Шрикалахасти Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шрикалахасти Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Шрикалахасти Гыйбадәтханәсе
Урнашу урыны Һиндстан, Андһра-Прадеш, Читтур, Шрикалахасти
Координатлары 13°44′58″ т. к. 79°41′54″ кч. о.HGЯO
Дин Һинд дине
Кайсы дини агымга карый Шрикалахастишвара Шива Ходаена табыну, Гнана Прасунамбика Дэви, Парвати Алиһәсенә табыну
Нигезләүче Раджендра Чола I
Сайт [Srikalahasti Рәсми сайт]

Шрикалаһасти Гыйбадәтханәсе Һиндстанда, Андһра-Прадеш штатында Шрикалаһасти шәһәрчегендә урнашкан. Ул Көньяк Һиндстанда иң мәшһүр Шива гыйбадәтханәләренең берсе, гыйбадәтханә Көньяк Һиндстан Бөек Патшасы Раджендра Чола I тарафыннан төзелгән булган, ышану буенча Канаппа Шива лингадан агучы канны туктатыр өчен үзенең ике күзен дә корбан итмәкче булганда, Ходай Шива аны туктатып Мокша (азат ителү) биргән урында.
Шрикалаһасти гыйбадәтханәсе Тирупатидан 36 км ераклыкта урнашкан һәм үзенең Вайю лингасы өчен мәшһүр, бу Панчабута Стһаламнарның берсе, ул җилне чагылдыра. Гыйбадәтханә шулай ук Раһу-Кешта кшетра һәм Дакшина Кайласам атамалары астында мәгълүм. Эчке гыйбадәтханә якынча 5-енче гасырда төзелгән булган һәм гыйбадәтханәнең тышкы һәм төп корылмасы 11-енче гасырда Раджендра Чола I патшалары вакытында төзелгән булган. Шива Вайю аспектында Калахастишвара буларак табыныла.

Риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Барлыкка килүнең иртә көннәрендә Вайю меңнәрчә еллар дәвамында "Карпура лингам"га аскеза башкарган (Карпурам ягъни камфор). Аның аскезасы белән канәгать булып, Шива аның алдында манифестацияләгән һәм шулай дип әйктән, "Йә, Вайю Дэва! Гәрчә син табигатең буенча динамик булсаң да, син монда хәрәкәтсез тордың һәм минем өчен аскеза үтәдең. Мин синең тугърылыгың белән канәгатьмен. Мин сиңа өч алкыш бирермен". Вайю шулай дип әйткән, "Свами! Мин бу дөньяда бөтен урында буласым килә. Мин һәрбер Җиваның интеграль өлеше буласым булма, ул Параматманың манифестациясеннән башка нәрсә түгел. Минем бу сине чагылдырган Карпура Линганы минем хөрмәтемә атыйсым килә. Самба Шива шулай дип әйткән,"Син бу өч алкыш өчен квалификацияң бар. Синең теләгең буенча, син бу дөнья буенча таралачаксың. Синсез тормыш булмаячак. Бу минем лингам мәңге синең исемең аша мәгълүм булачак, һәм барлык Суралар, Асуралар, Гаруда, Гаандһарвалар, Киннералар, Кимпурушалар, Сиддхалар, Саадхвилар, кешеләр һәм башкалар бу Лингамга табыначаклар". Шива бу алкышларның биргәч юк булган. Шуннан соң бу Карпура Лингамга барлык Локаларда (дөньяларда) табыналар.[1]
Гыйбадәтханәнең данына бәйле берничә башка риваять бар. Алар арасында әһәмиятле булып Парвати тора, ул Шива тарафыннан күк тәнен калдырырга һәм кеше формасын алырга каргыш салынган булган. Каргыштан арыныр өчен Парвати монда озак аскеза башкарган. Аның тирән тугърылыгы белән канәгать булып Шива янә аның тәнен барлыкка китергән - ул аның элеккеге күк тәненннән йөз мәртәбә яхшырак булган һәм төрле мантралар инициацияләгән, шул исәптән Панчакшари да. Шуннан соң Парвати мәшһүр булган һәм Шива-Гнанам Гнана Прасунамба яки Гнана Прасунамбика Дэви буларак мәгълүм булган.
Өрәк булырга каргыш салынып, Гһанакала Шрикалаһастида 15 ел дога кылган һәм Бһайрава Мантраны күп мәртәбә җырлагач, Шива аның башлангыч формасын кайтарган. Маюра, Чандра һәм Девендра Сварнамукһи елгасында коенганнан соң һәм Шрикалахастида дога кылганнан соң шулай ук каргышларыннан азат ителгән булган. Бхакта Маркандейяга Шива Шрикалахастида пәйда булган һәм Гуру гына эзотерик тәгълимат эшли ала дип дәгъва иткән һәм шулай итеп Брахма, Вишну һәм Махешвара.
Башка риваять буенча, Вайю һәм Шешаның кем олырак икәне турында бәхәс булган, өстенрәк икәнлеген исбатлар өчен Адишеша Кайлаш Тавын әйләнеп узган, Вайю бу әйләнүне бетерергә маташып давыл чыгарган. Давыл булганга күрә, Кайласамның 8 өлеше 8 төрле урынга төшкән, болар Тринкомале, Шрикалаһасти, Тиручираппалли, Тһируенгоймалай Марагадачалешварар Гыйбадәтханәсендә, Веллиангири Тауларында, Нартһамалайда, Кулитһалайда, һәм Суветһагири Тһирупангилида.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Якынча 11-енче гасырда Чола патшасы Раджендра Чола I гыйбадәтханәне янә төзекләндергән һәм төп корылманы төзегән.[2] Гыйбадәтханә төрле хөкем итүче династияләрдән иганә керемнәре кабул иткән, мәсьәлән, Чола Династиясеннән һәм Виджаянагар Империясеннән. Зәвыклы бизәкләр белән йөз баганалы зал Кришнадэва Райя вакытында якынча 1516 елда эксплуатациягә кертелгән булган.[3]

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төп гыйбадәтханә һәм төп структура Көньяк Һиндстан Бөек Чола Патшасы Раджендра Чола I тарафыннан төзелгән булган. 120 фут (37 м) биеклектәге төп гопурам һәм 100 баганалы мандапам 1516 елда Виджаянагара патшасы Кришнадэварайя тарафыннан төзелгән булган. Линга формасында төп Шива поты ак таштан ясалган һәм филнең хартумына охшаш. Гыйбадәтханә көньякка карый, шул ук вакытта sanctum көнбатышка карый. Гыйбадәтханә калкулык астында урнашкан, шул ук вакытта гыйбадәтханә монолит калкулыктан кисеп ясалган дигән ышану бар. Калахатишвараның хатыны Джнанапрасанаммбаның зур изге урыны бар. Каши Вишвантха, Аннапурна, Сурьянараяна, Садьйоганапати һәм Субраманья өчен кечерәк изге урыннар бар. Ике зур зал бар, атап әйткәндә Садйоги Мандапа һәм Дҗалкоти Мандапа. Атап әйткәндә Сурья Пушкарани һәм Чандра Пушкарани белән ассоциацияләнгән ике су саклану урыны бар.[3]

