Шиһабетдин Мәрҗани (берләштерү)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шиһабетдин Мәрҗани (берләштерү) latin yazuında])

Башлангыч белемне әтисе укыткан Ташкичү мәдрәсәсендә ала.Унҗиде яшендә үзе үк шушы мәдрәсәдә укыта башлый.Фарсы теле дәреслеге белән канәгать булмыйча үз дәреслеген төзи.Яңа белемнәр үзләштерүгә омтылган Мәрҗәни 1838нче елда укуын дәвам итәргә Бохарага китә.Урта Азиянең атаклы мәдрәсәләрендә белем ала.1849 нчы елда яңадан туган якларына кайта.Казанда-бер имтихан,Уфада баш мөфтигә икенчесен тапшыргач,Казанга кайтуына өч ай булгач,1850 нче елның 30 мартында мөселманнарның Диния нәзарәте Мәрҗәнине Казан шәһәренң беренче мәчетенә имам-мөдәррис итеп билгеләү турында указ чыгара. Казанда Шиһабетдин Мәрҗәни 1858 нче елда ике катлы йорт төзетә.Академик В.В.Радлов,профессор Катанов бу йортта кунакта булалар.Ш.Мәрҗәни үзенең фәнни хезмәтләрен ,шул исәптән “Мөстафадел-Әхбар фи әхвали Казан вә Болгар”китабын да шушы өендә яза.Биредә аның бик бай шәхси китапханәсе дә булган.Кызганычка карша, китаплар 1918 нче елгы янгында юкка чыккан.Әмма Ш.Мәрҗәнинең оныгы Габделхәмид Мәрҗәни бөтен нәселе өчен истәлекле булган бу йортны янгыннан соң яңарттыра,ата-бабасының нигезен бетерми.Совет елларында (1917 дән башлап )бу йортта 4-5 гаилә яши .Соңрак алар күчеп китәләр һәм йорт буш кала.Йорт Милли –мәдәни үзәккә бирелгән була. Йортны торгызу эшләре башкарыла.

Ш.Мәрҗәни мәчете бу йорттан ерак түгел.Татар бистәсенең берничә буын халкы бу мәчеткә йөреп дин тәрбиясе ала.Казанның беренче мәхәллә мәчете Екатерина II нең шәхси рөхсәте белән 1766-1770 нче елларда халык акчасына төзелгән.Ш Мәрҗәни мәгълүматлары буенча иганәчеләрдән (62 мең кеше)5000 сум акча җыелган була.1861 нче елда сәүдәгәр Ибраһим Юнысов иске агач коймалар урынына мәчет тирәли кирпечтән диварлар салдырган,гыйбадәтханәнең төньяк тарафында баскыч кордырган.1885 нче елда сәүдәгәр Зәйнулла Усманов манараны үзгәртеп эшләткән,ә ике елдан соң сәүдәгәрләр Гыйззәтуллин һәм Вәлишин үз акчаларына манара ташында челтәрдән баскыч ясатканнар.Беренче мәхәллә мәчетендә беренче мулла Әбүбәкер Ибраһимовтан соң 32 ел буе (1793-1825)тумышы белән Әлмәт районы Шарлама авылы кешесе Ибраһим Хуҗәш имам-хәтыйб булып тора.1825-1848 нче елларда имам-хатыйб вазыйфаларын биредә бер -бер артлы Мостафа Хафиз һәс Сәгыйть Хәмитовлар башкарган.Алардан соң 1850 нче елның 6 мартында Ш.Мәрҗәнине билгелиләр.


Мәрҗәни 1889 нчы елда вафат булгач аның урынына улы Мөхәммәтборһанетдин Мәрҗәни (1856-1916)сайланган.Аның сәламәтлеге яхшы булмый.,шул сәбәпле аңа ярдәмгә яшь ахун Сафиулла Абдуллинны билгеләп куялар.1 нче мәчетнең октябрь инкыйлабына кадәрге дәверендә соңгы имам хатыйбы-Ш.Мәрҗәнинең оныгы Габделхәмид Мәрҗәни була.Ул әлеге вазыфага 1917 елның 6 июлендә сайланып куела.Ислам көллияте тарихы 1770 нче елдан башлана. Мәдрәсә тарихында иң алдынгы уку-укыту эшчәнлеген алып баруда галим Ш.Мәрҗәни аерым урын алып тора. Мәдрәсәнең педагогик эшчәнлегендә реформа ясарга омтыла. Программага дөньяви фәннәрне кертә.Бу уку йорты Россия мөселманнарының иң эре уку йортларының берсенә әверелә.Яшь галимнең алдынгы карашлары һәм яңа укыту алымнары кайбер сәүдәгәрләрдә һәм руханиларда зур ризасызлык тудыру сәбәпле алар белән мөнәсәбәтләр катлаулана. Ш.Мәрҗәни иң бай сәүдәгәрләрнең берсе Ибраһим Юнысов белән килешә алмый,шунлыктан алар арасында каршылыклар һаман туа тора.Әмма мәхәллә кешеләре баш хәзрәтне яклап чыгалар.Ш.Мәрҗәнинең яңа мәдрәсә бинасын төзү тәкъдимен хуплыйлар.Шулай итеп,1871 нче елда кирпечтән ике катлы яңа мәдрәсә бинасын төзеп бетрәләр.Ләкин ике арада каршылык көчәйгәннән –көчәя бара .Бертуган Ибраһим һәм Исхак Юнысовлар икенче бер урында шулай ук ике катлы кирпеч бина төзетәләр. Мәрҗәни һәм Юнысовлар нәселләре арасында шәкертләрне укуга җәлеп итү, аларны күбәйтү өчкен үзара көрәш башлана. Низаг 1875 нче елда бар халык намазында чакта ,Мәрҗани салдырган мәдрәсәне яндыру белән төгәлләнә.Нинди генә явызлыклар кылынса да, татарның акыллы байлары янган мәдрәсәне кире торгызалар Укулар башлана.Бу мәдрәсәдә төрле елларда артист С.Х.Айдаров,шагыйрь Ә.З.Сәгыйди композитолр С.Сәйдәшев,большевик Х.Ямашев белем алганнар.