Шри Рамакришна

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Рамакришна latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шри Рамакришна
Ramakrishna.jpg
Әйтелеш
Туган 18 февраль 1836(1836-02-18)[1][2]
Kamarpukur[d], Goghat II community development block[d], Arambag subdivision[d], Хугли[d], Бурдван[d], Бенгальское президентство[d], Индия под управлением Британской Ост-Индской компании[d]
Үлгән 16 август 1886(1886-08-16)[1][3][2] (50 яшь)
Кәлкүттә, Британия Һиндстаны[4]
Үлем сәбәбе бугаз яман шеше[d][5]
Ватандашлыгы British Raj Red Ensign.svg Британия Һиндстаны
Һөнәре фәлсәфәче
Җефет Сарада Дэви[d][6]
Ата-ана

Commons-logo.svg Шри Рамакришна Викиҗыентыкта

Шри Рамакришна Парамаһанса (Ramkṛiṣṇo Pôromôhongśo ; 1836 елның 18 феврале – 1886 елның 16 августы,[7][8][9][10] туганда исеме Рамакришна "Гададһар" Чаттопадһйяй[11], Һинд дине мистигы, фәлсәфәчесе һәм изгесе булган һәм күпләр тарафыннан 19-ынчы гасыр Бенгалиясендә аватар дип танылган.[12] Шри Рамакаришна яшь вакытыннан бирле рухи экстазлар кичергән һәм аңа Кали Алиһәсенә табынуны, Тантра, “Шактизм”ны, Вайшнавизмны һәм Адвайта Ведантаны кертеп күп дини традицияләр йогынты ясаган.[13] [14][15] Дакшинешвар Кали Гыйбадәтханәсендә каһин буларак, аның мистик темпераменты һәм экстазлары аңа күп танылу китергән һәм аңа күп рухи остазлар, иҗтимагый җитәкчеләр, гади тугърылар һәм ахыр чиктә өйрәнчекләр тартылган. Бенгаль элитасы арасында ихтирам һәм соклану аның төп өйрәнчеге Свами Вивекананданың founding the Рамакришна Матхны нигезләүгә китергән, ул монахларга һәм йорт алып баручыларга рухи өйрәтү тәэмин итә һәм Рамакришна Миссиясе ул иганә, иҗтимагый эш һәм белем бирү тәэмин итә.[16][17][18][19]

Иртә тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тууы һәм балачагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри Рамакришна 1836 елның 18 февралендә,[7] Һиндстанда, Көнбатыш Бенгалиядә Һули районында Камаркупур авылында бик ярлы, дини һәм йолаларга тугъры Брамин гаиләсендә туган.[20] Камаркупурга шәһәр гламуры кагылмаган булган һәм анда дөне басулары, биек пальмалар, патша баньяннары, берникадәр күлләр һәм ике үлгәннәрне яндыру мәйданчыгы булган. Аның әти-әнисе Кһудриам Чаттопадһьяй һәм Чандрамани Дэви булган. Аның тарафдарлары буенча Шри Рамакришнаның әти-әнисе тууы алдыннан табигыйдан тыш вакыйгалар кичергәннәр. Гайяда аның әтисе Кһудирамның Бһагаван Гададһара (Вишну формасы)төшендә килеп аның улы булып туачагын әйткән. Әйтү буенча Чандрамани Дэви (Йогидер Шива Мандир) Шиваның гыйбадәтханәсеннән карынына керүче яктылыкның манзарасын күргән.[21][22] Гаилә Һинд дине Илаһы Рамага тугъры булган, һәм Кһудирам һәм Чандраманиның ир-ат балаларга Рам яки Рама белән башланучы исемнәр бирелгән булган: Рамкумар, Рамешвар һәм Рамакришна.[23] Рамакришна исеме килеп чыгышы турында бәхәс булган, әмма "...'Рамакришна' исеме аңа әтисе тарафыннан бирелгәне турында шәһадәт бар..."[24] Рамакришна моны үзе дә раслаган, "M" көндәлекләрендә язылганча, "Мин әтиемнең яраткан баласы булган идем. Ул мине Рамакришнабабу дип атаган иде."[25] Калып:Stack Гәрчә Рамакришна 12 ел дәвамында даими рәвештә авыл мәктәбенә йөрсә дә,[26] соңыннан ул традицион укудан ваз кичеп "икмәк оту белем алу"да кызыксынмавын әйткән.[27] Камарпукур, Пурига яхшы корылган дини сәфәр кылу юлларында транзит ноктасы булып аны ваз кичкәннәр һәм изге кешеләр белән контактка китергән.[28] Ул Пураналарны, Рамаянаны, Маһабһаратаны һәм Шримад Бхагаватамны яхшы белгән, ул аларны сәяхәт итүче монахлардан һәм Катһаклардан ишеткән—бу Пураналарны дәгъва итүче һәм җырлаучы кешеләр сыйныфы. Ул Бенгаль телендә укый һәм яза алган.[26] Рамапкришна алты яшендә рухи экстазын тасвирлый: дөге басуларыннан барганда, ул караңгы яшенле болытка каршы торналарны күргән. Аның игътибарын шул сәхнә шулкадәр җәлеп иткән ки, ул аңын җуйган һәм шул халәттә тасвирлап булмаган шатлыкны кичергән.[29][30] Рамакришнаның охшаш табигатьле берничә шунды күренеше балачагында булган—while worshipping the Goddess Вишалакши Алиһәсенә табынганда һәм Шиваратри фестивале вакытында Шива Ходаен сурәтләгәндә. Мәктәпнең 10-ынчы яки 11-енче елыннан аның трансы ешрак була башлаган һәм тормышының соңгы елларында, Рамакришнаның ''самадхи'' периодлары көн саен диярлек булган.[30] Иртәрәк бу тәҗрибәләр эпилепсия дип танылган,[31][32][33][34] моны Рамакришна үзе инкарь иткән.[33]Калып:Refn Рамакришнаның әтисе 1843 елда үлгән, шуннан соң гаилә вазифаларын аның өлкән Иртуганы Рамкумарга күчкән. Бу югалту аны әнисенә якынрак этәргән һәм ул вакытын йорт карау һәм йорт Илаһларына табынып үткәргән һәм күбрәк фикер йөртүгә вакыт башлаган, мәсьәлән, Һинд эпосларын укуга. Рамакришна яшүсмер чагында гаиләнең финанс торышы начарайган. Рамкумар Колкатада Санскрит мәктәбен башлаган һәм шулай ук пурохит булган. Рамакришна Колкатага 1852 елда күчкән һәм Рамкумар каһин эшен башкара башлаган.[35]

