Шкаповка

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шкаповка latin yazuında])
Шкаповка
Ил Россия
Республика Татарстан
Муниципаль район Азнакай районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы 423303
Автомобиль коды 16, 116
Русча топонимы Шкаповка

Шкаповка (рус. Шкаповка) ― авыл (хутор), Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт, 1931―1966 елларда Әгерҗе авыл советына караган. Белешмә басмаларында 1966 елдан соң телгә алынмый[1].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Шкаповка» ял базасыннан Мәнәвез елгасы күренеше. Хәзерге вакыт

Татарстан Республикасының хәзерге Азнакай районы территориясендә, Ютазы тимер юл станциясеннән 36 км ераклыкта, Чаллы пристаненнан 108 км ераклыкта, Әгерҗе авылыннан ерак түгел, Мәнәвез елгасы яр буенда, табигатьнең бик матур почмагында урнашкан булган[1].

Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1930 елдан – Тымытык районының Азнакай авыл советы, 1931 елдан – Азнакай районының Әгерҗе авыл советы, 1963 елдан – Әлмәт, 1965 елдан – Азнакай районы составында[1].

Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халык саны – 40 кеше (1930 ел, татарлар), 62 кеше (1956 ел, татарлар)[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хутор (православие динендәге руслар авылы) XVIII гасырның икенче яртысы – XIX гасырның башында барлыкка килгән, дип исәпләнелә. Е. Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар хәрәкәте бастырылгач (1775 елда), бушап калган татар җирләре сатылып, хутор төзелгән. Хутор исеме элеккеге хуҗаның фамилиясе белән бәйле. 1867 елда Самарада чыгарылган «1866 елда Самара губернасында җир иясе дворяннар исемлеге» китабында А. И. Шкапский искә алына, аның Бөгелмә өязендә 192,444 һәм 462 дисәтинә мәйданлы 3 җир участогы булган. Бу җирләр еш кына аның исеме белән аталган. 1866 елда Азнакай янындагы хуторны (утарны) Ильинга саткан булырга мөмкин («1866 елда Самара губернасында җир иясе дворяннар исемлеге»ндә Ильинның фамилиясе телгә алынмый әле). Хутор хуҗасы булып асылзат Герасимова торганы мәглүм[2].

Якын-тирәдәге рус авыллары кебек үк, җир бер хуҗадан икенче, өченче хуҗага күчү фактлары бик еш булып торган. 1917 елга кадәр Шкаповкага Ильин [2] һәм Соловьев фамилияле җирбиләүчеләр хуҗа булган. Җир биләмәләре 470 дисәтинәгә җитә (шуларның 10 дисәтинәсен сөрү өчен уңайсыз җирләр тәшкил итә).

Октябрь революциясеннән соң, биредә Азнакай хәрби комиссариатының армия хезмәтенә чакырылачак яшьләрне мылтыктан атарга өйрәтә торган пункты урнашкан булган.

1921 елдан соң Шкаповкага Азнакайдан кешеләр (күбесенчә, мөселман татарлар) күченеп килгән. Беренче күченеп килүче крестьяннар: Зәкиҗан Әюпов, Шәйхулла Камалиев, Хәким Хафизов, Сәлах мулла һ. б. Күченеп килүчеләр башта аерым хуҗалык булып оешкан, соңрак Әгерҗедә оешкан «Берек» күмәк хуҗалыгына кергәннәр. Шкаповкада шулай ук Азнакай урман хуҗалыгының тәгәрмәч, арба һәм чана ясау артеле булган. Агач үстерү питомнигы булдырылып, анда Әхсән Әюпов, Фәхразый бабай эшләгән.

1930 елда биредә район пионер лагере (ял һәм хезмәт лагере) булган.

Бөек Ватан сугышы елларында ятим балалар йорты оештырыла (директоры Җамал Шәрәфетдинова). Балалар йортының үзенең ярдәмче хуҗалыгы булган, ятим балалар бәрәңге һәм сөт белән тәэмин ителеп торган. Балалар йортының үзендә булган башлангыч мәктәпне тәмамлаучылар 5-7 класска Әгерҗе авылы мәктәбенә йөреп укыган. Тәрбияче ― Елдам Әхсән улы (Туйкиннар нәселеннән).

1967 елдан 1998 елга кадәр Шкаповкада Азнакай балалар интернатының пионер лагере (ял һәм хезмәт лагере) оештырыла (директорлар Шакирҗан Хисами улы Җәләев, Эльвира Нури кызы Хаҗиәхмәтова).

Алга таба бу территория онытылып тора, якын-тирә авыллардан җирле халык бу территорияне каты көнкүреш калдыклары җыю урыны һәм эре мөгезле терлекләр яшәгән урын буларак куллана.

2008 елдан әлеге территория «Шкаповка» ял итү базасы урнашкан шәхси территориягә әверелә. Хәзерге вакытта Шкаповка авылы булган урында «Шкаповка» ял итү базасы урнашкан (Әгерҗе авылы янында). [3].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]