Шри Дэв Рамешвар Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Дэв Рамешвар Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
индуистский храм[d]
Шри Дэв Рамешвар Гыйбадәтханәсе
Урнашу урыны Һиндстан, Махараштра, Синдхудург районы, Рамешвар Вади
Дин Ходай Рамешварга табыну
Нигезләнгән 16-ынчы гасыр
Сайт [shridevrameshwar.org Рәсми сайт]

Шри Дэв Рамешвар Гыйбадәтханәсе Һиндстанда, Махараштрада, Синдһудург районында Дэвгад талукасында Рамешвар Вади авылында урнашкан. Гыйбадәтханә Һинд дине Ходае Шивага багышланган.[1] Ул 16-ынчы гасырда төзелгән тарихи гыйбадәтханә. Аның төп манзарасы булып 250 ярд озынлыгындагы килү урыны бар, ул илле фут тирәнлегендәге таш аша кисеп ясалган. Пот, үгездә утырган дүрт куллы фигура булып тора, ул каты көмештән һәм авырлыгы йөз килограмм һәм ул хәзер яхшы итеп сакланган.[2] Гыйбадәтханәнең архитектура үрнәкләре ул нигезләү вакытыннан бирле хәзергәчә кадәр кимендә өч мәртәбә киңәйтелгән икәнен күрсәтә. Иртә 18-енче гасырда, Сархел Канһоҗи Ангре төгәл итеп кисеп ясалган ташлардан дүртпочмаклы эчке изге урынны төзгән, ул шулай ук Габһара дип атала, ул Ходай Шиваның пиндисының баштагы урыны тирәсендә. Бу гыйбадәтханәнең төп бүлмәсе, анда үзәктә шивлинг яки пинди бар. Соңрак, 18-енче гасыр уртасында, Сардар Самбхаҗи Ангре һәм Санкһоҗи Ангре габһара алдында Мандап төзегәннәр. Бу мандап дүрт гаять зур агач баганадан торган алар өстендә матур киселгән бизәлешне тотып торганнар. Алар шулай ук габһара тирәли Прадакшина Маргны төзегәннәр. Тулаем мәйданчыкта стеналар торган алар габһарадан, мандаптан һәм прадакшина Маргтан торган кечкенә гыйбадәтханәне формалаштырганнар. Тулаем гыйбадәтханә бинасының мәйданы 4025 квадрат фут. Таш чирәпләр төп бинаның якынча 15000 фут мәйданыннан тыш урынга куелган булганнар. Бу эрада гыйбадәтханә көнбатыш һәм көньяк якларда ике яңа капка белән тәэмин ителгән булган. 1763 елда, Шримант Мадһврао Пешве Сархел Анандрао Рудраджирао Дһулапны Маратха Флотының җитәкчесе итеп куйган. Анандрао Виджайдург Фортының губернаторы булып куелган булган. 1775 елда Мадһаврао Пешве Гангадһар Бһануны Виджайдург төбәгенең Субһедары итеп билгеләгән. In 1780 елда Субһедар Гангадһар Бһану 20 киселгән агач багана белән гаять зур Сабһа Мандапны төзегән.[2] Иртә 18-енче гасырда структураларда, гыйбадәтханә тирәли мәйданда күп үзәгәрүләр һәм үсеш күрсәткән. Иң мәшһүр үзгәреш Саркһел Анандрао Дһулап тарафыннан ясалган булган. Ул гыйбадәтханәнең төньяк һәм көнчыгыш ягында ике өстәмә капка төзегән. Көнчыгыш капка юл яки Гһати итеп, көнчыгыш якта гыйбадәтханәгә янәшә кечкенә калкулыкны кисеп ясалган. Ул гыйбадәтханә өчен төп керүне яки Мукһья Правеш Дварны төзегән. Көнчыгыш капкада гаять зур чаң асылынып тора, анда 1791 ел дип гравировка ясалган булган. Бу чаң Маратха Флоты тарафыннан яулап алынганнан соң Португалия Корабыннан китерелгән булган. Бу корабның төп агач мачтасы гыйбадәтханәнең алдында Гыйбадәтханә "Гһати"сы башында куелган булган.

