Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле (Казан)
Һәйкәл | |
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле
| |
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле | |
Урын | Казан, Кабан күле яр буе |
Сынчы | Бакый Урманче |
Төзелеш датасы | 2018 ел |
Материал | гипс |
[[:commons:Category: Bust of Shigabutdin Marjani Викиҗыентыкта|Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле]] Викиҗыентыкта |
Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле — 2018 елда Казанда ачылган һәйкәл. Мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин бин Баһаветдин бин Сөбхан бин Габделкәрим әл-Казани әл-Мәрҗани (Шиһабетдин Мәрҗани, 1818—1889) истәлегенә куелган.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бюстны Бакый Урманченың гипстан ясалган сыныннан рәссам Рамин Нәфыйков күчереп ясаган.
Чыгымнарны дәүләт күтәргән. Казан бюджетыннан 28,6 млн сум бүленгән[1].. Проект «Мәрҗани фонды» (җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов) химаячелегендә тормышка ашкан.
Ачу тантанасы Мәүлид бәйрәменә туры китерелгән. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашкан[2].
1999 елда һәйкәл кую конкурсы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1999 елда Ш. Мәрҗанигә Казанда һәйкәл кую конкурсында Б. Урманче проекты (гипстан ярымфигура) беренче урынны ала. Кабан күле буенда металлдан һәйкәл куясы урын күрсәтелеп, истәлек ташы урнаштырыла. Академик К. Ә. Вәлиев һәм Мәрҗанинең нәселе әһелләре һәйкәлне шул урынга куюны сорап, ТР Президенты М. Шәймиевка хатлар яза. Әмма һәйкәл кую турында хөкүмәт карары чыкмый. 90 яшен тутыргач, Б. Урманче ССРБ рәссамнар берлеге рәисе академик Таир Сәлаховка болай дип яза:
Таирҗан ! Мәрҗани һәйкәле (гипстан) каты материалга күчерелмәсә, минем үлемем бик үкенечле булачак[3]
Мәрҗанинең тууына 200 ел
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2017 елның 2 сентябрендә Татарстан Республикасы Президентының «Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 еллыкны билгеләп үтү турында»гы махсус карары чыга.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында Казанның Иске татар бистәсендә Мәрҗани истәлегенә һәйкәл куелачак дип вәгъдә итә.
Урыны
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның Кабан күле (Түбән Кабан) буенда, Мәрҗани мәчете каршысында.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәрҗани кулына китап тотып, үз исемендәге мәчеткә һәм Казан ислам көллиятенә, Мәккә ягына карап баскан.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Минниханов открыл в Казани памятник Шигабутдину Марджани.(үле сылтама) «Реальное время», 20.11.2018
- ↑ Президент Татарстана открыл в Казани памятник известному татарскому богослову Шигабутдину Марджани. Официальный Татарстан, 20.11.2018
- ↑ Баки Урманче и татарская культура (составитель Ф. В. Ахметова-Урманче). К.: Издательство «Фән» Академии Наук РТ, 2005, 604нче биттә. ISBN 5-9690-0031-0
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Казанның истәлекле урыннары | ||