Дини әһәмияте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә Панча Бхута Сталамнарның берсе булып хөрмәт ителә, биредә төп Илаһ Вайю линга (һава) буларак табыныла. Бу гыйбадәтханә "Көньякның Каши"сы буларак таныла.[4] Беренче гасыр Шайвит изгелгәре бу гыйбадәтханә турында җырлаганнар. Бу Һиндстанда Кояш һәм ай тотылулары вакытында ачык булып калган бердәнбер гыйбадәтханә булып тора, шул ук вакытта башка гыйбадәтханәләр ябык булып торалар.[5] Бу гыйбадәтханә Раху-Кетһу пуджасы өчен мәшһүр. Ышану буенча бу пуджаны башкару кешеләрне Раху һәм Кетху астрологик эффектларыннан арындыра.[5] Һинду риваяте буенча, Калаһатишварага Брахма барлык дүрт Юга вакытында табынганнар. Махабхарата вакытында Пандава патшазадәсе Арджуна ышану буенча төп Илаһка табынган булган. Риваять буенча сунарчы булган Каннапа кинәт Шиваның дәртле тугърысы булып киткән һәм ул гыйбадәтханә белән ассоциацияләнә. Гыйбадәтханә шулай ук Накирар һәм Нальварларның эшләрендә искә алына, атап әйткәндә, Тирумураның каноник эшләрендә Аппар, Сундарар, Самбандар һәм Маникавасагар эшләрендә.[3] Гыйбадәтханә Теварам буларак хөрмәт ителгәндә, ул Шайва канонында искә алынган 275 гыйбадәтханәләрнең берсе - Паадал Петра Штһалам буларак төркемләнә.[6]

Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Амман изге урыны Шива изге урынына параллель итеп урнашкан.

Гыйбадәтханә Шайвит традициясенә карый. Махашиваратри әһәмиятле фестиваль булып тора, шул вакытта лакх (100 000) тугъры Ходайның алкышларына ирешер өчен догалар тәкъдим итә. Махашиваратри Брахмотсавлар Махашиваратри белән бергә 13 көн дәвамында бәйрәм ителә, шул вакытта Шива һәм Парватиның Устава муртилары Ваханаларда гыйбадәтханә урамнары процессияләрендә алып барыла.[7]

Гыйбадәтханә манарасы җимерелүе һәм янә төзекләндерүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Янә төзекләнә торган гыйбадәтханә, ... елгасы янында Каннаппа Калкулыгыннан манзара.

Шри Кришнадэварайя тарафыннан төзелгән Шрикалахасти Гыйбадәтханәсенең 15-енче гасыр Гопурамы 2010 елның 26 маенда җимерелгән булган.[8] [9] Археология Департаменты буенча гыйбадәтханә манарасы бары тик бер ярым фут тирәнлегендә нигездә торган һәм еллар узу белән җимерелгәнче аның нәзек ярылган урыны булган.[10][11]
Раджагопурам шул ук урында оригиналь формада янә 45 крор бюджетына төзекләндерелгән булган һәм 2017 елның 18 январенда изгеләштерелгән булган.[8]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Official Wesbsite of Srikalahasti Temple. 1 March 2017 тикшерелгән.
  2. History begin. The Hindu. 1 March 2017 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 Harshananda, Swami (2012). Hindu Pilgrim centres (2nd ed.). Bangalore, India: Ramakrishna Math. pp. 53–7. ISBN 81-7907-053-0. 
  4. Sivaratri Brahmotsavams begin. Srikalahasteeswar Temple administration. 1 March 2017 тикшерелгән.
  5. 5,0 5,1 Temples, barring Srikalahasti, closed for lunar eclipse. 1 March 2017 тикшерелгән.
  6. Sundarar. Seventh Thirumurai. Thevaram.org. 30 November 2015 тикшерелгән.
  7. Srikalahasti gears up for Mahasivaratri Brahmotsavam. 1 March 2017 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 Rajagopuram at Srikalahasti Temple to be opened on January 18. 14 March 2017 тикшерелгән.
  9. Srikalahasti temple tower crashes. 14 March 2017 тикшерелгән.
  10. P Neelima (27 September 2010). "Srikalahasti 'rajagopuram' an architectural wonder," 2012 елның 3 ноябрь көнендә архивланган. The Times of India
  11. Blow to History. The Hindu. 1 March 2017 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]