Шри Рутра Калиамман Гыйбадәтханәсе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Рутра Калиамман Гыйбадәтханәсе latin yazuında])
Гыйбадәтханә
Шри Рутхра Калиамман Гыйбадәтханәсе
ஸ்ரீ ருத்ர காளியம்மன் கோவில்
Ил Сингапур
Дин Кали Алиһәсенә табыну
Кайсы дини агымга карый Шиваизм
Төзелеш еллары ???—1913 ел

Шри Рутра Калиамман Гыйбадәтханәсе (Тамил телендә:ஸ்ரீ ருத்ர காளியம்மன் கோவில்) ул төп Илаһы Кали Алиһәсе булган Сингапурда Букит Мераһта Депо Юлы буенда урнашкан. Гыйбадәтханәнең башка Илаһларына Шри Винаягар, Шри Субраманиар, Шри Мунисваран, Наваграхалар, Шри Калишварар, Шри Мангаламбигай, Шри Дһакшинамурти, Шри Сандигешварар һәм Шри Нандишварар.[1]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шри Рутра Калиамман Гыйбадәтханәсе башта кечкенә изге урын булган, ул агач бинада булган һәм Пазир Панджанг Юлында Александра Брикворкс янында урнашкан булган. Аны Брикворкста эшләгән Һинд дине тарафдарлары һәм әйләнә-тирәдә яшәүчеләр караган. Брикворкста эшли торган Лакшмана Надар бу гыйбадәтханәне 1913 елда төзү өчен җаваплы булган. 1923 елда филиалы Александра Брикворс булган Борнео Ширкәте белән агач корылма кирпеч бина белән алыштырылган булган, шулай итеп ул гади гыйбадәтханә формасын алган.[2]

Гыйбадәтханә эшләре белән идарә итү комитеты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта гыйбадәтханә эшләрен Летчуманан Надар әфәнде караган. Аның варислары булып чиратта Солай Падийячи, Пумпайя Надар, Шанмуга тхевар һәм П.Рамасами әфәнделәр булган. Идарә Комитеты 1958-ынчы елда Ренгиаһ сәркатиблеге астында булган, аннан соң 1960, 1963, 1967 һәм 1969 елларда варислар булып Ниламегам Пиллай, П.Рамасами, С.Карраласингам һәм В.Шивапрагасам тәңгәл килгән рәвештә сәркатипләр булган. Гыйбадәтханә тугърылардан җыелган иганә акчасына тәэмин ителгән булган – боларны Бриксворкның Һинд дине эшчеләре дә һәм әйләнә-тирәдән эшчеләр дә җыйган. Борнео Ширкәте һәм соңыннан Александра Брикворкс 1967 ел башына кадәр аена S$10.00 сумма кертем ясаган булган. Пэзир Панджанг Электр Станциясенең Һинд дине тарафдарлары хезмәткәрләре Брикворкс Һинд дине хезмәткәрләре саны кимегәч яхшы ярдәм күрсәткәннәр. Шулайда бик үткән заман булмаган 1967 елның июненә кадәр гыйбадәтханәнең хәттә тәэмин ителеше өчен акчасы булмаган. Каһин М.Дораисами карашлары буенча 1967 елның 27 маенда сәркатибе С.Караласингам белән яңа Идарә Комитеты барлыкка китерелгән булган. Яңа комитет гыйбадәтханәнең пуджа, каһиннәрне бүләкләү һәм башка чыгымнар өчен күп ысуллар уйлап чыгарган. Шулай ук тугърылар өчен яхшырак уңайлыклар ясау өчен кайбер структура үзгәртүләрне кертеп гыйбадәтханә янә төзекләндерелгән булган.[2]

