Шри Ланкада Һинд дине

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Ланкада Һинд дине latin yazuında])
Шри Ланкада Һинд дине
Сурәт
Дәүләт  Шри-Ланка
Әгъзалар саны 2 561 299[1]
Таралыш харитасы
 Шри Ланкада Һинд дине Викиҗыентыкта
Шри Ланкада күпчелек Һинд дине тарафдарлары Шиваитлар.

Шри Ланкада Һинд диненең озын традицияләре бар. Һинд дине тарафдарлары хәзерге вакытта халыкның 12.60%-ын тәшкил итә[2] күбесенчә алар Шри Ланка Тамиллары, шуннан кала Синдхлар, Телугулар һәм Малаялилар кебек Һиндстаннан һәм Пакистаннан кечкенә иммигрант җәмәгатьләре. 1915 ел халык санын алу мәгълүматлары буенча алар халыкның 25%-ын тәшкил иткән бу сан Британлылар алып килгән ялланган эшчеләрне дә кертә. Ассимиляция һәм эмиграция булганга күрә (бәйсезлектән соң 1 миллионнан артык Тамил илдән киткән), хәзер алар һаман кечкенә азчылык. Һинд дине Төньяк-Көнчыгыш Провинциядә доминант, анда Тамил кешеләрнең әһәмияткә зур саны яши. Һинд дине тарафдарлары шулай ук үзәк төбәкләрдә бар (анда Һинд дине тарафдарлары күп яши һәм шулай ук башкала Коломбода). 2012 хөкүмәт халык санын алу буенча Шри Ланкада 2 554 606 Һинд дине тарафдары булган. Шри Ланка Гражданнар Сугышыннан соң күп Тамиллар башка илләргә күчкәннәр. Чит илләрдә динне һәм мәдәниятне тәэмин итү өчен Шри Ланка Тамиллары Диаспорасы төзегән Һинд дине гыйбадәтханәләре бар. Шри Ланка Һинд дине тарафдарларының күпчелеге Шайва Сиддханта тәгълиматы яклы. Шри Ланка биш Шиваның сыену урынына ия, алар Панча Ишварамнар дип атала. Шри Муруган Шри Ланкада иң популяр Һинд дине ходайларның берсе. Аңа Һинду Тамиллар гына табынмый, ә шулай ук Сингал Буддистлар һәм абориген Ведда кешеләре.[3]

Шри Ланка хәзерге тарихында әһәмиятле Һинд дине фигурасы булып Джаффнадан Йогасвами булган. 20-нче гасырның мистикларының берсе Йогасвами Ланканың берничә миллион Тамил Һинду халкының рәсми сатгурусы һәм киңәшчесе булган. Рамакришна Миссиясе Ампараи һәм Баттикалпа даирәләрендә күп, ә Шайва Сиддханта фәлсәфәсенең Шайвизм сектасы төньяк Шри Ланкада превалент.[4] Йогасвами Шайва Сиддхантаныкы булган һәм Нандинатха Сампрадаяның 161-енче башлыгы булган. Варислык сызыгында Йогасвамидан киләсе шәхес булып Шивая Субрамуниясвами булган.[5]

Теологик килеп чыгышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конешварам Гыйбадәтханәсендә Равана сыны.

Риваять буенча, Нарада хәким Җил һәм Һава Ходаен Вайю артыннан Меру Тавына барган, анда Ходайлар яшәгән.Ваю шуннан соңгы елны тауда каты җилләр истереп үткәргән, аларны мифик кош Гаруда каплаган. Гаруда бераз ял итәргә туктагач, Ваю тауның бер өлешен диңгезгә аударып Шри Ланка утравын формалаштырган. [чыганагы?]

Шри Ланка бөек Рамаяна эпосында искә алына. Рамаянада сөйләнгәнчә Шри Ланкада Якша патшасы Кубера хөкем сөргән. Шуннан соң тәхетне аның бер әнидән туганы Равана узурпацияләгән. Рамаянада Равана төп тискәре персонаж булган һәм Раманың Вишну аватары тарафыннан үтерелгән. Рамаянада шулай ук Һиндстан һәм Шри Ланка арасында күпер - Рама Күпере искә алына, аны Рама Хануман Ходае һәм башкалар ярдәме белән ташлардан төзегән. Күп ышанучылар иярчен сурәтләреннән күренгән Һиндстан һәм Шри Ланка арасындагы ком утрауларын шул күпернең калдыклары дип уйлый. Тарихтан кадәргедән Принц Виджаяга кадәр Шива Ходаена табыну археологик шәһадәтләре бар. Хәтта Равана да Ходай Шивага табынган.[6]

