Шлемм каналы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шлемм каналы latin yazuında])
1. күз агы 2. тамырлы катлау 3. Шлемм каналы 4. төсле катлау тамыры 5. мөгезкатлау 6. төсле катлау 7. күз карасы 8. күзнең алгы камерасы 9. күзнең арткы камерасы 10. керфексыман өлеш 11. күз ясмыгы 12. пыяласыман җисем 13. челтәркатлау 14. күрү нервы 15. зонуляр җепселләр

Склераның венозлы синусы (лат. sinus venosus sclerae; синонимнар: Шлемм каналы, склераның венозлы куышлыгы, лаут каналы, склера каналы) — күз агы калынлыгында урнашкан венозлы әйләнмә тамыр. Канал мөгезматдә белән төсле катлау тоташкан, күзнең алгы камера почмагы (angulus iridocornealis) дип аталган урында урнашкан. Ул күзнең алгы камерасыннан сулы сыекчаны алып китә һәм аны алгы цилиар венага китерә[1].

Канал төзелеше буенча лимфа тамырына охшаш. Каналның эчке өлеше, сулы сыекча белән тиешеп торган, трабекуляр челтәр белән капланган. Бу урын сулы сыекча агып китүенә иң көчле каршылык күрсәтә.

Канал алман анатомы Фридрих Шлемм (1795-1858) хөрмәтенә аталган.

Глаукомада роле

Канал бер минутка якынча 2-3 микролитр сулы сыекча күчерә[2]. Әгәр җәрәхәт яки инфекцион барыш нәтиҗәсендә канал ябылып калса, бу глаукома үсешенә китерә.

Искәртү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Cassin, B. and Solomon, S. Dictionary of Eye Terminology.
  2. Johnson MC, Kamm RD.