Мәрҗани йорты (Казан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәрҗани йорты (Казан) latin yazuında])
(Шиһабетдин Мәрҗани йорты битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәрҗани йорты
Төр бина[d]
Урын Каюм Насыйри урамы
Шәһәр Казан
Координатлар 55°46'49.105"N, 49°6'57.416"E
Ачылган 1858

Мәрҗани йортыXIX гасырның мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗани 1858 елдан 1889 елга кадәр яшәгән йорт[1]. Республика әһәмиятендәге һәйкәл, агач төзелеш сәнгате һәйкәлләренең берсе.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1858 елда Шаһибетдин Баһаветдин улы Мәрҗани тарафыннан төзелә. 1863 елда, янгыннан соң, архитектор П. И. Романов проекты буенча торгызыла[2]. Йорт Казанда Татар бистәсе территориясендә, Үзәк урамда урнашкан, биредә берничә гасыр дәвамында татар аристократлары һәм югары мөселман руханилары яшәгән[1]. Мәрҗани бу йортта бик күп фәнни хезмәтләр, шул исәптән «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабын да язган. Мәрҗани рус галимнәре һәм мәгърифәтчеләре белән киң аралаша. Үз йорты стеналарында ул татар мәктәпләре инспекторы академик В. В. Радловны, Фәннәр Академиясе әгъза-корреспонденты И. Ф. Готвальдны, профессор Н. Ф. Катановны берничә тапкыр кабул итә. 1876 елның мартында Көнбатыш Себергә китеп барышлый биредә «Хайваннар тормышы» китабы авторы, алман галиме А. Брем була. 1889 елда, Ш. Б. Мәрҗани вафатыннан соң, йорт аның улы БорһанетдинКазанның 1нче Җәмигъ мәчете имамы милкенә күчә[2]. 2012-2013 елларда реставрацияләнә[3].

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике катлы катнаш конструкцияле йорт түбәсе ике яклы итеп ябылган. Бинага керү, йола буенча ишегалдында, урам ягыннан ябык, агач капка белән капланган. Түбән таш кат ия хуҗалык билгеләнешендә кулланыла. Югаргы агач кат - торак. Төп фасадның симметрик композициясе 5 квадрат фронтон тәрәзә һәм өске каттагы үзәк тәрәзәне фланкировкалаучы тар лопатка белән ассызыклана. Почмак лопаткасы киңрәк. Барлык лопаткалар да вертикаль каймаланган һәм озынча ромблар белән бизәлгән. Беренче катның тәрәзә уемнары кечкенәрәк һәм бизәкләнмәгән. Икенче кат тәрәзәләренең кәрәзләре стилизацияләнгән лалә чәчәкләре рәвешендә бизәлгән[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]