Тарихи тамырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Найнативу Нагапушани Амман Гыйбадәтханәсе

Шәһадәтнамә раслаганча утрауның иң борынгы яшәүчеләре Нагалар һәм Яккалар булган. Нага кешеләре Һинд диненең иртә формасын тотканнар, анда Шива Ходае һәм еланнарга табыну булган. Бу анимистик Шайвизмның формасы Тамил Надуда һәм Һиндстанда күп.[7] Джаффна Ярымутравында яшәгән Нага кешеләре Шри Ланка Тамилларының бабалары булган дип санала. Нагалар Тамил телен һәм мәдәниятен безнең эрага кадәр өченче гасырда ассимиляцияли башлаганнар һәм аларның аерым идентиклыгын югалтканнар. Наинативуда Наинативу Нагапушан Амман Гыйбадәтханәсе 64 күренекле Шакти Питамнарның берсе.[8]

Һинд дине безнең эрага кадәр Шри Ланкага Буддизм килгәнче доминант дин булган дип санала. Буддизм Шри Ланкага Ашока Императорының улы Махинда тарафыннан Деванампия Тисса хөкем вакытында кертелгән.[9] Сингаллар Буддизмга күчкәннәр, ә Тамиллар Шри Ланкада Һиндулар булып калганнар. Шулай да Палк Бугазы аша активлык Шри Ланкада Һинд диненең исән калуның өчен чыннан тәэминат булган. Шайвизм (Ходай Шивага табыну) Тамил кешеләр арасында доминант дин булган, шулай итеп Шри Ланканың Һинд дине гыйбадәтханәсе архитектурасы һәм фәлсәфәсе бу Һинд диненең аерым юнәлешеннән күп алган.[10]

Европа бәреп керүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Европа колониалистларының килүе Һинду һәм Буддист җәмәгатьләренә тирән нәтиҗәләргә китерде. 1505 елда Капитан-майор Дон Лоуренсо де Алмейда җитәкчелеге астында Португалия флоты Шри Ланка яр буена килде. Соңыннан җирле җитәкчеләр һәм Португалиялеләр арасында сәүдә килешүләре булган. Шулай итеп, Шри Ланка сәяси сәхнәсенә чит көчләр үтеп кергән. Соңыннан Европалылар Шри Ланканың ертылган табигатеннән файдаланып җирле фетнәчеләр өстеннән көчле хәрби уңышларга ирешкәннәр, бигрәк тә Төньяктагы Һинду Тамиллардан, аларның җитәкчеләре Португалия патшасына буйсынганнар аларның кануннары һәм традицияләре калыр өчен. Шулай да, теләсә нинди җитәкчеләр Европа лордларының курчакларына әверелгән һәм соңыннан Джаффна Патшалыгы Тамил кешеләре 1619 елның июненда Португалиялеләрнең кулларына төшкән һәм аларның җитәкчеләре һәм аның гаиләсе тоткырлар буларак алынды. Португалия административ оештырулары буенча Джаффна юрисдикциясе турыдан-туры Гоа вице-патшасына буйсынган. Гоада бәреп төшерелгән җитәкче Португалия Югары Мәхкәмәсе (Релако) тарафыннан хөкем ителгән һәм гаепләнеп хөкемгә сөрелгән. Соңыннан, Джаффна Патшалыгының соңгы Һинду Тамил патшасы (1215 елдан 1619 елга кадәр) 1621 елда асылынган булган.

Башка дингә күчереп карау[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Азиядә ирешелгән җирләреннән контроль ясамакчы Португалиялеләр Һинду Тамил кешеләрен Католицизмга күчәргә өндәгәннәр. Көчләп башка дингә күчерү шулай ук булган. 1618 елда Иезуит Җәмгыяте Шурасы Христианлыкка күчкән Тамиллар үлем җәзасыннан азат ителәчәк дип карар кылган. Үтерелгән Тамил җитәкчеләрнең хатыннары һәм балалары шулай ук Католик диненә күчергә өндәлгән булганнар. Джаффна Тамил Патшаның исән калган өч баласы яшь вакытында католик диненә күчерелгән булган һәм Португалиягә укырга җибәрелгән. Бу балаларның иң өлкәне Джаффна өстеннән контрольне Португалия Патшасына тапшырган. Бу рәсми рәвештә Тамил суверенлыгын бетергән һәм шул элек Тамилларныкы өлкәләргә католик динен таратырга рөхсәт иткән. Бу эшчәнлегенең нәтиҗәсе булып Джаффнада һәм тирә-якта Тамил Католикларның күп булуы тора. Шул вакытта энҗе табуны һәм башка сәүдә эшчәнлекләрен монополияләштергән мөселман сәүдәгәрләренә караганда Португалиялеләр башка дингә күчерүдә күбрәк уңышка ирешкәннәр. Мөселманнарның урта сыйныфын бетереп Португалиялеләр шул кешеләрнең тугрылыгын яулаган. Әмма күбрәк ил эченә керү минималь нәтиҗәгә китергән. Британия колониаль чоры вакытында Америка Баптист, Пресвитериан миссионерлары һәм Методист һәм Англиканнар тарафыннан Тамил Һиндуларын Протестантизмга күчереп караулар булган. Шулай ук алар мәктәпләр һәм хоспислар төзегән. Шулай да алар зур уңышларга ирешмәгәннәр. Төрле Мөселман, Христиан секталар, Бахаилар һәм Мормон миссионерлар тарафыннан дәгъва хәзер дә дәвам итә. Шри Ланка Гражданнар Сугышы һәм соңгы цунами булу бу күчереп карауларга яңа этәргеч бирде. Шулай да, Шри Ланка Тамилларының күпчелеге аларның бабаларының Һинд диненә тугрылыклы булып калалар.

