Шрек (персонаж)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шрек (персонаж) latin yazuında])

Шрек (ингл. Shrek) — Уильям Стейгның «Шрек!» (Shrek!, 1990) балалар китабыннан һәм аның буенча эшләнгән мультфильмнар, санак уеннарыннан һ. б. яхшы күңелле яшел угыр.

Шрек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шрек беренче мультфильмда үзе генә сазлыкта урнашкан йортында яши. Ул үзен биредәге кешеләр борчуын яратмый. Ул, Шрекны кешеашар дип уйлган, җирле кешеләр оештырган һөҗүмнәргә каршы тора.

Тик аны сазга лорд Фаркуад тарафыннан куылган әкияти геройлар борчый. Һәм алардан котылу өчен Шрекка һәм аңа ияреп йөрүче сөйләшә алучы Ишәккә лорд Фаркуадка аждаһалы ныгытмадан король кызын Фионаны коткарырга кирәк була.

Ахырда Шрек белән Фиона бергә калалар.

Шрек 2[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Икенче мультфильмда Шрек белән Фиона, Фионаның ата-анасы, король Һарольд һәм Королева Лиллиан, янына Ерак Еракка барулары һәм андагы маҗаралары сурәтләнә.

Шрек Өченче[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өченче өлеш Шрекның ата булу борчулары һәм үзенә тешкән тәхетнең король Артурга тапшыруы турында.

Шрек мәңгегә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дүртенче өлештә Шрекның шәхес кризисы башлана. Ул үзенең угырлыгын югаллткан дип саный. Һәм барсын да үзгәртү теләгенән Шрек Румпельштильцхен дигән явыз кәрлә белән, тагын бер көн генә булса да угыр булып яшәп алу өчен, солых төзи. Тик вакыйгалар авырлашып китә.