Шива Гыйбадәтханәсе, Мускат
Һинд дине гыйбадәтханәсе | |
Шива Гыйбадәтханәсе, Маскат
| |
Ил | Оман |
Урнашу урыны | Маскат губернаторлыгы, Матрах, Иске Оман |
Координатлары | 23°36′35″ т. к. 58°35′18″ кч. о.HGЯO |
Дин | Шива Ходаена табыну |
Кайсы дини агымга карый | Мотешвар Махадэв һәм Хануман Ходаена табыну |
Нигезләнгән | 1892-1909 |
Шулай ук Мотишвар Мандир буларак мәгълүм Шива гыйбадәтханәсе Оманда, Иске Оманның Маттрах даирәсендә Әл Галәм Сарае янында урнашкан гыйбадәтханә комплексы. Ул Фарсы култыгында иң борынгы Һинд дине гыйбадәтханәләренең берсе.[1] Гыйбадәтханәдә күп Һинд дине бәйрәмнәре уздырыла, мәсьәлән, Васант Панчми, Рамнавами, Хануман Джаянти, Шраван һәм Ганеш Чатуртхи. Махашиваратри вакытында 20 000-нән артык Һинд дине тарафдарлары гыйбадәтханәгә килә.[2]
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гыйбадәтханә 109-125 ел элек Оманда Гөҗарати сәүдәгәрләр җәмәгате тарафыннан төзелгән дип санала. Кутчтан Бһатия сәүдәгәрләр җәмәгате Маскатка 1507 елда килеп урнашкан.[2]
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Комплекс өч гыйбадәтханәдән тора - Шри Ади Мотишвар Махадэв Гыйбадәтханәсе, Шри Мотишвар Махадэв Гыйбадәтханәсе һәм Шри Хануманҗи Гыйбадәтханәсе.[3][4] Гәрчә Маскат чүл булса да, гыйбадәтханә коесында ел буе су була.[2] Гыйбадәтханәдә өч каһин бар һәм шулай ук өч тәэмин итүче персонал һәм дүрт идарә итүче персонал, һәм шулай ук хезмәтләрен тәкъдим итүче күп волонтёрлар.[5]
Һиндстанның премьер-министры Нарендра Моди гыйбадәтханәгә Оманга зиярәт вакытында 2018 елның 12 февралендә килеп абхишекам башкарган һәм Гыйбадәтханә Менеджменты Комитеты әгъзалары белән бергә эшләгән.[6]
Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Modi visits 125-year-old Shiva temple (12 February 2018). 14 February 2018 тикшерелгән.
- ↑ 2,0 2,1 2,2 This is the temple PM Narendra Modi will visit in Oman (12 February 2018). 14 February 2018 тикшерелгән.
- ↑ PM Modi visits Shiva Temple in Muscat (12 February 2018). 14 February 2018 тикшерелгән.
- ↑ PM Modi Visits Shiva Temple In Muscat, One Of The Oldest In Gulf. 14 February 2018 тикшерелгән.
- ↑ https://indianexpress.com/article/world/this-is-the-shiva-temple-pm-narendra-modi-will-visit-in-oman-muscat-060333/
- ↑ Narendra Modi prays at a 125-year-old shiva temple in Muscat (en-IN) (12 February 2018). 14 February 2018 тикшерелгән.