1968 елда Маһа Кумбабишегам[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шуннан соң 1968 елның 11 февралендә Аштһабандана Маһа Кумбабишегам (Изгеләштерү Церемониясендә) Илаһның граниттан булмаган (сутһай) потын Шри Рутһра Калиамман яңа гранит потының корылышы булган. 1969 елның 23 октябрендә Илаһларның кысалы рәсемнәрен алыштырыр өчен Шри Винаягар һәм Шри Субраманиарның гранит потларын куюның Пратһиштай (Өстәмә Изгеләштерү Церемониясе) башкарылган булган. Пазир Панджанг Электростанциясенең хезмәткәре, даими ярдәм итүче К.Раһман Наир – Һиндстаннан өч потка заказ биргән һәм аларны Гыйбадәтханәгә иганә итеп бүләк икән.[2]

Депо Юллары Биналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ике ел соңыннан, 1971 елның 2 декабрендә, Александра Брикворкс идарәсе гыйбадәтханәгә 1972 елның 30 июнендә эшен туктатырга игълан чыгарган, чөнки ул малын Сингапур Хөкүмәте Портына сатырга карар кылган. Сөйләшүдән соң Брикворкс Идарәсе һәм Гыйбадәтханәнең Менеджмент Комитеты S$260,000/ суммада килешкәннәр- бу гыйбадәтханәнең биналары өчен компенсация. С.Л.Перумал (Гыйбадәтханә киңәшчесе) ярдәме белән дүрт Илаһ Шри Рутра Калиамман, Шри Винаягар, Шри Субраманиар һәм Шри Мунисваран 1973 елның 5 февралендә Баластһабана Пратһистһай (вакытлы урын бирү церемониясендә) Шри Манматһа Карунья Ээсварар гыйбадәтханәсенә 249, Кантон Юлы, Сингапур 089772-кә күчерелгән булган, анда алар аларны янә кую өчен яңа гыйбадәтханә төзелгәнче торырга тиеш булган.

Шри Рутра Калиамман гыйбадәтханәсендә Наваграха Илаһлары.

Соңрак гыйбадәтханә Александра Брикворкс җирне Сингапур Хөкүмәте Портына саткач җимерелгән булган. Шул ук вакытта яңа гыйбадәтханәнең төзекләндерү эше Биналар Үсеше Идарәсе тендерлар чакыргач, 1980 елның 27 октябрендә башланган, 1978 елның февралендә дини урын өчен басым аша Депо Юлында 2000 квадрат метр (21 528 квадрат фут) җир 99 елга арендага бирелгән булган – моны Гыйбадәтханә Идарәсе $195,687 суммасына откан.[2] 1983 елның 11 сентябрендә гыйбадәтханәнең изгеләштерүе тырышуның 10 ел эшләвен һәм гыйбадәтханәне коруны бәйрәм иткәннәр. 1987 елның 27 ноябрендә Шакти Саметха Наваграхалар Кумбһабишегам башкарылган булган, бу Сингапурда шул төрдә беренчесе иде. Мондый потлар шулай ук сирәк табыла – хәттә Һиндстанда да. Тагын бер әһәмиятле церемония булып Байрак Күтәрү Церемониясе булган – ул 1988 елның 22 апрелендә булган. Финанс чикләве белән, нео-классик гыйбадәтханәне кору фикере һавада кальгалар төзү дип уйланып башлангыч суммадан 10 мәртәбә күбрәк торган, әмма ул әкрен, ләкин ышанычлы рәвештә чынга ашылрылган булган. Яңа заманча гыйбадәтханәне төзү суммасы ахыр чиктә $2.7 миллион торган.[2]

Иҗтимагый эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйбадәтханә комплексыныд аерым 4 катлы блогы бар, ул аны иҗтимагый, белем алу һәм мәдәни гамәлләр өчен тулаем итә.[2] Гыйбадәтханә тарафыннан тәкъдим ителгән хезмәтләргә түбәндәгеләр керә

  • Йога дәресләре
  • Карнатик музыка дәресләре
  • Астрологик хезмәтләр
  • Өйләнү церемонияләре, һ.б.

Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сингапурда Һинд дине гыйбадәтханәләре исемлеге

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Archived copy. әлеге чыганактан 2010-03-08 архивланды. 2020-04-09 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Archived copy. әлеге чыганактан 2011-04-20 архивланды. 2020-04-09 тикшерелгән.

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]