Зәй урман хуҗалыгы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Зәй урман хуҗалыгы latin yazuında])
Зәй урман хуҗалыгы
рус. Заинский лесхоз
Элеккеге исемнәр
Ширәмәт урман сәнәгате хуҗалыгы (1931―1959)
Зәй урман сәнәгате хуҗалыгы (1959―1992)
Төр
ДБУ
Сәнәгать тармагы урманчылык
Нигезләнгән 1931 ел
Штаб-фатир 423524, Татарстан, Зәй шәһәре, Пионер ур., 16
Төп затлар
директор Ранил Рәсүл улы Мөхәммәдиев
Продукциясе
агач эшкәртү материаллары
Хезмәткәрләр саны
570―600 (1994)
Сайт minleshoz.tatarstan.ru

Зәй урманчылыгы белән бутамагыз

Зәй урман хуҗалыгы (рус. Заинский лесхоз), 1992 елга хәтле ― Зәй урман сәнәгате хуҗалыгы (рус. Заинский леспромхоз, ЛПХ), 1959 елга кадәр ― Ширәмәт урман сәнәгате хуҗалыгы (рус. Шереметьевский леспромхоз) ― Татарстанның 4 муниципаль районы (Түбән Кама, Зәй, Яңа Чишмә, Әлмәт) территориясендә урнашкан, Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы оешма. Республикада алдынгы урман хуҗалыкларының берсе. Бүгенге Зәй урман хуҗалыгы — югары механикалаштырылган һәм заманча техника белән җиһазландырылган предприятие. Хезмәт коллективы җитештергән продукция Венгриягә, Финляндиягә һәм Швециягә чыгарыла.

Зәй районы Светлое Озеро авылы янында чүп полигоны урынында Зәй урманчылары чыршы һәм карагай утырта[1].
2018 елның 28 мае

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Афраим улы Кузюров (у) Зәй урман хуҗалыгы эшчеләре янында[2].
2018 елның 22 мае
Зәй урман хуҗалыгы эшчеләре такта ярдыра[2].
2018 елның 22 мае

Урман хуҗалыгының үзәк базасы Зәй шәһәре эченә керә, Куйбышев тимер юлының БөгелмәЧаллы (Круглое поле)Әгерҗе линиясендәге Зәй тимер юл станциясеннән 1,5 км, Чаллы пристаненнән 60 км ераклыкта урнашкан. Урман хуҗалыгы территориясе төньяктан көньякка 60 км, көнчыгыштан көнбатышка 50 км га сузылган.

Урман хуҗалыгының билгеләнеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй урман хуҗалыгы составында 5 урманчылык―кишәрлек (Түбән Кама районы Болгар авылында, Зәйдә, Кушник авылында[3], Яңа Чишмә районы Өргәнчә авылында, Әлмәт районы Ямаши авылында). Аларга 56 116 га урман фонды (лесфонд) беркетелгән. Зәй урман хуҗалыгы үсентеләрне районлаштыру буенча урман-дала табигый зонасына туры килә. Уртача-континеталь климат. Климат формалашуга җәй көне эссе һәм корылык алып килүче көньяк-көнбатыш һәм көньяк, кыш көне суык һава алып килүче төньяк җилләре тәэсир итә. Имән һәм каен, шулай ук җимеш агачларына 1941―1942 һәм 1978―1979 еллардагы кырыс кышлар зур зыян сала. Урман хуҗалыгы фондының 75 % ы ― усак, каен, юкә, 15 % ы ― имән, корычагач, 9 % ы ― ылыслы агачлар.

1962―1992 елларда: 30 км озынлыктагы ЗәйАЭС тимер юлын сузу, нефть скважиналары бораулау, урман аша нефтьүткәргеч магистральләр, электр чыбыклары сузу өчен мәйданнар кирәк булу һ. б. сәбәпләр аркасында лесхозның урман мәйданы 1,5 мең гектарга кимегән. Киселгән урманның 90 % ына усак, каен, юкә утыртыла. Лесхозда 35 га җирдә нарат, имән, каен, чыршы һ. б. затлы агачлар үсентеләрен булдыру өчен урман питомнигы булдырылган. Питомник продукциясе җирле урман хуҗалыгын яңартуга, башка районнарга, чит төбәкләргә сатуга китә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1931 елда оешкан[4].

