Шокшалар

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шокшалар latin yazuında])
(Шокша халыгы битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шокшалар
Үз аталышы

шокшот

гомуми саны

10 мең

яшәү җире

Мордовия республикасы

Теле

шокша теле

Дине

христианлык

Бүтән халыкка керүе

эрзә

Кардәш халыклары:

эрзә, мукшы

Шокша (мукш. шокшот)- фин-угыр халкы дип санала.

Шокша теле – эрзә теленең диалекты.

Шокша Мордовия республикасының Тәңгүш һәм Тәрби районнарындагы торак пунктларда яши.

Район исеме Торак пункт саны Торак пункт исеме
Тәңгүш районы 15 Баево, Березняк, Вяжга, Дудниково, Коляево, Кураево, Кече Шокша, Мельсетьево, Мокшанка, Нараватово, Сакаево, Стандрово, Шелубей, Широмасово, Шокша
Тәрби районы 5 Дракино, Кажлодка, Майский, Федоровка, Якстере Теште

Шокша халкының гомуми саны – 10 мең кеше.

Мукшы халкы белән озак янәшә яшәгәч әлеге эрзә халкының этнографик группасының теле һәм мәдәнияте үзгәрешләр кичергән. Әмма шокша үзен эрзә халкы дип исәпли.