Ширван Гыйззәтов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ширван Гыйззәтов latin yazuında])
Ширвән Гыйззәтов
Туу датасы 8 октябрь 1904(1904-10-08)
Туу урыны Ырынбур өлкәсе Иләк районы, Мохран авылы
Үлем датасы 30 октябрь 1944(1944-10-30) (40 яшь)
Үлем урыны Маҗарстан
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре Пехота пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, лейтенант
Җитәкчелек иткән взвод
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыКызыл Йолдыз ордены

Кызыл Йолдыз ордены

I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Ширвән Гыйззәтов, Ширвән Әдият (Һидият) улы Гыйззәтов (Гыйззәтев[1]), рус. Гизатов Ширван Адиатович (1904 елның 8 октябре, Ырынбур өлкәсе, Иләк районы, Мохран1944 елның 30 октябре, Маҗарстан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм һәлак булган Советлар Берлеге Каһарманы (24.03.1945, вафатыннан соң), лейтенант, укчы взвод командиры.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1904 елның 8 октябрендә[2] хәзерге Ырынбур өлкәсе Иләк районы Мохран авылында эшче гаиләсендә туган. Батрак булып ялланып эшләгән. Күмәк хуҗалыклар төзүдә катнаша. «Урта Идел» әртиленең беренче рәисе була. 1942 елның мартыннан Кызыл гаскәрдә. Сәяси хезмәткәрләр курсларын тәмамлаган (1942). Бераз вакыт 5нче гвардия армиясенең офицерлар составы кадрлар резервында торган.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бронь булуга карамастан, фронтка үзе теләп китә. 1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: Төньяк-Көнбатыш, Резерв, Дала, 2нче Украина, Сталинград фронтлары составында Демянск юнәлешендә (1943), Курск дугасында (1943), Днепр өчен сугышта (1943), Кировоград (1944), Корсунь-Шевченко (1944), Яссы-Кишенәү (1944) һөҗүм итү операцияләрендә катнаша. 2нче Украина фронты 53нче армия 228нче укчы дивизия 795нче укчы полкның взвод командиры булып хезмәт итә. Сталинград өчен сугышта яралана, ләкин сафта кала. Дебрецен операциясенең соңгы этабында, Тиса елгасы өчен сугышларда каһарманлык күрсәтә. 1944 елның 25 октябрендә Маҗарстанда Ш. Гыйззәтов җитәкчелегендәге взвод Тисафюред шәһәре (хәзерге Маҗарстанның Яс-Надькун-Сольнок медьесы) янында төнлә Тиса елгасын кичә, уң як ярда дошманның ныгытылган саклану төененә бәреп керә, дошманның окопларына кереп урнаша, аларны елгадан кысрыклый, 4 тәүлек эчендә 18 контрһөҗүмне кире кайтара, төп көчләр килеп җиткәнче, яуланган плацдармны тотып тора.
1944 елның 30 октябрендә Маҗарстан һәм Чехословакия чигендә һәлак була. Һәлак булган урыннан ерак түгел Косиговцы (Косиговце) авылында (Маҗарстан) аерым кабердә җирләнә.
1945 елның 24 мартында Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Туган авылында бюсты.
Автор — Н.Петина
  • 1975 елда Мохранда мәрмәр бюст урнаштырылган. Авторы — Надежда Петина, РФ атказанган скульпторы.
  • Туган авылында урамга исеме бирелгән.
  • Мухран төп гомуми белем бирү мәктәбе каһарман исемен йөртә[3]. Мәктәптә каһарман исемендәге призга көрәш буенча турнир үткәрелеп килә. Мәктәп балалар оешмасы озак еллар каһарман исемен йөрткән.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сугышка киткәндә 5 баласы булган.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Татарская энциклопедия. В 6 т. Т.2 (Г-Й). Казань, 2005.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Әхмәтҗанов З.Ә. Утлар-сулар аша. Казан, 1969.
  2. Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]