Бөек Ватан сугышы елларында фронтка һәм оборона заводларына 50 мең кубометрга кадәр урман озаткан[5]

1959 елның 25 июненә кадәр Ширәмәт урман сәнәгате хуҗалыгы (рус. Шереметьевский леспромхоз, ЛПХ) дип аталган һәм хуҗалыкның үзәк базасы Ширәмәт районы үзәге Ширәмәт авылында урнашкан булган. 1951―1961 елларда хуҗалык директоры ― С. М. Хенвен. ЛПХның аерым бүлекчәләрен Зәй тирәсенә 1956 елның язында күчерә башлыйлар: Иштирәк авылыннан күчереп, Кармалка урман кишәрлеге (рус. Кармалинский лесопункт, башлыгы ― Бакланов, соңыннан ― Нәбиуллин) оештыралар. Ширәмәт ЛПХ дирекциясе Зәйгә 1959 елның язында күчерелә. Төп җитештерүче көчләр күчерелгәч, үзагач (древесина) эшкәртү буенча җитештерү куәтләре барлыкка килә. Агач эшкәртү белән баштарак, аерым алганда, Кармалка һ. б. урман кишәрлекләрендә (лесопункт), күпчелек Мирный бистәсендәге түбән складта шөгыльләнгәннәр. Мирный бистәсенең Зәй район советы башкарма комитетының 1959 елның 16 июнендәге карары белән бирелгән беренче исеме – Урман Зәе бистәсе (рус. Лесной Зай), 1959 елның октябрендә бистә исеме Мирный итеп үзгәртелгән; РСФСР Югары Советы Президиумының 1978 елның 5 апрелендәге «Яңа Зәй эшчеләр бистәсен республика буйсынуындагы Зәй шәһәре итеп үзгәртү турында» указы белән Зәй шәһәре составына кертелгән, хәзер Зәй шәһәренең Мирный микрорайонын тәшкил итә. Ширәмәттән 1957 елда Зәйгә (Мирный бистәсенә) беренче күченгән агач эшкәртүчеләр: Н. Романенко ― прораб, бертуган Филипповлар ― машина йөртүчеләр, А. Бушуев ― төзелеш мастеры, Н. Әхмәдиев ― сатучы, В. Петров ― куркынычсызлык техникасы буенча инженер һ. б. 1959 елның уртасында бистәдә ~300 гаилә, ~1000 кеше яшәгән. Бистә кешеләренең зур күпчелеге Зәй урман сәнәгате хуҗалыгында, ягъни түбән складта агач эшкәртүдә эшләгән: үзагачтан халык кулланышы товарлары (пиломатериал, фанера, әрҗә кряжы, йомычка, ДСП, тышлау өчен щитлар, ягулык утын һ. б.) ясаган. Бистә халкының бер өлеше югары складта (урман кисүдә) эшләгән. Урман эшкәртүчеләр яшәгән бистәдә (микрорайонда) күпчелек йортлар бер катлы, агачтан.

Зәй урман сәнәгате хуҗалыгының (ЛПХ) оешкан беренче елларында әзерләнгән агачны түбә ябу өчен һәм идән такталары итеп эшкәрткәннәр. Кисмәк (мичкә) җитештерүчеләргә имәннән бөке (клепка) ясаганнар. Штакетник, әрҗә өчен юка такталар әзерләнгән. Авыл алачыклары (кузница) өчен, агач яндырып, күмер ясаганнар. Мунчала каезлаганнар, юкәдән бау ишкәннәр, чыпта, чана ясаганнар, тәгәрмәч, дуга бөккәннәр, дегет куганнар, үзагач калдыгыннан ягулык утын әзерләгәннәр. Кирпеч төяү өчен аслык (поддон) ясаганнар, авыл өйләре өчен буралар бурап сатканнар. Соңгы вакытта урман хуҗалыгында отходсыз эшләүне күз уңында тоталар.

Директорлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • ....
  • 1951―1961 елларда ― С. М. Хенвен
  • 1962―1985 елларда ― М. Г. Гарәпшин
  • 1985 елдан ― В. А. Иванов, Татарстанның атказанган урманчысы
  • 2014―2016 елларда ― Искәндәр Усманов (ялган диплом өчен эшеннән алынган)[6]
  • 2016 елда ― Рөстәм Хафиз улы Иркашов, директор в. б.
  • х. в. – Ранил Рәсүл улы Мөхәммәдиев

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәй урман хуҗалыгы структур берәмлеге булган Зәй урманчылыгында «Урман дөньясы» (рус. Лесной мир) тарихи-экологик музей үзәге ачылган [5].

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Заинский леспромхоз (ЛПХ). // Заинская энциклопедия (гл. редактор – составитель В. С. Малахов). Казань: Издательство «Реноме», 1994, стр. 87-88.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]