Фәлсәфи тамырлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тамиллар арасында югары касталардан торган элита һәм югары сыйныфлар Шайвизмның Шайва Сиддханта яки Адвайта тәгълиматы тарафдарлары булып тора. Сиданта Һиндстанның төп агым Веданта мәктәбенә каршы тора. Төрле Двайта мәктәпләре тарафдарларын күпчелек Вайшнавлар һәм Шайвитлар арасында бөтен Һиндстан буйлап күрергә мөмкин. Әмма Шри Ланка Һиндулары арасында элита Двайта Сиддханта мәктәбенә тугрылыклы. Двайта Шайва Сиддханта мәктәбе җан, Ходай һәм эшчәнлек яки Карма арасында аерма ясый Веданта мәктәбендә шәрехләнгән җан һәм Ходай берлегенә каршы буларак. Күпчелек элита гыйбадәтханәләр хәзер Агамик ритуаллар буларак мәгълүм ритуаллар үткәрә, бу югары Санскритлаштырылган ритуаллар һәм шулай ук Оотувар буларак махсус җырчыларның Тамил гимннары кулланыла.

Башка күпчелек Шри Ланка Һиндулары хәзер Халык Һинд дине дигән динне тота, монда фәлсәфи мәктәп яки фикер багажы юк. Алар гадәттә Һинд дине Ходайлары пантеоныннан яки аннан тыш авыл, клан яки кабилә ходаена табыналар. Кайбер җирле Ходайлар Каннаки, Драупади, Айяянар, Бхайрава. Аларга җирле гыйбадәтханә структурасында, урманда яки тигезлектә гыйбадәт кылалар. Алар Брамин каһиннәрнең ярдәме белән яки шунсыз үткәрелергә мөмкин. Җирле ритуаллар Һиндстанныкына яки махсус Көньяк Һиндстаныкына охшаган. Кайбер ритуалларга Кавади Аттам яки бию керә, Ти Миди яки ут өстендә йөрү.[1], trance due to possession by local gods and animal sacrifices to appease local gods or spirits.

Дин Шри Ланкада мәҗбүри фән булып тора һәм Һинду студентлары 1 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр Һинд динен яки Шайва Сиддхантаны сайларга мөмкин. Шри Ланка Тамиллары күбесенчә Шайва Сиддхантаны өйрәнәләр, ә ил эчендәге Тамиллар Һинд динен өйрәнәләр.

Иҗтимагый реформаторлар һәм дини укытучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Миссионерларның һәм башка дингә күчереп карауларын туктату чарасы буларак Көнбатыш тәнкыйтенә яраштырырлык итеп Һинду практикаларын модификацияләгән күп реформаторлар барлыкка килгән. Аларның кайберләре киң танылган, мәсәлән, Арумука Навалар һәм Випулананда Адигал .

Дини укытучылар яки гурулар арасында Каддаи Свами, Кадаи Сваминың Шишья Челлапасвами һәм Челлапасваминың Шишья Йогасвами [2] тора ул Сатгуру Шивая Субрамуниясваминың турыдан-туры саньясин укучысы, ул АКШ-та Шайва Сиддханта Чиркәвен нигезләгән. Сатгуру Шивая Субрамуниясвами Йогасваминың укучысы булган.[3]

Шри Ланканың Һинд дине гыйбадәтханәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Конешварам Гыйбадәтханәсендә Шива сыны.
Наллур Кандасвами Гыйбадәтханәсенә алдан керүе

