Шри Сваминараян Мандир, Нью-Джерси (Колониа)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шри Сваминараян Мандир, Нью-Джерси (Колониа) latin yazuında])
Шри Сваминараян Мандир, Нью-Джерси (Колониа)
Гыйбадәтханәнең шихарасы
Гыйбадәтханәнең шихарасы
Гыйбадәтханәнең шихарасы
Ил [[Америка Кушма Штатлары]]
Урнашу урыны Нью-Джерси
Координатлары 40°36′18″ т. к. 74°18′46″ кб. о.HGЯO
Кайсы дини агымга карый Нар Нараян Ходаена табыну

Сваминараян Мандир, Нью Джерси (Колониа) Сваминараян Сампрадайның Нар Нараян Дэв Гадиның ISSO (Swaminarayan)-ның Сваминараян гыйбадәтханәсе, ул Америка Кушма Штатларында, Нью-Джерсида, Миддлсекс Графлыгында Вудбридҗ Шәһәрлегендә Колониада урнашкан.[1] Ул рәсми рәвештә Ачарья Марараҗшри Кошалендрапрасад Панде тарафыннан 2005 елның 4-енче сентябрендә инаугурацияләнгән булган.[2]

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу гыйбадәтханә Temple Ohev Shalom, кайчандыр Иудаизм тарафдарлары табына торган урынында төзелгән булган, элеккеге табыну урыны бу даирәдә Иудаизм тарафдарлары кимү нәтиҗәсендә ябылган булган. Башта ул Иудаизм гыйбадәтханәсе ябылудан соң яшәү комплексы буларак планлаштырылган булып, гыйбадәтханә администрациясе төзүче белән бу гыйбадәтханәне шәһәр яшәүчеләре тәэминаты белән гыйбадәтханәне төзү турында килешү төзегән.[2]

Төп интерьер бүлмәсенең дүрт стенасы һәм идәннең бетон плитасы үзгәрмәгән бердәнбер әйберләр; башка бөтен нәрсә яңа гыйбадәтханәгә юл ачу өчен яңартылган булган, бу түләүле эшчеләр һәм волонтёрларның бергәләп эше нәтиҗәсендә булган. Гыйбадәтханә өстендә гөмбәз аны фотография буенча барлыкка китергән төзүче тарафыннан төзелгән булган. Гыйбадәтханә ачылганда, бер атна церемонияләр булган, аларга язмаларны уку кергән. Моның кульминациясе булып 2005 елның 4 сентябренда гыйбадәтханәнең инаугурациясе булган, моның шәһидләре булып бөтен дөньядан кешеләр булган.[2]

Гыйбадәтханә үзәк Ходайлары Нар Нараянның игезәк формалары булган Һиндстаннан тыш беренче һәм бердәнбер гыйбадәтханә. Анда шулай ук Америка Кушма Штатларында беренче булып гөмбәзләр (яки "шихара"лар булган). Нар Нараянның сурәте ул Әхмәдабадта дөньяның беренче Шри Сваминараян Мандирында Сваминараян тарафыннан куелганның күчермәсе булып тора.[1][2] Ул Америка Кушма Штатларында төзелергә тиеш сигезенече Сваминараян гыйбадәтханәсе булган. 2009 елда АКШ-ында егерме Сваминараян гыйбадәтханәсе булган.[2][3]

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 Shree Swaminarayan Temple - Colonia, NJ (ISSO). әлеге чыганактан 2009-05-08 архивланды. 2019-05-29 тикшерелгән.
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 New temple one of only 8 in the United States, Sentinel (2005-09-14). 27 май 2009 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2006-03-26, retrieved 2019-05-29 
  3. Local Hindu temple offers peace, Hudson Reporter (2009-02-27). 27 май 2009 тикшерелде. архив күчермәсе, archived from the original on 2011-07-12, retrieved 2019-05-29