Шри Кришна Шива гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Кришна Шива гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Шри Шива Гыйбадәтханәсе
ஸ்ரீ சிவா கிருஷ்ணா கோவில்
Ил Сингапур
Төбәк / район 31 Marsiling Rise, Singapore 739127
Кайсы дини агымга карый Шива һәм Кришна Ходаена табыну
Нигезләүче Кунджукришнан
Төзелеш еллары ???—1962 ел
Сайт Рәсми сайт

Шри Шива Кришна Гыйбадәтханәсе (Тамил телендә:ஸ்ரீ சிவா கிருஷ்ணா கோவில்) ул төп Илаһы Вишну һәм Шива булган гыйбадәтханә. Гыйбадәтханәдә шулай ук күп башка Илаһлар бар.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1962 елда Кунджукришнан әфәнде 832, Сембаванг юлында кечкенә җир мәйданын чистарткан һәм берничә изге урынны һәм Илаһны урнаштырып дога кыла башлаган. Биредә ял итү өчен такси йөртүчеләре җыелган. Кунджукришнан әфәнде үлеменнән соң, Велаютһам бу мәйданны чистарткан һәм күбрәк Илаһлар китергән. Вакыт узу белән гыйбадәтханә “Шри Шива-Кришна Гыйбадәтханәсе” дип аталган. Гыйбадәтханәгә күбрәк һәм тагын да күбрәк тугърылар килү белән һәм иганә җыелу белән гыйбадәтханәнең әйләнә-тирәсе чиста булып тотыла башлаган бу гыйбадәтханәгә дәрәҗәле кыяфәт бирә башлаган. 1982 елда гыйбадәтханә Марсилинг Калкулыгына күчерелгән булган. Җир мәйданы якынча 25 000 фут. Гыйбадәтханә белән 1982 елдан 1987 елга кадәр төрле комитетлар идарә иткән. 1987 елда гыйбадәтханә белән яңа комитет идарә итә башлаган һәм ачу церемониясен башкарган. 1987 елның 9 декабрендә “Шанку Штһапанам” церемониясе башкарылган булган һәм шуннан соң гыйбадәтханәнең чын төзелеше башланган булган. Гыйбадәтханәнең беренче изгеләштерү церемониясе 2008 елның 23 мартында булган.[2]

Гыйбадәтханә Илаһлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханәнең Илаһлары шулардыр:[1]

Иҗтимагый эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә комплексында иҗтимагый, белем бирү һәм мәдәни эшчәнлек бара. План буенча күп пуджалар һәм һомамнар башкарыла.[3] Гыйбадәтханә тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәтләргә түбәндәгеләр керә

  • Бина эчендә хезмәт
  • Бина тышында хезмәт
  • Кухня хезмәтләре
  • Өйләнү церемонияләре, һ.б.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сингапурда Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-18, retrieved 2020-04-28 
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-18, retrieved 2020-04-28 
  3. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-04-18, retrieved 2020-04-28 

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]