Иң танылган Һинд дине урыннары яр буенда урнашканга күрә, алар барысы да Португалия гыйсъянчылары тарафыннан пост-колониаль чорда 1505 елда җимерелгән булган. Шри Ланканың Һиндуларының ышануы буенча утрауда Шива Ходаена багышланган биш гыйбадәтханә бар дип ышана.
Панча Ишварамнар

Барысы да колониаль чор вакытында Португалиялеләр тарафыннан җимерелгән булган. Боларның барысы да, көньяктагы гыйбадәтханәдән кала Британия яки бәйсезлектән соң чорда җимерелгән булган. Бу гыйбадәтханәләрдән кала башка мәшһүр гыйбадәтханәләр бар, мәсәлән, башкала Коломбода яңа корылган Поннабалванесварм гыйбадәтханәсе, борынгы Найнативу Нагапушани Амман Гыйбадәтханәсе һәм Джаффнада урта гасырларда төзелгән Наллур Кандасвами Ковил, ул әле дә Һиндулар өчен әһәмиятле булып тора. Шулай ук Шри Ланкада Буддистлар өчен дә, Һинд дине тарафдарлары өчен дә дога кылу урыннары һәм гыйбадәтханәләр бар. Иң билгелеләрдән Катиркамам, ул шулай ук Катарагама гыйбадәтханәсе буларак билгеле, ул Мурукан Ходаена яки Скандага багышланган. Шулай ук Буддистларга Шри Пада һәм Һиндуларга Шиванолипада Малай дип билгеле Адәм пигы.

Гражданнар низагы һәм китеп бару[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак вакыт кисемендә, кимүче азчылык буларак, Шри Ланкада 2500 ел диярлек төрле дәрәҗәдә булган җәмәгатьнең киләчәге билгесез булып кала. Плантацияләрдәге күптән түгел булмаган Һиндстан чыгышлы Тамиллар сугыш нәтиҗәләре аларга тәэсир итмичә булуларын дәвам итәләр. Шри Ланка һәм Һиндстан арасында диңгез сәяхәтен тыю Шри Ланка Һиндуларын аларның Һиндстан күршеләреннән изоляцияләгән.

Демография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри Ланкада Һинд диненең таралышы(2001)

1981 ел халык санын алу буенча, Шри Ланкада 2 297 800 Һинду булган. 2012 ел халык санын алу буенча Шри Ланкада 2 554 606 Һинду булган. Шулай ук цунами булу сәбәпле 20 000 кеше үлгән. [ [4] 2008 елның 16 февраль көнендә архивланган.[5] 2018 елның 16 май көнендә архивланган.[6] 1981 елда барлык Тамилларның якынча 85%-ы Һиндулар булган. Һиндулар Шри Ланкадагы Тамилларның күпчелеген тәшкил итә. Шулай да, Маннар даирәсендә Христианнар Һиндулардан бераз күбрәк. Һиндуларның иң зур нисбәте Көнчыгыш Шри Ланкада (Тамилларның якынча 91%-ы, Ампараи һәм Баттикалоада 92%, һәм Тринкомаледа 87%). Үзәк Провинциядә Һиндуларның нисбәте Тамил халкының 90%-ыннан күбрәк. (91%-әр процент Маталеда һәм Нувара Элияда һәм Кандида 88%). Ува Провинциясендә Һиндулар Тамил халкының 91,3%-тан артыгы. Шулай да 1981 елда Ува Тамилларының 93,15%-ы Һинду булган. Төньяк Провинциядә барлык Тамилларның 84%-ы Һиндулар булган (Вавуньяда 90%, Джаффнада һәм Муллативуда 87% һәм Маннарда 42%).

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. http://www.statistics.gov.lk/pophousat/cph2011/pages/activities/reports/finalreport/population/table%20a4.pdf
  2. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-01-07, retrieved 2018-02-24 
  3. Walking to Kataragama, Sunil Goonasekera, International Centre for Ethnic Studies, 2007, p. 520.
  4. Lion of lanka. https://www.himalayanacademy.com/media/books/yogaswami_ei/web/ch35_56.html. 
  5. Shivaya subramaniam.
  6. The Book of Shiva, Namita Gokhale, Penguin Books India, 2009, p. 104.
  7. Meeadhu, Kalabooshanam. Nainativu Nagapooshani Chariot festival (13 June 2008). 18 гыйнвар 2011 тикшерелде. архив күчермәсе, Archived from the original on 2011-06-04, retrieved 2018-02-24 
  8. [7] templepurohit.com - May 28, 2015
  9. Asian Religions in British Columbia, UBC Press 2011, p. 125.
  10. Lecture on Hindu sculpture and architecture of Sri Lanka 2012 елның 12 октябрь көнендә архивланган. Sunday Times - September 29, 2010