Махашиваратри Ярминкәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Һәр елны Магһа елында якындагы авыллардан һәм шәһәрчекләрдән якынча 5000 кеше килә.[2] Гыйбадәтханә табыну көненнән 5 көн элек башлана. Махашиваратри көнендә тугърылар ашаудан тыелалар һәм төн буе йокламыйча торалар. Махашиваратри Ходай Шива 'Тандава'ны башкарган төнне билгели. Шулай ук бө көндә Ходай Шива Парватига өйләнгән дип ышаныла. Бу көнне Шива тугърылары ашаудан тыелалар һәм "Шива Линга"да җимешләр, чәчәкләр һәм Aegle marmelos яфракларын тәкъдим итәләр.[3]

Стена сурәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә стеналарында Рамаяна һәм Махабхаратадан сәхнәләр белән сурәтләр күрсәтелгән. Бу сурәтләр Сардар Самбһаҗи Ангре тарафыннан билгеләнгән рәссамнар тарафыннан ясалган булган. Бу сурәтләр борынгы Ведик мәдәнияттән сурәтләрне, персонажларның киемнәрен, сугыш коралларын һәм 18-енче гасырда табыланнараг охшаш башка җайланмалараны һәм эш коралларын сурәтләве белән уникаль.[1]

Хөкүмәт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәзерге вакытта гыйбадәтханә белән 1914 елда Гражданнар Суды тарафыннан билгеләгән биш шәхес идарә итә. Гыйбадәтханә һәм аның байлыгын Шри Дэвастхан Вишваста Мандал һәм Рамешвар Викас Мандал, Мумбаи күзәтеп тора.[4] Бу Девастһан инам җиренә ия һәм шулай ук Хөкүмәттән 334 рупия акча ала.[5] Идарә тарафыннан гыйбадәтханә 1914 елдан бирле вакыты белән төзекләндерелгән булган. Хәзерге вакытта гыйбадәтханә яхшы шартларда һәм янә төзекләндерелә.[1]

Саркһел Самбһаҗи Ангре Самадһи[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саркһел Самбһаҗи Ангреның кебере гыйбадәтханәнең Көньяк капкасы тышында урнашкан. Ул ташлардан ясалган һәм аңа якынча 200-250 ел. Аның белән бергә хатыннарын чагылдыра торган җиде кечкенә таш куелган булган.

Рәсми веб-сайт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәсми веб-сайт булып shridevrameshwar.org тора. Бу сайт белән Green Earth Web Developers, Mumbai идарә итә[6][7] Сайт блогларга әһәмиятле сылтамалар тәэмин итә,[8] гыйбадәтханәгә караган энциклопедик мәкаләләргә, сурәтләргә һәм күбрәк контак мәгълүматына. Анда шулай ук тирә төбәктә берничә манзара турында мәгълүмат бар. Гыйбадәтханә идарәсенең 3 төрле комитетын эшләгән әгъзалар исемлеге китерелгән.[9] Берничә еллар чорында гыйбадәтханәне үстерү һәм ремонты булган.[8] Бу иганәчеләрнең исемлеге гыйбадәтханәнең рәсми Веб-сайтында бар.[10]

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Official Blog for Shri Dev Rameshwar Temple
  2. 2,0 2,1 2,2 The Gazetteer of Ratnagiri - Places of Interest (Vijaydurg)
  3. Society for the Comfluence of Festivals in India
  4. Shri Dev Rameshwar Official Booklet
  5. Official Blog - Pujare Clan
  6. Green Earth Web Developers, archived from the original on 2015-10-20, retrieved 2019-12-01 
  7. Web Designing. әлеге чыганактан 2015-10-20 архивланды. 2015-12-09 тикшерелгән.
  8. 8,0 8,1 shridevrameshwar.org - Blog Page, archived from the original on 2020-09-25, retrieved 2019-12-01 
  9. shridevrameshwar.org - Members Page, archived from the original on 2015-02-22, retrieved 2019-12-01 
  10. Blog | Shri Dev Rameshwar. 2015-12-09 тикшерелгән.