Ширпур, Махасамунд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ширпур, Махасамунд latin yazuında])
Истәлекле урыннар
Ширпур
Срипура, Шрипура
Ширпурда Һинд дине гыйбадәтханәләре
Ширпурда Һинд дине гыйбадәтханәләре
Ширпурда Һинд дине гыйбадәтханәләре
Урнашу урыны Һиндстан, Чһаттисгарх, Махасамунд районы
Координатлары 21°20′43″ т. к. 82°11′05″ кч. о.HGЯO
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Шива Ходаена табыну

Ширпур ул Чаттисгарх штатында Махасамунд шәһәреннән 35 км да һәм Райпурдан 78 км да Махасамунд районында авыл.[1] Ул Маханади Елгасы ярларында урнашкан.[2]

Ширпур борынгы заманнарда Пандуванши династиясенең башкаласы булган. Авылда Ширпур Һәйкәлләр Төркеме урнашкан, анда Буддачылык, Һинд дине һәм Җәйничелек гыйбадәтханәләре һәм монастырьлары урнашкан. Болар 5-енче гасырдан 12-енче гасырга кадәр вакыт белән даталана.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ширпурда Һинд дине гыйбадәтханәсеннән 8-енчедән алып 9-ынчы гасырга кадәр даталанган сәнгать әйбере.
Ширпурда Шива гыйбадәтханәсеннән Маханади елгасының манзарасы.

Борынгы Һинд дине язмаларында Шрипур, Шрипура яки Ширпур (турыдан-туры мәгънәдә "муллык, Лакшми, алкышлар шәһәре") ул Маханди Елгасы буенда төп археологик урын булып тора.[3] Ширпур борынгы заманнарда Пандуванши династиясенең башкаласы булган.
Урын Рамаяна әһәмиятенең Рама һәм Лакшмананың гыйбадәтханә хәрабәләре өчен мәшһүр һәм шулай ук Шиваизмга, Шактизмга, Буддачылыкка һәм Җәйничелеккә карый торганнары өчен. 1950 елдан соң, һәм аеруча 2003 елдан соң урында археологик казуларда, 22 Шива гыйбадәтханәсен, 5 Вишну гыйбадәтханәсен, 10 Буддачылык Вихарасын, 3 Җәйничелек Вихарасын, 6-ынчы/7-енче гасыр базарын һәм снана-кундны (юыну йорты) табылган булган.[3]

Урын Кытай сәяхәтчесе Сюанзанг мемуарларында монастырьлар һәм гыйбадәтханәләр урнашу урыны буларак искә алына. 1872 елда монда колониаль Британия Һиндстаны рәсмие Александр Каннинхэм зиярәт кылган. Аның Ширпурда Лакшман (Лакшмана) гыйбадәтханәсе турында мәгълүматы халыкара игътибар җәлеп иткән.

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәдәният Җәйничелек, Буддачылык һәм Һинд дине тарафдарлары өчен дини сәфәр кылу урыны булып тора. Биредә Макар Санкранти вакытында төп ярминкә (мела) була.

Транспорт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ширпурга Райпурдан дүрт узулы 53 Милли Шоссе буенча килеп була. Райпурны һәм Ширпурны регуляр автобус рейслары тоташтыра.
Иң якын тимер юл станциясе булып Махасамунд тимер юл станциясе тора (35 км).
Иң якын аэропорт булып Райпурда Свами Вивекананда аэропорты тора, аннан Һиндстанның төп шәһәрләренә көн саен очышлар була.

Манзаралар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Sirpur raipur.gov.in
  2. SIRPUR : A Goldmine of History Prasar Bharti
  3. 3,0 3,1 Atula Kumar Pradhan and Shambhoonath Yadav (2013), Sirpur - A unique township of early medieval India, Proceedings of the Indian History Congress, Vol. 74 (2013), pp. 854-864
  4. Archived copy. әлеге чыганактан 2014-08-01 архивланды. 2014-08-06 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]