Шондыбан (ансамбль)
| Коми-Пермяк «Шондыбан» ансамбле | |
| | |
| Төп мәгълүмат | |
|---|---|
| Жанр | |
| Барлыкка килгән | |
| Таркалган | |
| Илләр | |
| Шәһәр | |
| Тел |
коми-пермяк, рус |
| Состав |
21 артист |
| http://etno-kpo.umi.ru/ | |
«Шондыбан» (коми-перм. Шондiбан[1]), дәүләт (край) мәдәният оешмасы Коми-Пермяк «Шондыбан» ансамбле — Пермь крае Кудымкар шәһәрендә иҗат итүче һөнәри сәнгать коллективы, край мәдәният оешмасы «Коми-Пермяк этномәдәният үзәге» составында эшли. Коми-Пермяк мәдәниятен саклауда әһәмияте зур.
Сәнгать җитәкчесе (2000 елдан) — Елена Васькина.
Хормейстер — Ольга Забоева.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


- 1938 елда Кудымкарда 17 кешелек ансамбль оештырыла.
- 1939 елда Пермь филармониясе каршында Коми-Пермяк җыр һәм бию ансамбле оештырыла. 1959 елда ансамбль таратыла[2].
- 1991 елда яңадан оештырылган[3].
- Ансамбльне оештыруда башлап йөрүчеләр — Анатолий Фирсов, Надежда Миңнуллина, мөхтәриятле бүлгенең мәдәният бүлеге мөдирләре.
- Ансамбльнең беренче артистлары итеп Кудымкар педагогия укханәсенең музыка һәм коми бүлекләрен һәм Пермь мәдәният укуханәсен тәмамлаучылар кабул ителә. Ансамбль биюче, җырчы, оркестр төркемнәреннән тора.
- 1992 елның августында Кудымкарда беренче чыгышлары була. Тамашачыга «Кыз сагышы» (Нывлон тожд1сьом, Печаль девушки) һәм «Иньва ярында» (Иньва дорын, На берегу Иньвы) күренешләре тәкъдим ителә.
- Ансамбльнең беренче директоры — Сергей Мешавкин , хормейстер — Валентина Денисенко, куючы-балетмейстер — Айна Гесь.
- 1991 елның 16 декабренда сәнгать җитәкчесе итеп композитор Александр Клещин билгеләнә.
- 1992-1997 елларда директор — Аркадий Лобанов, 1997-2001 елларда — Яна Яновская, 2001-2008 елларда — Нина Васькина.
- 1993-2000 елларда сәнгать җитәкчесе — Евгений Фирсов, 2000 елдан — Елена Воробьева.
- 1997 елның 19 июнендә дәүләт (край) мәдәният оешмасы статусын алган.
Катнашкан фестивальләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1995 — халыкара фин-угыр фестивале (Кудымкар).
- 1999 — халыкара фин-угыр фестивале (Удмуртия).
- 2000 — халыкара фин-угыр фестивале (Маҗарстан).
- 2002 — бөтенрусия милли мәдәният фестивале (Мәскәү).
- 2003 — «Уралда Русь күренә» (В Урале Русь отражена) I төбәкара музыка фестивале (Екатеринбург).
- 2005 — халыкара фин-угыр фестивале (Ханты-Мансийск).
- 2006 — «Русиянең салават күпере» (Радуга России) IV бөтенрусия милли мәдәниятләр фестивале (Түбән Новгород).
- 2007 — халыкара фин-угыр хореографиясе фестивале (Карелия).
- 2009 — «Фин-угыр транзиты: халыклар мәдәнияте» (Финно-угорский транзит: культура народов) (Мәскәү).
Чыгышлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Коми-Пермяк мөхтәриятле округы (2005 елга кадәр), Пермь шәһәре, Пермь өлкәсе (хәзер крае), Коми Республикасында, Удмуртиядә, Хант-Манси АО, Санкт-Петербург, Мәскәү, Маҗарстан, Франция, Испаниядә гастрольләре уза.
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ансамбль чыгышларының үзәгендә —
Коми-Пермяк мәдәниятенең төбәк үзенчәлекләрен күрсәтүче җырлар һәм биюләр. Җырлы - биюле күренешләрдә борынгы йолалар, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, уеннар күрсәтелә. Милли уен кораллары кулланыла: тынлы уен кораллары – пэляны (күп саплы сыбызгы), буксана; тавышлы уен кораллары – пу-барабан, «зиль-зёль», «шуршор», үзенчәлекле кыллы уен коралы – сигудэк (яллы эскрипкә).
Җырлы-биюле күренешләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Борынгының тере кайтавазы» (Важ кадлöн ловья говк, Живое эхо прошлого)
- «Урман аланында» (Яг дорын, На опушке леса)
- «Җеп эрләшү» (Печкана помеч, Супрядки)
- «Күңелле кызлар» (Гажа нывкаэз, Веселые девушки)
- «Әни палас тукый» (Кыйэ мамэ джоджö дöра, Ткет мама половик)
- «Сыра һәм ачы бал» (Сур да брага, Пиво и брага)
- «Туган туфрак» (Чужан му, Родимая земля)
- «Тусь масьтан»[4]
Яңа куелышлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Биюләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Матур кыз» (Басöк нывка, Красивая девушка)
- «Туп һәм тап»
- «Сайланучан егет» (Вышитчись зонка, Разборчивый ухажер)
- «Чабата үрәм» (Кыя ме нинкöмок, Плету я лапоток)
- «Миңа әти җитен чәчеп бирде» (Меным айэ кэдзис лён, Мне отец посеял лен)
- «Күңелле киң урам» (Паськыт гажа улича, Широкая веселая улица)
- «Сез кая барасыз» (Кытчэ тiйэ мунатэ, Куда вы идете) такмаклары
Удмуртча
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «Узган вакытлар» (Вылэм дырьёз, Былые времена)
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Халыкара фин-угыр халыклары фестивальләре дипломнары.
- Чуашия Республикасы президентының Рәхмәт хаты (2007).
- Пермь крае губернаторының Рәхмәт хаты (2007).
- Кудымкар МР башлыгы Рәхмәт хаты (2007)[6]
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Пермь крае энциклопедиясе 2020 елның 1 июль көнендә архивланган
- Коми-Пермяк этномәдәни үзәге сайты 2015 елның 12 апрель көнендә архивланган
- Пермь крае Коми-Пермяк округы буенча министрлык сайты 2016 елның 5 март көнендә архивланган
- Коми-Пермяк округы дәүләт архивы сайты
- FOLKRUSSIA сайты 2016 елның 4 март көнендә архивланган
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Коми-Премяк теленнән «Кояш йөзе» дип тәрҗемә ителә
- ↑ Пермь крае энциклопедиясе сайтында, archived from the original on 2020-07-01, retrieved 2015-08-16
- ↑ Решение Президиума и исполнительного комитета Совета народных депутатов Коми-Пермяцкого автономного округа № 92 от 17 июня 1991 года
- ↑ Коми-Пермяк этномәдәни үзәге сайтында. әлеге чыганактан 2015-04-12 архивланган. 2015-08-16 тикшерелгән.
- ↑ Пермь крае Коми-Пермяк округы буенча министрлык сайтында, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2015-08-16
- ↑ Коми-Пермяк дәүләт архивы сайтында