә китерә. Авыру кайвакыт тумыштан килә.

Бу авырулар өчен травмалар, инфекцияле авырулар һәм матдәләр алма­ шы бозылу очраклары, әгъзалар, организмның периферик өлкәләренең үзәк нерв системасы белән бәйләнеше бозылу куркыныч факторлар булып тора.

Шейерман-Мау авыруы белән интеккән кешеләрнең умырткалыклары үсү зонасында сөяк һәм кимерчәкләре зарарланып, умырткалыкның кәкрәюенә . китерә. Икенче төрле бу авыруны үсмерләр бөкресе дип атыйлар. Авыру күбесенчә балалар арасында очрый. Тәннең авыртуы турайган вакытта, кул ( белән басканда көчәеп китә. Авыру бик тиз талчыга, арый. Вакыт үтү белән аның күкрәге тирәсендә бөкре ясала башлый. Шуңа күрә кичекмәстән табибларга күренеп чарасын күрү дәвалау ата-аналар өчен бик мөһим. - Табиблар рентген белән тикшергәндә, умырткаларның үсү зонасында чөйсыман үзгәреш (деформация) күзәтәләр.

Дәвалау процессында авыруны каты урынга яткыралар. Моның өчен тактадан щитлар ясыйлар. Алдагы стадиясендә гипстан ясалган караватлар : кулланалар. Арка һәм эч мускулларын ныгыту өчен, физик дәвалау күнегүләре. хәрәкәт, җылылык, су, һава, электр, механик процедуралар уздыралар, ч Болардан башка физиотерапия бүлмәләрендә кальций хлориды белән дәва­ лыйлар, кокарбоксилаза, озокерит, шифалы ләм аппликацияләре ясыйлар.

Комплекслы алып барылган дәва, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]