Шенол Гүнеш

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шенол Гүнеш latin yazuında])
Шенол Гүнеш
Туган телдә исем төр. Şenol Güneş
Туган 1 июнь 1952(1952-06-01)[1] (71 яшь)
Трабзун, Төркия
Ватандашлыгы  Төркия
Әлма-матер Черноморский технический университет[d]
Һөнәре футболчы, футбол тренеры
Спорт такымы әгъзасы Трабзонспор, Akçaabat Sebatspor[d], Төркиянең милли футбол җыелмасы һәм Akçaabat Sebatspor[d]

 Шенол Гүнеш Викиҗыентыкта

Шенол Гүнеш (төр. Şenol Güneş; 1952 елның 1 июне, Трабзон, Төркия) — Төркия футболчысы һәм тренеры. Төркия җыелма командасының баш тренеры.

Уенчы карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шенол Гүнеш үз карьерасы башында «Эрдогду Генчлик» һәвәскәрләр командасы капкачысы була. Соңрак ул «Трабзонспор» югары дивизионы клубына күчә һәм анда 15 сезон үткәрә. Үз клубы белән бергә ул 1975—1984 елларда 6 чемпион титулын яулый.

Тренер карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенчы карьерасын тәмамлагач, Шенол туган клубында тренер ярдәмчесе булып эшли башлый. 1994 елда ул «Трабзонспор»ның баш тренеры вазыйфасына билгеләнә. 1995/96 сезонының уңышсыз финишыннан соң («Трабзонспор» чемпионлык өчен көрәштә «Фенербахче»га 2 очко оттырган), Шенол Гюнеш клубтан китә. Шуннан соң ул түбәндәге командаларның тренеры була: «Болуспор», «Истанбулспор», аннары яңадан «Трабзонспор», «Антальяспор» һәм «Сакарьяспор».

2000 елда Гүнеш Төркия җыелма командасының баш тренеры була. Аның җитәкчелегендә команда 2002 елгы дөнья чемпионатына сайлап алу циклын үз төркемендә икенче урында тәмамлый, шуннан соң Австрия җыелма командасын җиңә. Төркия командасы 48 ел эчендә беренче тапкыр Корея һәм Япониядәге дөнья чемпионатына эләгә ала, анда алар ярымфиналга үтә һәм турнирның булачак җиңүчеләренә бразилиялеләргә 1:0 исәбе белән оттыра. Өченче урын өчен матчта төрекләр Көньяк Корея командасын 3:2 исәбе белән җиңәләр һәм бакыр медальләр яулылар. Бу уңыш Гүнешка УЕФА версиясе буенча «2002 ел тренеры» исемен бирә.

Аның җитәкчелегендә Төркия җыелма командасы 2004 елгы Аурупа чемпионатының финал өлешенә уза алмагач, Латвия җыелма командасына каршы матчта оттыргач, Гүнеш җыелма команданың баш тренеры вазыйфасыннан азат ителә. Шуннан соң үз карьерасында өченче тапкыр 2004 елдан 2006 елга кадәр «Трабзонспор» клубының баш тренеры була. Кайбер уңышсызлыклардан соң ул Трабзоннан китә һәм 2007 елда «Сеул» ФК белән өч еллык контрактка кул куя.

2015 елның 11 июнендә «Бешикташ» клубының баш тренеры итеп билгеләнә. Контракт тагын бер елга озайту мөмкинлеге белән ике елга имзалана[2]. Истанбул командасы белән Гюнеш ике тапкыр рәттән Төркия чемпионатында җиңеп, үз карьерасында беренче чемпион титулларын яулый.

2019 елның 28 февралендә Төркия футбол федерациясенең рәсми сайты хәбәр иткәнчә, Гүнеш яңадан Төркия җыелма командасының баш тренеры вазифасын биләячәк һәм 1 июльдән эшкә керешәчәк[3]. Әмма март аенда ук команданы җитәкләгән[4].

Казанышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Уенчы буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия байрагы «Трабзонспор»

  • Төркия чемпионы (6): 1975/76, 1976/77, 1978/79, 1979/80, 1980/81, 1983/84
  • Төркия Кубогы иясе (3): 1976/77, 1977/78, 1983/84
  • Төркия Суперкубогы иясе (3): 1975/76, 1977/78, 1984/85

Тренер буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төркия байрагы «Трабзонспор»

  • Төркия вице-чемпионы (4): 1994/95, 1995/96, 2004/05, 2010/11
  • Төркия Кубогы иясе (2): 1994/95, 2009/10
  • Төркия Суперкубогы иясе (2): 1995, 2010

Көньяк Корея байрагы «Сеул»

  • Корея вице-чемпионы: 2007/08

Төркия байрагы Төркия Җыелма Командасы

Төркия байрагы «Бешикташ»

Шәхси

  • УЕФА версиясе буенча ел тренеры: 2002

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Transfermarkt.com — 2000.
  2. Beşiktaşımıza Hoş Geldin Şenol Güneş. Beşiktaş Jimnastik Kulübü Resmi Sitesi (11.06.2015). 11 June 2015 тикшерелгән.
  3. Гюнеш приступит к обязанностям главного тренера сборной Турции летом
  4. Шенол Гюнеш исполнит обязанности главного тренера в матчах с Албанией и Молдовой(үле сылтама)