Дакшинешвар Кали Гыйбадәтханәсендә Каһин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамакришна олы яшенең күпчелек вакытын уздырган Дакшинешвар Кали Гыйбадәтханәсе.

1855 елда Рамкумар “каиварта” җәмәгатеннән акыллылыгы һәм фәкыйрьләргә юмартлыгы һәм дини тугърылыгы өчен Калькуттаның бай хатын җаминдары Рани Рашмони төзегән Дакшинешвар Кали Гыйбадәтханәсенең каһине итеп билгеләнгән булган.[36] Энесе Һридай белән Рамакришна Рамкумарның ярдәмчелләре булган һәм Рамакришнага Илаһны бизәү биреме бирелгән иде. 1856 елда Рамкумар үлгәч, Рамакришна Дакшинешвар Кали Гыйбадәтханәсендә каһин урынына билгеләнгән булган.[37]

Калиның беренче күренеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рамкумарның үлеменнән соң Рамакришна тагын да уйлаучан булып киткән. Ул Кали Алиһәсенә әнисе һәм Галәмнең әнисе буларак карый башлаган һәм аның күренешен күреп дәртле тугъры булган.[38] Күп көн медитациядән соң, ул манзараны күрә алмагач, ул тормышын өзәргә карары ноктасына килгән. Гыйбадәтханә янында кылычны күреп ул аңа таба йөгергән, әмма аңа таба сузылганда ул Универсаль Ана буларак Кали Алиһәсе манзарасын күргән. Ул хисләр белән тулыланып аңын җуя башлаган һәм рухи күрүе белән, "... йортларны, ишекләрне, гыйбадәтханәләрне – бөтенлесенең беткәнен күргән; бернәрсә дә булмаган күк! Һәм мин күргәнем яктылыкның чиксез диңгезе булган; аңсыз булган диңгез. Ничек кенә ерак һәм нинди генә юнәлештә карамасам да, мин бер-бер артыннан миңа таба баручы балкучы дулкыннарны күрдем."[39]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Encyclopædia Britannica
  2. 2,0 2,1 Энциклопедия Брокгауз
  3. SNAC — 2010.
  4. 4,0 4,1 Рамакришна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 http://www.belurmath.org/sriramakrishna.htm
  6. http://www.belurmath.org/srisaradadevi.htm
  7. 7,0 7,1 Archived copy.
  8. Feature.
  9. Sri Ramakrishna By Swami Nikhilananda.
  10. Mangla, Dharam Vir (1 April 2016). Great Saints & Yogis. Lulu Press, Inc. ISBN 9781365013515. https://books.google.com/?id=6174CwAAQBAJ&pg=PT53&lpg=PT53&dq=ramakrishna+++17th+february+1836#v=onepage&q=ramakrishna+++17th+february+1836&f=false. 
  11. Smart, 1998, p. 409
  12. Georg, 2002, p. 600
  13. Sen, 2001, p. 101
  14. Dr. S. N. Pandey (1 September 2010). West Bengal General Knowledge Digest. Upkar Prakashan. ISBN 9788174822826. https://books.google.com/?id=G0F6QKfiktQC&pg=PA32&lpg=PA32&dq=ramakrishna+++17th+february+1836#v=onepage&q=ramakrishna+++17th+february+1836&f=false. 
  15. Biography of Sri Ramakrishna (30 January 2012).
  16. Clarke, 2006, p. 209
  17. Brodd, 2009, p. 275
  18. Smith, 1976, p. 93
  19. https://belurmath.org/about-us/ 2018 елның 26 февраль көнендә архивланган. Belur Math Headquarters for the Ramakrishna Order and Mission
  20. Heehs, 2002, p. 430
  21. Chatterjee, 1993, pp. 46–47
  22. Harding, 1998, pp. 243–244
  23. More About Ramakrishna by Swami Prabhananda, 1993, Advaita Ashrama, First Chapter - Who Gave the Name Ramakrishna and When?
  24. More About Ramakrishna by Swami Prabhananda, 1993, Advaita Ashrama, page 23
  25. M's original Bengali diary page 661, Saturday, 13 February 1886
  26. 26,0 26,1 Jackson, 1994, p. 17
  27. Harding, 1998, p. 248
  28. Sen, 2001, p. 92
  29. Zaleski, 2006, pp. 162–163
  30. 30,0 30,1 Bhawuk, 2003
  31. Smith, 1982, p. 70
  32. Vivekananda, 2005, p. 482
  33. 33,0 33,1 Adiswarananda, 2005, p. 65
  34. Katrak, 2006
  35. Harding, 1998, p. 250
  36. Sen, 2006, p. 176
  37. Harding, 1998, p. 251
  38. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок :0 не указан текст
  39. Isherwood, 1980, p. 65